16+

Әтнә Әлмәндәре

Алдымда – Наил Закир улы Сабировның әтисе ягыннан сигез буын нәсел шәҗәрәсе.

Әтнә Әлмәндәре

Алдымда – Наил Закир улы Сабировның әтисе ягыннан сигез буын нәсел шәҗәрәсе.

Беренче карашка катлаулы тоелса да, әлеге шәҗәрә үтә дә аңлаешлы тәртиптә, җыйнак, төгәл итеп төзелгән. Әлеге мәкаләмнең герое Наил Закир улы Сабиров та үзенең нәсел шәҗәрәсе кебек болгавыр тормышның катлаулы йозагына җиңел генә ачкыч табып, тормыш дигән җилдәй җитез, уттай кызу аргамакның нык куллары белән оста иярләүче асыл, зирәк зат.

Ул 1932 елның 22 августында Әтнә районының Дусым авылында туган. Хезмәт юлын 1950 елда укытучы буларак башлый. 1954-1960 елларда комсомол оешмасында җитәкче булып эшли.
1960 елда аны «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 34 ел колхоз белән җитәкчелек итә. Аның эш тәҗрибәсен бөтен республика өйрәнә, аннан үрнәк алалар. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүгенге көндә дә «Арчанефтепродукт» холдинг компаниясенең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе булып тора. Ул – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Әлеге шәхес белән тирәнтен кызыксына башлагач, кулыма «Әтнә Әлмәндәре» исемле, Наил абый турында үтә дә күп материал тупланган, зур кыйммәткә ия китап килеп керде. Китапны бер утыруда тын да алмый укып чыктым. Китапта республикабызның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җитәкчеләрнең Наил абыйның хезмәтенә карата югары бәяләре урын алган. Республикабызның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Сез югары һөнәри осталыгыгыз, эшкә җаваплы карашыгыз белән республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсенә бәяләп бетерә алмаслык өлеш кертәсез», – дип яза.
«Кабинетыма Наил ага килеп кергәндә, төрле чаклар була: кайчак борчулы да буласың, ачулы вакытлар да булгалый. Тик май кояшы сыман балкып, иреннәре, күзләре белән, бөтен түгәрәк йөзе белән генә түгел, хәтта терекөмеш тамчысыдай йомры һәм җитез гәүдә белән дә елмаеп, бусагадан Наил Закирович атлауга, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытасың. Онытырга мәҗбүр буласың! Аның тормыш сөючәнлеге, урысча әйтсәк, оптимизмы йогышлы», – ди үзенең истәлекләрендә Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

Дөрестән дә, көчле характерлы, нык ихтыяр көченә ия шәхес безнең Наил абый. Дәрестә укытучы берәр мактау сүзе әйтсә, баш күккә тия. Наил абый бу кадәр атаклы шәхесләрдән мәдхия сүзен ишеткәч, мөгаен, күктән төшми дә торгандыр кебек. Аны якыннан белгән кешеләр киресен раслый. Ул һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел, ихлас булып калды, диләр. Авыл аксакалларыннан, еш кына: «Әнә Наил агадан үрнәк алыгыз!» – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Җир җимертеп эшләп, арткы сафларда баручы колхозны иң беренчеләр рәтенә күтәрүче, халыкка маяк, гаиләгә терәк булган әлеге зирәк җитәкче турында нинди генә мактау сүзләрен әйтсәң дә аз диләр аның турында.
Наил абый тормыш иптәше Ләлә апа белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары – ата-аналарының горурлыгы, алар барысы да республиканың абруйлы кешеләре.
Наил абый белән кызыксынуым, район үзәгеннән 5 чакрым ераклыктагы Мәңгәр авылына да алып килде. Язмамның герое нәкъ «Чулпан» колхозын җитәкләгән, Мәңгәр авылы әлеге колхозга кергән. Наил абый белән кызыксынуымны белгәч, туган апамның йөзләре яктырып китте. Рәиснең колхозны җитәкли башлаган елларын ук хәтерли икән әле. «Чулпан» колхозы иң арткы рәтләрдәге, әллә ни уңышка ирешмәгән хуҗалык булган. Авыл агайлары яшь җитәкчегә зур өметләр багламыйлар, чөнки моннан алдагы рәисләре дә озак эшли алмый. Ә менә яшь җитәкче тиз арада халык белән уртак тел таба. Беренче чиратта халык мәнфагатьләрен кайгырта, ярдәм сорап кергән кешене кире бормый, булдыра алганча булыша. Җитәкченең игътибарын тоеп, таралып барган авыл халкы тиз арада берләшә, көнне төнгә ялгап, тырышып, эшкә керешәләр. Уңыш үзен озак көттерми, бер-ике елдан «Чулпан» республикада иң алдынгылар рәтенә күтәрелә.
Наил абыйның Мәңгәр белән Әтнә уртасында урнашкан «Чулпан» лагерен оештырганлыгы минем өчен зур яңалык булды. Әлеге лагерьда ел саен ял иттем. Димәк, әлеге атаклы шәхес район балалары өчен дә янып йөргән. Әллә ничә буыннарга хезмәт итәрдәй матур эшләр башкара алуны бәхет дими ни дисең?! Авылларга асфальт юл кертүнең Наил абый хезмәте булуын билгеләп үтте туганым.

