16+

Товарларын Россиягә генә түгел, Кытайга да җибәрәләр

Шәһәр кризиска каршы штабының күчмә сессиясен шәһәр Мэры Илсур Метшин «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыятендә уздырды, ул инде 25 ел дәвамында трансилкүләм корпорацияләр белән уңышлы көндәшлек итә һәм илдә көнкүреш химиясе җитештерү һәм сату буенча лидерлар өчлегенә керә.

Товарларын Россиягә генә түгел, Кытайга да җибәрәләр

Шәһәр кризиска каршы штабының күчмә сессиясен шәһәр Мэры Илсур Метшин «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыятендә уздырды, ул инде 25 ел дәвамында трансилкүләм корпорацияләр белән уңышлы көндәшлек итә һәм илдә көнкүреш химиясе җитештерү һәм сату буенча лидерлар өчлегенә керә.

Предприятие җитәкчелеге белән очрашуда компаниянең тотрыклылыгы, аны модернизацияләү темплары, импортны алыштыру һәм эш урыннарын саклау мәсьәләләре каралды. Бүген «Нәфис Косметикс»та 2500 дән артык кеше эшли.

Илсур Метшин сыек юу чаралары цехында булды, анда кер һәм савыт-саба юу өчен гельләр җитештерүнең тулы циклы тәэмин ителгән. Продукция өчен пластик тараны предприятие шулай ук, подрядчыларны җәлеп итмичә, мөстәкыйль рәвештә җитештерә. Быел гельләрне җитештерү куәтен аена 4,5 меңнән 11 мең тоннага кадәр арттыру проектын төгәлләү планлаштырыла. Мэрга шулай ук стеллажны саклау системасы һәм үз эшләнмәләрен программа белән тәэмин итү каралган акыллы склад эшен күрсәттеләр. Коры чистарту чаралары цехында Илсур Метшинга яңа продукцияне, аерым алганда, инновацион, биотаркала торган катыргы капсулалар төргәген күрсәттеләр. Шулай ук Мэрны экологик яктан йомшаграк өске-актив матдәләр белән ясалган савыт-саба юу сыекчасы белән таныштырдылар.

«Без кешеләрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәкле товарлар – кер юу порошоклары һәм гельләр, савыт-саба юу өчен сыекчалар, кер юу машиналары өчен таблеткалар кебек 600 дән артык продукция җитештерәбез. Безнең товарларның географиясе бик киң. Әйтик, узган ел Россия территориясеннән тыш, без 19 илне – Латвиядән алып Һиндстанга һәм Кытайга кадәр кер юу порошоклары, сабын һәм савыт-саба юу гельләре белән тәэмин иттек. Предприятиенең конкурентлылык сәләтен тәэмин итү өчен без җитештерүне модернизацияләүгә шактый акча тотабыз, бу максатларга 2021 елда «Нәфис Косметикс» 600 млн сумнан артык акча кулланды, – дип сөйләде предприятиенең генераль директоры Динә Лаврикова. - Шуның аркасында компания бүген динамик рәвештә үсә: узган ел продукция җитештерү үсеше 29% тәшкил итте».

«Нәфис Косметикс» генераль директоры ассызыклаганча, компаниядә штат кыскартулар планлаштырылмый, киресенчә, өстәмә белгечләр җәлеп итү турында уйлыйлар. «Бездә җитештерү куәтләре буенча запас бар, һәм, кирәк булса, инвестиция проектларын оператив гамәлгә ашырудагы зур тәҗрибә исәбенә без Татарстанны гына түгел, бөтен илне көнкүреш химиясе белән тәэмин итә алачакбыз». Динә Лаврикова 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча «Нәфис Косметикс»та хезмәт җитештерүчәнлеге 24% ка артканлыгын билгеләп үтте. Уртача хезмәт хакы 14% ка арткан.

«Нәфис Косметикс» Россия халкы көн саен куллана торган көнкүреш химиясе җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора. Яңа шартларда предприятие эшенең тотрыклылыгын һәм импортны алыштыруны тәэмин итү бик мөһим. Безнең республикада яхшы нефть химиясе кластеры булдырылды, бу республика предприятиеләреннән билгеле бер чимал төрләрен җибәрүне җайга салу өчен мөмкинлекләр бирә. Без Казан һәм Татарстан сәнәгатенең ныклык запасы булуына ышанабыз. Якын арада импортны алыштыру эше тәэмин ителергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

«Чит ил җиһазларында эшләсәк тә, чималның бер өлеше чит илләрдән кертелсә дә, якын арада без импорт чималын алмаштыруны гамәлгә ашыра алачакбыз», - дип билгеләп үтте Динә Лаврикова.

Чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading