16+

"Тәне бозылган кешенең дә догаларым ярдәмендә дәваланганы бар..."

Төрле чирләр-авырулардан сәламәтләнү өчен шифаны Аллаһ бирә. Дога чирләрдән дә, күз тию һәм төрле бозымнардан да саклый. Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәп, Коръән сүрәләре белән дәвалаучы Римма Бикбаева сүзләренчә, авыру да, дәвасы да Аллаһы Тәгаләдән.

"Тәне бозылган кешенең дә догаларым ярдәмендә дәваланганы бар..."

Төрле чирләр-авырулардан сәламәтләнү өчен шифаны Аллаһ бирә. Дога чирләрдән дә, күз тию һәм төрле бозымнардан да саклый. Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәп, Коръән сүрәләре белән дәвалаучы Римма Бикбаева сүзләренчә, авыру да, дәвасы да Аллаһы Тәгаләдән.

– Әлбәттә, төрле җәрәхәтләр алганда, операция кирәк булганда, ялкынсыну процесслары күзәтелгәндә, табибка мөрәҗәгать итмичә булмый. Ә инде күз тиюләр булса, күңел тынычсызланса, аны дога белән дә дәвалап була. Баш авыртулар, йөрәк белән проблемалар, эпилепсия, шизофрения булганда аятьләрнең шифасы зур, хәтта үз практикамда тәне бозылган кешенең дә догалар ярдәмендә дәваланганы бар. Ашказаныннан ризык үтмәгән очракларда да алга китеш булды. Алкоголизмны да җен эше дип карыйм. Коръән аятьләрен укыгач, җеннәр яна һәм кешенең сәламәтлегендә алга китеш сизелә, – ди ул. 

Римма ханымга килүчеләр арасында гыйбрәтле язмышлы кешеләр бик күп.
– Эчүгә сабышканнарны, наркоманнарны да алып киләләр. Әлхәмделилләһ, берсе туры юлга кереп китеп, җиһаз ясый торган цех ачты. Күп кенә эшмәкәрләр эшем бармый дип зарланып килә. Аларга зәкят түләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген искә төшерәм. Аллаһы Тәгалә юмарт булганнарны ярата. Сәдака ул малыңны киметми, киресенчә арттыра гына. 

Әбисе анорексия диагнозы куелган мәктәп укучысын китерде. Табиблар аны психик авыру дип, хастаханәгә салырга әйткән булган. Догалар укыгач, ул бала ашый башлады. Берничә айдан фотосын да күрсәттеләр, бит алмасы түгәрәкләнеп, матурланып киткән иде. Соңрак сыйныфташ кызының аңа бозым ясаганлыгы билгеле булган. Мәктәп укучысы шундый эшләр белән мәшгуль! Ә теге баланың биокырына зыян килгән һәм ашаудан калган. Яман шешләр дә шул җеннәр эше.

Югыйсә Коръән һәм намаз укып, кеше үз-үзенә дә ярдәм итә ала. Күңеленә тынычлык ала, дөрес итеп яшәргә өйрәнә, гөнаһлар кылмаска тырыша һәм шуның белән йөрәген пакьли. Коръән укыган кешенең өенә бәрәкәт килә, юллары, бәхетләре ачыла. Өендә, гаиләсендә гармония барлыкка килә. Намаз укуның физик яктан да файдасы барлыгын галимнәр күптән таныды инде. Миңа килүчеләр арасында намаз укымаучылар да бар. Ипләп кенә догалар, намаз укырга кирәген әйтеп, кәгазьгә чыгарган дога үрнәкләрен биреп җибәрәм. Бозым-сихерләрдән саклану өчен һәрдаим “Фатиха, “Ихлас”, “Аятел-көрси”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып, үзегезне өшкереп торырга кирәк, – дип киңәш бирә Римма ханым. 

Үзе янына килмәүчеләрне онлайн кабул итә. Аның әйтүенчә, җеннәр һәм шайтаннар өчен ара ераклыгы дигән нәрсә юк, Коръән сүрәләрене әллә никадәр чакрым арага да тәэсире бар.  

Өшкерүдән тыш, массаж да, хиҗама да ясый, сөлек тә куя.
– Баштарак массаж һәм сөлек кую белән генә шөгыльләндем. Өшкерә башлагач, шифасы ныграк булсын өчен, хиҗама да ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, – ди.  

Өшкерү сәләте аңарда ире вафат булгач, егерме еллар элек барлыкка килгән.
– Төшемә абыстайлар, муллалар кереп, кешеләргә нәрсәләрдән ярдәм итә алуымны әйтәләр иде. Мин ничек булыша алам соң елап уянып китә идем. Аннары күңелем Коръәнгә тартылды. Эштән кайтуга озаклап зикерләр әйтә, Коръән укый башладым. Акрынлап, өшкерергә керештем. Баштарак туганнарны, якыннарны гына өшкерә идем, Аллаһ файдасын биргәч, башкаларга да ярдәм итәргә алындым. Шифаны Аллаһы Тәгалә бирә, мин сәбәпчесе генә, барысы да Аның кодрәтендә, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    адресын язмассыз микэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хаерле коннэр,телефон номеры яки адресын жибэрэ алмыйсызмы ,рэхмэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Телефон номерын языгыз эле, мемкин булса, заранее рэхмэт

        • аватар Без имени

          0

          0

          +7 917 412-26-78 Римма

          Мөһим

          loading