Авылдагы һәр төзелгән бинага, йортка, челтерәп агып яткан чишмәгә, коега, авыл тирәли үсеп утырган яшеллеккә Наил абыйның зур хезмәте кергән. Бүгенге көндә дә Сабировлар гаиләсе Мәңгәр авылына зур ярдәм күрсәтә: чишмәләр төзекләндерә, мәчет, мәктәп биналары салдыра.
Әйтергә кирәк, үзе туган Дусым авылына да зур игътибар бирә Наил абый. Уллары белән берлектә мәктәп, балалар бакчасы, мәчет салдырдылар, юлны асфальтлы иттеләр.
«Яхшылык җирдә ятмый», – ди татар халык мәкале. Аллага шөкер, 86 яшен тутырган Наил ага бүген дә яшь егетләр сыман. Сәламәтлегеннән зарланмый, уен-көлке белән аралашып, ярдәм сорап килгән кешегә акыллы киңәшен биреп, гаиләсе, балалары белән һәр туган көннән ямь табып яши.

Кешелекле, зыялы, затлы, максатчан, игътибарлы, ярдәмчел, намуслы, сабыр, зирәк, абруйлы әлеге шәхес, һичшиксез, мәктәп дәреслекләренә керергә хокуклы.
Барча халык Наил Закир улына, хөрмәт белән, Наил абый дип эндәшә. Бу аның халык белән бердәмлеген раслаучы дәлил.

«Әтнә Әлмәндәре» китабыннан

«Наил аганың асыл сыйфаты ул – үзеннән түбәннәр белән өстән аска карамыйча һәм үзеннән югарылар белән астан өскә сузылмыйча – бертигез, бер дәрәҗәдә сөйләшү.
Бәлки һәрчак үзе булып яшәгәнгә, кешеләргә һәм дөньяга колач җәеп, ачык күзләр белән караганга, ачу-үпкә саклый белмәгәнгә, картлыкның да ни икәнен белмидер ул Наил Закирович?! Казан артының, Татарстан авыл хуҗалыгының Әлмәндәре дияр идем мин аны.»

Гәбделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы.

«Колхоз рәисе булып эшли башлаган елларымда Наил абыйга киңәш сорап килгән чакларым аз булмады. Бер чакта да кире какмады,эш күплеккә, вакыт юклыкка сылтанмады – игътибар белән тыңлады, салкын акыл белән бәяләде,кайнар йөрәге аша уздырды һәм нигезле, дәлилле киңәшен бирде. Хәзер уйлыйм – әллә икебез дә авыл хуҗалыгы белгече булмау шулай якын итте микән? Наил абый укытучы, мин төзүче... Галимнәрнең җитәкченең уңышы 20 процентка – үзе җитәкләгән өлкә буенча белеменә, ә 80 проценты кеше белән эшли белү, оештыру сәләтенә бәйле дип раслауларын укыганым бар. Наил абый үрнәгендә әлеге тикшеренүләрнең хак икәнлегенә инанасың. Ничә еллар инде аның кебек колхоз белән генә идарә итү түгел, ә бөтен авылны кайгыртып яшәү һәм эшләү үрнәге өлге булып тора.»

Илгиз Хәйруллин, Әтнә районы «Ленин исемендәге нәсел заводы» хуҗалыгы җитәкчесе.

«Аның зур хәзинәсе – ул кешеләр белән ышандырырлык, матур итеп, дәлилләп сөйләшә белә торган иде. Бу – колхоз рәисенә иң кирәкле сыйфат.»

Фәйзи Галиев, Россиянең һәм Татарстанның атказанган агрономы.

Инсаф Бадиков, Әтнә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading