5 октябрь – Укытучылар көне. Бәйрәм алдыннан Кукмарада туып-үсеп, бүген Лаеш районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта мәктәбенең элеккеге директоры Кәүсәрия ГАЯНОВА белән очрашып сөйләштек.
– 17 яшемдә Казанга укырга дип чыгып киттем һәм язмыш мине яраткан Кукмарамнан аерды. Кайсы уку йортына керәсен дә, аны укып бетергәч, кем булып чыгасымны да әти-әнием, йомышлары төшеп Казанга килгәч, беренче тапкыр белделәр. Өйдә тәрбия шулай куелган, безгә – балаларга, әти-әнинең, әби-бабайның ышанычы зур булды. Мин ул вакытлар өчен иң беренче дәрәҗәле уку йортында – Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алдым, – дип искә ала ул һөнәр сайлаган елларын.
– Үз мәктәбегезгә кайтырга теләмәдегезме?
– Ничек теләмим ди инде?! Ләкин мәктәбемдә генә түгел, районда да андый белгечлекләргә мохтаҗлык юк иде. Менә шулай итеп, «распределение» дигән «нәрсә» мине Лаеш якларына «илтеп ташлады». Моңарчы халыкның «Лаеш шулпасы эчкәнегез юк әле сезнең» дигән гыйбарәсе барлыкка килгән якларга язмыш мине бөтенләйгә «кадаклады». Имәнкискә сигезьеллык мәктәбенә эшкә билгеләделәр, бик яхшы хуҗа табып, фатирга керттеләр.
– Булачак тормыш иптәшегез дә шул төбәктә көтеп торган икән...
– 1980 елда шушы авыл егете Зөфәр белән гаилә кордык. Ике малай тәрбияләп үстердек. Ул – югары белемле агроном, башлы егет, Лаеш СПТУын, Тәтеш техникумын кызыл дипломга бетергәч, авыл хуҗалыгы институтында да югары белем алган, ә инде военкомат мәктәпкә эшкә (военрук итеп) чакыргач, педагогия институтына кереп, аны да уңышлы тәмамлады. Олы улым педагогия институтының инглиз теле факультетын тәмамлап, үзебезнең мәктәптә инглиз теле укытты, киленем дә инглиз теле белгече. Кече улыбыз да, абыйсы юлыннан китеп, шушы белгечлекне сайлаган иде. Гомере генә кыска булды, инде сигез елдан узды бакыйлыкка күчкәненә.
– Мәктәп директоры булып эшләү авырмы соң, Кәүсәрия ханым?
– 33 ел, шуның 30 елын Зөфәр белән бергә мәктәптә уздырдык, 6 ел завуч, 23 ел мәктәп директоры булып эшләгәндә, ул миңа нык терәк булды. Әгәр өеңдә, гаиләңдә теләктәшләр тапмасаң, һәрдаим ярдәм кулы сузарга торучы булмаса, хатын-кызга җитәкче булу бик авырдыр. Мине өйдә һәрвакыт аңладылар: ашарга вакытында пешмәсә дә, кайчак өй җыелмаса да, көне-төне мәктәп проблемалары белән чабып йөргәндә дә көрсенүче, авыр сүз әйтүче булмады. Узган гомерләрне искә төшереп утырганда мин, шаяртып, сезнең дә хезмәт кенәгәгезгә, мәктәп директорының гаилә әгъзасы булып эшләде, дип язарга кирәк, дим.
– 23 ел мәктәп директоры, бу күпме, азмы? Директор булырга кайда өйрәтәләр?
– Мин бу авылга килгәндә, мәктәп сигезьеллык иде. Мине бик теләп каршы алдылар. Авылдашларыма рәхмәтем чиксез. Мин үземә беркайчан да килгән кешегә булган кыңгыр караш сизмәдем. Үзем чын күңелемнән аларны хөрмәт итәм, бәлки шуңадыр, алардан да шул хөрмәтне сизеп яшим. Директорыбыз Гөлҗиһан Миркасыйм кызы мине укыту-тәрбия – идарә эшенә өйрәтте. Аның да терәге-тормыш иптәше мәктәптә эшләде, барлык «авыр» эшләрдә аңа булыша иде. Гөлҗиһан апа лаеклы ялга киткәч, 1989 елда, мине мәктәп директоры итеп сайлап куйдылар, ул елларда законы шундый иде. Югарыдан, РОНОдан килеп куюлары бер нәрсә, ә инде үзеңнең хезмәттәшләреңнең ышанып сайлап куюлары – бөтенләй башкача. Хезмәттәшләремнең ышанычын акларга кирәклек минем һәрвакыт хәтеремдә торды. 23 ел бик күп гомер, никадәр эш эшләнгән, никадәр проблемалар чишелгән. Мәктәпнең статусы да берничә тапкыр үзгәрде: сигезьеллыктан – урта мәктәпкә, ә аннан соң аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпкә әверелде. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйм: Мәктәп үзендә укыган һәр баланы КЕШЕ итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш. Директор булырга кайда өйрәтәләр дигән сорауга килгәндә, уку, уку һәм уку. Калганын тормыш үзе өйрәтә, дип әйтер идем.
– 23 еллык эшегезне күз алдыннан кинокадрлар кебек уздырсагыз...
– Сайлап куйдылар, беренче карашка, нәрсәсе бар инде директор булуның, завуч булып эшләгәндә дә шул ук эшләрне эшләдем бит, дип уйладым. Проблемалар туган саен, бу фикерем үзгәрә башлады. Монда кереп ышыкланырга, ярдәм көтеп торырга инде директор юк, бөтен нәрсә өчен үзең ут йотасың икән: ремонтка акча кайдан табарга; тракторның тәгәрмәче искергән – кайдан табып алыштырырга; фәлән баланың дәресе каралмаган, өс-башы да җыйнаксыз, димәк, тагын өйдә кунмаганнар – фәлән абзый белән барып сөйләшергә кирәк, нинди булдыклы бала юкка чыгачак; яшь укытучылар килде – кайдан гына фатир табып урнаштырырга; мәктәп җиһазлары искерде – ничек кенә җайлап, аны табарга; районга слетка 20 бала алып барырга – автобус каян юнәтергә; мәктәп уты янып калмады микән; суны яптылар микән; тикшерүчеләр килде, нинди гаепләребезне эзләп табарлар икән – менә шундыйрак меңләгән сораулар миеңне бораулый...
– Укучыларыгыз ни белән җавап бирә бу хезмәтегезгә?
– Аллага шөкер, укучыларыбыз да бик тырыш безнең. Кызганыч, мәктәп укытучылары арасында фән кандидатлары да, фән докторлары да юк. Ә укучыларыбыз безне уздырды, бу шулай булырга тиеш тә. Яхшы укытучының шәкерте генә остазын уздыра ала. Укытып чыгарган укучыларыбыз арасында горурланырлык шәхесләр байтак.
– Мәгариф өлкәсендәге төрле яңалыкларга ничек карыйсыз?
– Яңалыкларның да төрлесе була бит. Кайберләре белән кайчак килешеп тә бетмисең. Ләкин ул кабул ителгән икән, безнең бурыч аны җиренә җиткереп үтәү. Иҗади кешеләрне бик яратам. Яңалыкларны бик теләп кабул итәм, өйрәнәм, әгәр кирәк тапсам, үземнең фикеремне дә җиткерәм. Гомумән алганда, талантлы кешеләр белән эшләү күпкә кызыграк.
– Идарә иткәндә, нинди стильне хуплыйсыз? Сез яңалыкка омтыласызмы, әллә консерватормы?
– Үзем эшләп күрсәтү, бергә эшләү стилен. Ниндидер яңа предмет кертелсә, әгәр белгечлегем моңа мөмкинлек бирә икән, һәрвакыт үзем эшләп карыйм. «Татарстан тарихы», «Ислам дине тарихы», «Ислам дине һәм сәламәтлек», «Әхлак дәресләре», «Дөньякүләм таралган диннәр», «Диннәр тарихы» дигән фәннәрне башта үзем өйрәнеп, аннан, эшләп булганны белгәч, коллегаларыма тапшырдым. Күрсәтмә биреп басып торуга караганда, коллектив белән бергә-бергә эшләүне хуплыйм. Кайбер мәсьәләләрдә мин консерватив – укучылар формасының элеккегечә калуын теләдем, биш ел формадан йөрделәр, үзебез заказ биреп тектерә идек. Быел башка төр кием тәкъдим итүчеләр күп булгач, күчеп караган идек, балаларның кыяфәте чуарланды, укучы сыйфаты тоныкланды. Яңалыкларны тиз тотып алам – характерым шундый.
Укытучыларга һәм укучыларга гел әйтә киләм: «Компьютерны, чит телне, экономиканы һәм юриспруденцияне белгән кеше бервакытта да ачка үлмәячәк, мөмкинлек табыгыз, өйрәнегез», – дим. Үз сайтымда, блогларымда, порталда эшләп, канәгатьлек хисе кичерәм.
– Авыл укытучысы белән шәһәр укытучысы һәм мәктәбе нәрсә белән аерыла?
– Укытучының кайда эшләве бик зур роль уйнамыйдыр. Укытучының белем дәрәҗәсе, эрудициясе, карашларының киңлеге, белемен һәрдаим күтәреп торуы өчен хәзер авылда да, шәһәрдә дә шартлар җитәрлек. Бу бигрәк тә информацион технологияләр үсеш алган безнең республика өчен хас. Хәзер бит инде курсларны да укытучыларыбыз дистанцион формада уза алалар. Электрон китапханә, электрон дәреслекләр... болар инде хәзер авыл укытучысына да ят нәрсә түгел. Безнең мәктәптә өйрәнәсе килгән укучы һәм укытучы өчен, мәсәлән, күп кенә җиһазлар шәһәр мәктәпләреннән ким түгелдер, дип уйлыйм.
– Авыл җирендә укытучыга хәзер мөнәсәбәт ничегрәк?
– Элекке кебек үк укытучы культы инде беркайда да саклангандыр дип уйламыйм. Без үскәндә, безне әти-әниләребез укытучыны бөек, ихтирамга лаек кеше итеп күрә белергә өйрәттеләр. Җәмгыятьнең кайсыдыр урынында, кайсыдыр чылбырында өзеклек килеп чыкты, без аны үзебез дә сизми калдык, ахры. Газета-журналлардагы, телевидениедәге тискәре образлы материаллар басылып чыгу, кирәксә-кирәкмәсә дә, укытучыга төрледән-төрле вазифалар «асу», укытучының дәрәҗәсен шактый төшерде. Ләкин, нигездә, авыл җирендә хөрмәткә лаеклы булу-булмау кешенең үзеннән тора. Мораль йөзең нинди, гаиләңдә үзеңне ничек тотасың, ничек киенәсең, кешеләргә, туган-тумачаларыңа, якыннарыңа, күршеләреңә мөнәсәбәтең нинди, ярдәмчеллегең нинди, әйткән сүзең эшеңнән аерыламы – болар барысы да авылдашларыңның күз алдында. Менә шул сыйфатларны барлый да авылдаш, күңеленә салып куя.
– Барлык мәктәпләр өчен дә хас булган бер проблема – ир-ат укытучыларның аз булуы. Сездә ничек?
– Безнең мәктәп коллективының өчтән бере – ир-атлар. Бу – районда иң зур күрсәткеч. Алар барысы да хөрмәткә лаеклы кешеләр, мәктәптә ир-ат кулының күп булуы бик уңай күренеш дип әйтәсем килә.
– Укытучы уңышка ирешсен өчен нәрсә кирәк?
– Уңышка ирешү юллары турында төрле вакытта төрле фикерләрем булды. Ләкин бер фикер миндә үзгәрешсез, мин аны ассызыклап әйтә алам: моның өчен тырышып, күңелеңне биреп эшләргә генә кирәк. Кайвакыт, син теге укытучыны күбрәк яратасың, диләр. Әйе, яратам һәм хөрмәт итәм, чөнки ул кеше эшли белә, эшләргә ярата. Уңышка ирешәсең килә икән, юхаланмыйча, ялагайланмыйча, зуррак дәрәҗәле кемгәдер ярарга тырышып, кемнедер «таптап узып» дәрәҗә алырга тырышма– рәхәте булмас. Әле бит дәрәҗәңнең рәхәтен дә күрәсе бар.
– Идеал укучы. Сезнеңчә, ул нинди?
– Уйлап тормыйча ук әйтсәм, билгеле, ул болайрак булыр иде: акыллы, тыңлаулы. Ләкин үземчә итеп әйтсәм: күп белергә теләүче, бөтен җиргә дә «борынын тыгучы», бөтен нәрсәне дә булдыра алам дип уйлаучы, бөтен булдырырга теләгәнен эшләп караучы – менә шундыйрак актив бала ошый минем үземә.
– Иң зур хыялларыгыз нинди?
– Бәлки бу баналь яңгырар, ләкин мәктәп әле күп еллар үз йөзен югалтмыйча, алган статусларның, исемнәрнең дәрәҗәләрен төшермичә, тагын да зуррак уңышларга ирешсә иде. Оптимизация җилләре мәктәбебезне әйләнеп узса иде; авылыбыз тагын да яшәреп, күбрәк сабыйлар туса иде.
– Сез хәзер директор түгел, ә китапханәче.
– Кем булсам да, яраткан хезмәтемдә мин. Мәктәптән китә алмавымның төп сәбәбе – балалардан башка яши алмавым. Мәктәп минем өчен яшәү ул.
Әңгәмәдәш – Ильяс Гыйләҗетдинов.
Комментарийлар