16+

Тоташ бәйрәмле тормыш: календарьга нинди көннәр җитми?

Бездә тормыш түгел, ә тоташ бәйрәм. Яңа ел бәйрәменнән соң каникуллар башлана, аннары искесе килеп җитә, гыйшык­лар, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март...

Тоташ бәйрәмле тормыш: календарьга нинди көннәр җитми?

Бездә тормыш түгел, ә тоташ бәйрәм. Яңа ел бәйрәменнән соң каникуллар башлана, аннары искесе килеп җитә, гыйшык­лар, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март...

Шулай бәйрәмнәр бер-берсен алыштыра барып, елның азагы якынлаша да, декабрьдә 11 ай башкарылмаган эшләр эшләнә. Тиз генә, корпоративка хәтле. Ә корпоративлар хәзер үзләре олы вакыйгага әверелеп бетте. Аннан башка эшнең рәте юк, бу – коллектив өчен бик мөһим, имеш. Җыелышып бассейнга чумып, түгәрәкләнеп басып аяктагы баш бармакларыңны бер-береңнеке белән тидерешеп ромашка ясамасаң – нишләп шунда көне-төне ятмыйсың эш урыныңда. Профессиональлек нәрсәне дә булса тидерешүгә карап бәяләнгән заманда яшибез. Ял итүнең зыяны югын юк та, әмма тоташ бәйрәм итүләрдән дә туктап тору комачауламый.

СССР таркалганнан соң, бәйрәмнәрнең саны артты. Ләкин буш кесә белән күңел ачып булмый, бәйрәмнәр исә өстәмә чыгымнар таләп итә. Белгечләр күптән инде алардан килгән зыянны исәпләү формуласын уйлап чыгарды, илнең икътисады күпме югалтканын чамалау авыр түгел. Гыйнвар каникуллары үз эченә алты эш көнен ала. Быел барлыгы 248 эш көне, оптимист  буларак, ел ахырына хәтле дәүләт 110 триллион сум керем алыр дип исәпләсәк, алты көндә 2,66 триллион югала икән. Бу сан Мәскәү шәһәре белән Мәскәү өлкәсе яки 53 ярлы регионның бюджеты суммасына тигез. Мәскәү ничек булса да яшәр әле ул, ә менә калган 53 регион нишләр? 2,66 триллионны Кыш бабай капчыгына салып алып килмәс шул. Башкалар белән беррәттән алар да бәйрәм итәчәк, билгеле, берсенә өлгермисең икән, икенчесе килеп җитә тора. Россиялеләр запаслы булырга өйрәнгән инде, бәйрәмнәрнең дә запас варианты бар. Яңа елны бәйрәм итмәдең икән, ике атнадан аның Искесе килеп җитә, Изге Валентин көнендә котлашмасаң – Ватанны саклаучылар белән 8 Март бар әле.

Запассыз булмый, ярамый да. Күпләр берничә эштә эшли хәзер, бер генә хезмәт хакына бәйрәм итү түгел, очын-очка ялгавы да авыр. Фатирны икене алу отышлы, берсен арендага биреп торып була, балаларың үскәнче. Белем алсаң, ике яки аннан да күбрәккә омтылу яхшы, киләчәктә кайсы өлкәдә эшләячәгеңне кайдан беләсең. Балаларның да икәү булуы яхшы, ана капиталы белән беренчесен укытасың, икенчесен өчәүләп күтәрәсең.
 
Запас беркайчан да комачауламый, кайберәүләр сөяркәләрен дә шундый ният белән генә тотадыр әле, бер дә гөнаһлы уйлар белән түгелдер. Без бүгенге заман уенында катнашабыз икән, аның кагыйдәләре буенча уйнарга туры килә. Кагыйдәне бозучылар яки ул уенның серләренә төшенмәгәннәр бортның теге ягына чыгып утыра, ә башка уен юк. Җаен белеп алучыларга элек тә яхшы булган, хәзер дә начар түгел. Намус, ришвәтчелеккә каршы көрәш турында сөйләүчеләрнең өйләрендә капчыклап акча табыла икән, бу да әлеге дә баягы россияленең канга сеңгән гадәте – запас туплавы инде. Патриотлык дип ватанны яратырга чакыручыларның икенче гражданлыкка һәм чит илдә күчемсез милеккә ия булуы да шуның галәмәте генә.

Әмма күпчелек намус белән яшәргә тырыша әле, ул бөтен нәрсәне исәпләп, бассейнда кирәкле кешеләр белән аяк баш бармакларын тидерешергә өйрәнмәгән. Андыйлар бәйрәмнәрнең дә запас вариантын барлап куймый – бер сибелеп ала да, икенче елгы мандаринга хәтле үзенең намусы белән көрәшеп дөнья куа.

Бәйрәмнәрнең икътисадка бернинди зыяны юк, алар алдыннан күпме әйбер сатыла, дәүләт казнасына акча керә дию­челәр башка вакытта халыкның куллану мөмкинлеге түбән булуы хакында уйлап карамый. Бәйрәм итү – ул әле тиле кебек акырышып, шарт-шорт салют атышу гына түгел. Бер дипломга ия булып, кулыңа тотып алырлык һәм тормыш итәргә җитәрлек түләнелә торган бер генә эш булганда гаиләгә, балаларга күбрәк вакыт калыр, тегендә-монда ыргылмыйча, икенче вариантлар турында уйланылмас та иде. Шул чагында бәйрәм итәргә сәбәбе дә, кызыгы да булачак. Чөнки синең киләсе көн турында кайгырасың, запас вариантлар барлыйсың юк, ышанып гомер итәсең, бүгенге тормыш уенының күпләрне канәгатьләндергән кагыйдәләре синең өчен дә отышлы. Шулай булганда, бәйрәм итәсе дә түгел, чөнки ул үзе бәйрәм булачак. Календарьда шундый көннәр дә пәйда булмасмы әле...

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading