Донбасстан күченеп килергә мәҗбүр булучы кешеләрне Татарстанда каршы алалар.
Украинада махсус операция үткәрелү сәбәпле, оешкан төстә Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикасыннан күченеп килүчеләр әлегә юк, чөнки әлегә мондый сорау инде актуаль түгел. Ләкин алар шәхси тәртиптә генә килә. Күченеп килергә мәҗбүр булучыларны республикада ничек каршы алалар соң?
Шушы көннәрдә Украинадан кайткан гаилә белән Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм социаль хезмәт вәкилләре очрашты.
Хакимият вәкилләре күченеп килергә мәҗбүр булучыларга балалар өчен азык-төлек һәм тәм-томнар алып килгән.
Ирина Загарий тугыз һәм ике яшьлек ике баласы белән февральдә Горловкадан эвакуацияләнә. Гаилә Кайбыч районының Зур Подберезье авылына килеп урнаша, биредә Иринаның туганнары Людмила Потапова гаиләсе яши. Күченеп килергә мәҗбүр булучылар вакытлыча гына туганнарында кунак булачак. «Кайбыч таңнары» газетасы хәбәр иткәнчә, Потаповлар туганнарына Ростовтан Казанга очу өчен билет сатып алырга булышкан, Зур Подберезьгә дә килергә ярдәм иткәннәр.
Горловкадан китәргә мәҗбүр булган Ирина үзе белән бары документларын гына ала алган, кием-салымнары һәм барлык милке Украинада калган. Шуңа күрә ул бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итте.
"Украинада һәрвакыт су һәм электр белән проблемалар булды"
Донецк халык республикасыннан күченеп килергә мәҗбүр булган тагын бер гаилә Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны поселогында февраль аенда килеп урнашкан. Ирина һәм Эдуард Гончаровлар Татарстанга Макеевкадан кайткан.
Белеме буенча тау инженеры булган Эдуард Гончаров гаиләсе белән моңарчы 2014 елдан 2018 елга кадәр Татарстанда яшәгән һәм "Фонике-ГИПС"оешмасында эшләгән.
Кызлары хәтта җирле мәктәптә дә белем алган, әмма уку программалары шулкадәр аерылган ки, гаилә кире Макеевкага кайтып китәргә мәҗбүр булган. "Волжские зори" газетасы журналистлары Ирина Гончарова белән әңгәмә оештырган.
— Ни өчен кызыгызны анда калдырдыгыз?
— Ул мәктәпне тәмамлады һәм вузга укырга керде. Хәзер кызым диплом яза, шуңа күрә безнең белән күченеп килергә баш тартты, институтны тәмамларга тели.
— Украинада соңгы елларда ничек яшәдегез?
— Авыр. Көндез фатирларда яшәдек, ә төнгә бомбадан качу урынына төшә идек, чөнки нигездә атыш төнлә башлана иде. 2018 елдан шәһәрдә атыш башлануы турында хәбәр иткән сиреналар барлыкка килде һәм без кача идек. Украинада һәрвакыт су һәм электр белән проблемалар булды, әмма кибетләр эшли иде.
— Сез ДНРдан ничек күчендегез?
— Без таксида Ростовка кадәр килдек, юлда автобуслар күп иде. Кешеләрнең күбесе Ростовка китте. Биредә тимер юл вокзалында макеевскийларны очраттым, волонтерлар исә Татарстанга баруымны язып алды.
"Барысы да тынычлангач, мин өйгә кайтачакмын"
2018 елда "Фоника-ГИПС"оешмасыннан эштән киткәннән соң, Эдуард исәп-хисап ала һәм Куйбышев затонында фатир сатып ала. Шулай булгач, аларның барыр җире була. Эдуардның Россия гражданлыгы бар, ул Россиядә эшли. Ә Ирина Донецк халык республикасы гражданы буларак теркәлгән.
"Кызыбыз өчен бик борчылабыз. Элемтәдә торабыз, ләкин барыбер борчылабыз. Барысы да тынычлангач, мин өйгә кайтачакмын. Монда бик тыныч, бар да бар, ут яна, су ага. Киштә тулы продуктлар. Әмма өйгә бик кайтасым килә ", - дип сөйләгән Ирина.
Шушы көннәрдә Гончаровлар гаиләсендә хакимият вәкилләре булып киткән.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар