Бервакыт мине Уфага дәваланырга җибәрделәр. Кабул итеп утыручы олы яшьләрдәге чибәр генә, ачык йөзле, юантык кына гәүдәле бер апа булып чыкты. Ул яза тора һәм бер үк вакытта сораша. Мин җавап бирәм.
– Кайсы районнан? – ди бу апа.
– Стәрлебаштан, – дим.
Шунда өстәлендәге телефон шалтырады. Чибәр апам кем беләндер сөйләшә башлады, сүз арасыннан миннән:
– Авылың? – дип сорап куйды.
Мин инде авылымның атамасын, язылганча, «Тормай» дип әйттем. Бу ишетмәде, ахры, дип уйлап, тагын кабатладым.
– Тормай.
Шунда апама әллә нәрсә булды. Телефонын шапылдатып куйды да, төсен үзгәртеп:
– Туганым, мин синнән диагнозыңны сорамыйм. Авылыңның атамасын сорыйм, – дип, күзләренең агы белән карап куйды.
Мин инде аптырап киттем. Башыма берәр юньле уй килгәнче, телем:
– Тормай, – дип кабатлап та өлгерде.
Карар күзгә матур, сөйкемле генә күренгән апаны кинәт кенә җен алыштырдымыни?! Китте кызып, китте кызып!
– Синнән, туганым, мин авылыңның атамасын сорыйм! Исемен! Нәрсә белән чирләвең, кайсы җирең авырту миңа кирәкми, – ди. – Кайда яшисең?
– Авылда.
– Ничек атала?
– Тормай.
– Авылда тормай, имеш. Нәрсә, шәһәргә килгәч торыр дисеңмени? Малакасос!
Миңа сүз әйтергә дә ирек бирми. Хәзер мине урысчалатып та сүгәргә кереште, дуңгыз көтүчесе икәнемне дә, иң культурасыз булуымны да искә төшереп китте. Һәм тагы бер тапкыр миннән:
– Авылыңның исеме? – дип, соравын кабатлады.
– Минем авылның атамасы шундый, – дим. – Паспортка да шулай язылган.
Юк, апам ишетми. Хәзер мине җиде буынымнан башлап урысча әрли. Тирә-якта йөренгән ак халатлы санитар түтиләр, шәфкать туташлары, табиблар җыелып килде. Халык җыелды. Олырак апалар миңа әрләү сүзләре яудыра.
Бәхеткә, миннән биш-алты яшьләргә генә өлкәнрәк олпат гәүдәле ир килеп җитте. Җыелган халык, аны күрү белән икегә аерылып, юл бирде һәм тынып калды.
– Нигә чакырдыгыз? Кем шаулый? Нәрсәдән канәгать түгелсез?
Чибәр апам тезеп алып китте, теле телгә йокмый.
– Мин аңардан авылын сорыйм, ә ул, юньсез, нинди чир белән чирләгәнен битемә бәреп әйтә. Яшь кенә көенә, оятсыз. Үзе ару гына киенгән бит әле, һич уйламассың культурасыз дип. Җитмәсә, бер генә түгел, ун тапкыр кабатлый бит әле. Миңа аның чире ни хаҗәтемә кирәк?! Тормай, имеш.
Теге олы гәүдәле түрә минем паспортны алып актарды да, халат кесәсеннән алтын йөгертелгән кысалы күзлеген алып киеп, сорау бирде.
– Кайдан килдең? Авылыңның исеме ничек?
Мин, тиз-тиз генә, миңа бүтән сүз сөйләргә ирек бирмәсләр дигәндәй:
– Тормай, паспортта язылган булырга тиеш, – дим.
Теге чибәр түти, азрак басыла төшсә дә:
– Әйттем бит мин сезгә, бу азрак ычкынган дип. Бу егетне «сары йорт»ка җибәреп, диагнозын дөресләргә кирәк, – ди.
Түрә әле миңа, әле теге түтигә карап, миннән тагын сорый.
– Ничек дисең, ничек авылыңның исеме?
Мин тагы кабатлыйм, хәзер инде урысчалап:
– Турмай, – дим.
Ак халатлы түрә, күзлеген борын очына гына төшереп, күзлек өстеннән әле миңа, әле теге чибәр апага карап, бик җитди генә:
– Дөрес. Монда шулай язылган. Нәрсәсе аңлашылмый. Юкка тавышланасыз. Шуның өчен бөтен дәваханәне аякка күтәрергә кирәк идемени? – дип тынып калды.
Бу әйтерсең лә бер боерык, ниндидер команда булды. Җыелган халык барысы бергә тирән тын алды да шаркылдап көлеп җибәрде.
Хастаханәдә 25 көн ятуымның беренче көненнән азаккысына кадәр миңа тынгылык булмады. Көн дә кешеләр, бер дә таныш булмаган табиблар да килеп, хәлне белешеп, кайсы авылдан икәнлегемне сорашып торды. Берсе дә буш кул белән килмәде. Туган авылымның атамасы мине менә шулай кызык хәлгә дә тарытты, тамагымны да туйдырды.
Хисаметден ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Башкортстан, Стәрлебаш районы, Тормай авылы.
фото: goodimg.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар