Тоз күле турында ишетмәгән кеше юктыр. Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәре халык телендә нәкъ менә шулай дип йөртелә. Күлнең дәвалау мөмкинлеге зур, анда баручылар саны да елдан-ел арта.
Күлләр
Тоз күле дигән төшенчә составы һәм үзлекләре төрле булган җиде күлне берләштерә, 53 гектар мәйданны били. Күлләр составы, температурасы һәм дәвалау үзенчәлеге буенча уникаль. Аларның ләмен, таш тозын, рапасын (рассол) элек-электән актив файдаланганнар.
Иң зурысы – Развал, суының тозлылыгы белән аерылып тора. Кайчандыр аның урынында Тоз түбә һәм гипс таулары булган. Алар арасыннан Песчанка дигән елга аккан. Ә аннан соң җир убылу нәтиҗәсендә Развал күле барлыкка килгән. Аны көчле биоэнергетикага ия дип саныйлар. Бер литр суда 200 грамм тоз бар дип исәпләнә. Составы белән Үле диңгездән калышмый. Су шул тиклем тыгыз, күпме генә батырга теләсәң дә, бата алмыйсың. Бу күлдә кеше аеруча күп, иртәрәк бармасаң, урынсыз да калырга мөмкинсең. Күлнең суы бөтен микробларны үтерә, анда берни үрчеми, шуңа күрә бернинди дә инфекция таралмый.
Дунино дигәненең мәйданы 88550 квадрат метр, тирәнлеге 3-4 метр. Бер литр суда 165,5 грамм төрле тозлар бар. Бромлы күл дип тә йөртәләр, ул тынычландыру үзлегенә ия. Нерв системасы какшаган кешеләр дә, яр кырына килгәч, черем итеп, ял итеп алалар. Суда күпләп тозлы артемия үрчи. Ул суга үзенә күрә бер алсу төс бирә. Суда йөзеп йөрүче нәни генә бөҗәкләрне күрмәскә мөмкин түгел. Бер җәйгә 3-4 буын алмашына. Үлгәннәре күл төбенә ятып дәвалау үзлегенә ия булган ләмне формалаштыралар. Дунино күлендә бик кечкенә суүсемнәр дә бар.
Тузлучное күле 2375 квадрат метр мәйданны били, тирәнлеге – 4 метр. Аны ләмле күл дип тә йөртәләр. Анда су юк диярлек. Дәвалау үзлегенә ия ләмнең калынлыгы ике метрдан артыграк. Тузлучное күлендәге югары минераллы ләмнең кеше сәламәтлегенә тәэсире бик зур. Чаманы белергә кирәк. Табиблар ләмне атнага 2-3 тапкыр гына кулланырга тәкъдим итәләр. Авырткан урынга ләм сылап, полиэтилен белән төреп 15-20 минут торсаң җитә. Халык, әлбәттә, моның киресен эшли. Сылап кына калмыйлар, эченә үк кереп яталар.
Шартлары һәм сихәте
Күлләрнең дәвалау үзлекләренә килсәк, бу иң беренче чиратта аяк-кул сызлаулар, бил, умыртка баганасы авырулары һәм гинекологик авыруларның күп төре. Халык арасында, анда тән тиресе бозылган кешеләр бик күп икән, дигән ышану йөри. Бу дөреслеккә туры килми, халык иң беренче чиратта сызланулардан котылу өчен һәм гинекология авыруларыннан дәва эзләп бара. Мин үзем шунда барып кайтканнан соң бер ел сызланмыйча йөрдем. Ел саен килүчеләр күп, димәк, файдасын күрәләр. Тоз күле бүгенге көндә шәхси милек, анда керү бәясе – 150 сум, ял көннәрендә – 200 сум. Кайчандыр анда керү бушлай булган һәм шартлар да күпкә начар булган, диләр. Хәзер исә иң беренче чиратта кирәк булган бөтен нәрсә дә бар. Туалетлар чагыштырмача чиста һәм шактый күп. Киенү, чишенү урыннары бар. Тозлы күлдән чыккач, тәнгә тоз ябышып ката, хәрәкәтләнгәндә, тәнне җәрәхәтли, юынмыйча мөмкин түгел. 70 сум акча түләп, җылы душка кереп чыгарга була. Салкын судан курыкмасаң, анысы бушка. Суык су да үзенә бер дәва, ияләнгәч, берни түгел. Кечкенә балалар да шунда чыпырдый.
Тозлы күлдәге чисталыкка кагылышлы бик күп мифлар йөри. Түзмәслек дип әйтмәс идем. Чүп җыеп, чистартып йөрүчеләр дә бар. Чисталыкның чүпләмәгән җирдә булганлыгын һәркем белә һәм шуның киресен эшлибез. Бар да бик югары дәрәҗәдә булса, аның бәясе дә башка булыр иде.
Юл
Инде җыенып юлга кузгалыйк. Казаннан барып җитәргә 12 сәгать вакыт кирәк. Хәзер Татарстанның бик күп районнарыннан Соль Илецкка хәтле автобуслар йөри. Билгеле бер көннәрдә группаны туплап алып баралар, бары тик алдан бронь ясап куярга гына кирәк. Бәяләргә килсәк, бүгенге көндә Казан – Соль-Илецк – Казан автобусына билет бәясе уртача 2700 сум. Пенсионерларга, балаларга ташламалар да каралган. Димәк, алдан ук кайсы көнне барасыңны һәм кайтасыңны билгеләп, автобуска билет аласың. Шулай да 12 сәгать буе автобуста бару бик җиңел түгел. Шуңа күрә дусларың, якыннарың, туганнарың белән бергәләп яки интернет аша бүтән кешеләрне табып, машинада бару күпкә уңайлырак һәм отышлырак. Үз машинаң белән Казаннан барып кайту өчен бензинга 5000 сум акча кирәк. Димәк, биш кеше җыелып барганда, бер кеше юлга 1000 сум гына акча тотачак. Юлда бару вакыты да кими, ләкин юл бик тыгыз, машинаны артык куып булмый. Иң уңайлысы – иртән чыгып китеп, кичкә барып җитеп фатирга урнашу. Әлбәттә, төнлә барырга да була. Тик төнге юл куркынычрак һәм беренче тапкыр гына барганда, шәһәрдә аңышып фатирга урнашканчы шактый вакыт китә.
Торак
Соль-Илецк шунда дәваланырга, ял итәргә килүчеләр хисабына яши. Шуңа күрә фатир табу берни түгел. Алдан таныш-белеш кешеләр тәкъдим иткәнне броньлап барсаң, сүз дә юк, җаның тыныч. Интернетта да, Соль-Илецк дип җыйсагыз, иң элек фатир тәкъдим итәбез дигән белдерү чыгар. Юл кырыенда ук басып торучылар да бар. Ашыкмагыз, сез әле шәһәрне белмисез, бәлки ул бик ерактыр. Күлгә бер кеше дә үз машинасы белән йөрми, машинаңны куя торган фатир булса, күпкә яхшы. Җәяүләп тә ерак барасы булмасын. Күлгә килгән кеше иң күбе бер атна тора, шуңа күрә фатирлар гел бушап тора, күл янында фатир табу да алай катлаулы түгел. Һәр капкага «урын бар» яки «юк» дигән белдерүләр элгәннәр.
Безнең фатир хуҗасы Роза искитмәле чиста ханым иде. Бәлки артыгы беләндер, пычакны да, ул дигәнчә куймасаң, кире үзенчә алып куя. Акча түләп хуҗага гына көйләнеп тә яшисе килми, шул ук вакытта таралып китмәскә дә яхшы. Кыскасы, солдат кебек. Февраль аеннан бүлмәләрне әзерли башлыйбыз ди Роза ханым. Аның бүлмәләре һәм җәйге йортлары бихисап, берьюлы якынча 40 кеше тота. Йорты күл янында диярлек, бер дә буш тормый. Хуҗасыз гына, үзең генә тору өчен фатир да, йорт та алырга була, коттеджлар да арендага бирелә. Кыскасы, эзләгәндә, теләгәнеңне табарга була. Тору шартларына карап, бәя бер кешегә бер көнгә 250-300 сумнан башлана.
Соль-Илецкта шифаханә дә бар. Бәяләр туклану, яшәү, дәвалану белән бер көнгә 1500 сумнан башлана. Дәвалауның бик күп төрләре бар, бәяләр чагыштырмача кыйммәт түгел. Анда дәваланучылар өчен яр кырында да махсус урын билгеләнгән, кеше юк, тыныч.
Туклану
Кайчандыр күл тирәсендә тукланыр урыннар булмаган, диләр. Бүгенге көндә аның саны юк. Телисең икән, ачык һавада аша, телисең икән, салкын, кондиционер эшләп тора торган зур кафега кер.
Шулай да иң яхшысы – ашарга үзең әзерләү. Чөнки кафеларда туклану чыгымлы. Бәяләр шактый кыйммәт, порцияләр кечкенә, кайсы майлы, кайсы кыздырган. Арендага бирелә торган фатирларның бөтенесендә дә ашарга пешерү өчен шартлар тудырылган, савыт-саба да, суыткычлар да бар. Үз машинаң белән баруның тагын бер отышлы ягы – кирәкле продуктларны алып барасың. Без суган, бәрәңге, кишер, токмач, карабодай, чәй, песок кебек бөтен кирәкле продуктларны да алып бардык. Анда да кибетләр бар, тик әзерләнеп барсаң, күпкә җайлырак ич. Иртән, кич фатирда туклансаң, әбәтне күлгә алып барырга тәкъдим итәм. Соль-Илецк – карбыз һәм кавын ягы, аларны да шунда алып кереп ашарга була, күпләр нәкъ шулай итә дә.
Киңәшләр
Тоз, су, кояш тәнне тиз яндыра. Кояштан саклый торган һәм кызынгач сөртә торган кремнар алырга онытмагыз. Башны саклау өчен баш киеме һичшиксез кирәк.
Күл буенда ятып тору өчен җәймә кирәк. Зур сөлге, ким дигәндә, ике булса яхшы. Берсе күлдә сөртенергә, икенчесе кайткач чиста судан соң кулланырга.
Киемнәрне уйлап сайлагыз. Алар тоз белән бик тиз ката. Шуңа күрә затлыларын алмагыз, тиз юыла, тиз кибә торган булсын.
Зөһрә Садыйкова фотолары
Комментарийлар