16+

Төньяк Кавказга сәяхәт: мунчасыз авыл һәм биек таулар...

Кайбер оешмаларда хезмәткәрләргә ялны өлешләп бүлеп бирәләр.

Төньяк Кавказга сәяхәт: мунчасыз авыл һәм биек таулар...

Кайбер оешмаларда хезмәткәрләргә ялны өлешләп бүлеп бирәләр.

Кече кызым Рамиләнең дә отпускасы өчкә бүленде. «Кыш җиткәндә, бакчада да әллә ни эш юк. Әйдә бер сәяхәт итеп кайтыйк әле», – диде дә, оныгым Әлинәне дә ияртеп, Ставрополь краеның Карачай-Чиркәс өлкәсенә туганнарыбыз янына кунакка барып кайтырга булдык. 

1919-1921 елларда Идел буе өлкәсендә көчле корылык күзәтелә. Өч ел яңгыр юньләп яумый.

Игеннәр уңмый. Терлеккә азык булмый. Күп халык ачлыктан кырыла. Халык көньякка китәргә тырыша. Минем әти Идиятулланың да Хатыйп абыйсы белән Хәлбәрия апасы Ташкент якларына китеп хәбәрсез югалалар. Кадыйр абый белән хатыны Хәерниса апа исә, ун яшьлек уллары Каюмны ияртеп, Кузнечиха районының (хәзерге Әлки районы) Төгәлбай авылыннан Карачай-Чиркәс өлкәсенә Эрсакон дигән авылга барып урнашалар. Кадыйр абый балта остасы була, ә җәмәгате Хәерниса апа кул эшләренә бик һәвәс. Киткәннәренә ике ел чамасы вакыт узгач, матур гына гомер иткәндә, ул якларда ниндидер эпидемия чире башлана. Туганнарыбыз бер-бер артлы вафат була. 12 яшьлек уллары Каюм ятим кала. Авыл җыены җыеп, ул баланы нишләтергә, дип уйлашалар. Авылда хәлле генә яшәгән, үз балалары булмаган дүрт гаилә була. Шобага салып, бер гаиләне сайлыйлар һәм

Каюм шуларда тәрбияләнә. Тора-бара Каюм тырыш ир-атка әйләнә, яхшы тәрбия ала, чиркәс кызына өйләнә, тракторчы булып эшли. Алты кызлары дөньяга килә. Сугыш башлангач, Каюм абый фронтка китә, танкист була. Берлинга кадәр җитеп, күп орден, медальләргә ия була. Каюм абыйларның ике кызлары вафат. Калганнары үз гаиләләре белән төпләнеп яши. Туганнарының, әти-әниләренең каберләрен гел карап торалар. Каберләргә ак мәрмәрдән һәйкәлләр дә куелган. Ул якларда чардуган кую гадәте юк икән. Зиратның тирә янына әстерхан агачлары утыр­тылган. Кабер өстенә агач утыртмыйлар. Казаннан 36 сәгать поезд белән барырга туры килде туганнарыбыз яшәгән Адыге-Хабль районына. Без барганда, ул якларда 17-18 градус җылы иде. Ә Татарстанда суыта башлаган иде инде. «Безгә салкын алып килдегез», – дип шаяртып каршы алды туганнарыбыз. Җиңелчә киенеп барган идек. Чынлап та, без килгәч кенә анда да суытып җибәрде. Шул ук көнне туганнарыбыз Черкеск шәһәрендәге кибетләргә алып барып баштанаяк киендерделәр. Туганыбыз Галия 65 яшендә булса да, «Адыге-Хабль» балалар иҗат йортында директор булып эшли. Туганнырыбыз каберләрен зиярәт кылдык. Монда күбесе мөселманнар яши, авыл саен мәчетләр бар. Эрсакон – зур авыл. Ике меңнән артык кеше яши, юлларда асфальт, өчәр катлы коттеджлар, йортларга су, газ кергән. Тик берсендә дә мунча юк икән. Душ, ванналарда гына юыналар. Җәмәгать мунчасы да юк аларда. Йорт янында ике сотый җирләре бар. Анда әстерхан чикләвеге, алмагачлар үсә. Күркә, тавык асрыйлар. Күркәнең авыр­лыгы 15-16 килограммга кадәр җитә икән. Безгә дә күркә түшкәсе биреп җибәрделәр әле. 

Кавказның иң матур урыннарының берсе – Архыз дигән җиргә дә алып бардылар безне. Анда бик күп туристик базалар урнашкан, дәвалау оешмалары эшли. Тауларның биеклеге 2-4 мең метрга кадәр җитә. Таудан чаңгы белән төшү юллары да каралган. Тауга канат юллары алып менә. Без дә бер сәгать дәвамында әйләнә-тирә матурлык белән хозурландык ул канат юлы белән менгәндә. Пенсионерларга, 10 яшькәчә балаларга канат бушлай. Калганнар 100 сум түли. Икенче көнне Кисловодскига алып бардылар безне. Анда да бик матур. 
Татарлар сибелеп урнашкан. Кайда гына булсалар да, милләттәшләребез төшеп калмаганнар, матур яшиләр. Чөнки татар ул – гомер-гомергә тырыш, эшчән, булдыра торган халык.

Бер атналык сәяхәтебез сизелми дә үтеп китте. Чит илләрең бер якта торсын, матурлыклар, сокланырлык истәлекле урыннар үз илебездә дә җитәрлек икән бит. Үзебездә дә табигать кочагында ял итеп, сәламәтлекне ныгытып кайтырга була. 

Сөләйман Шакиров,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading