16+

Төп кагыйдә – татарча гына сөйләшү

Студенттан алып пенсионерга кадәр, гади эшчедән алып инженерга хәтле... Халык өчен оештырыла торган татар теле курсларында кемнәр генә юк? Курсларның кураторы доцент Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уздыра торган укуларга быел 700дән артык кеше язылган.

Төп кагыйдә – татарча гына сөйләшү

Студенттан алып пенсионерга кадәр, гади эшчедән алып инженерга хәтле... Халык өчен оештырыла торган татар теле курсларында кемнәр генә юк? Курсларның кураторы доцент Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уздыра торган укуларга быел 700дән артык кеше язылган.

Алар арасында чит ил, күрше төбәкләрдән килеп Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Өч айга исәпләнгән әлеге түләүсез укулар сентябрь аенда ук башланган иде.

Дәресләр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында атнага ике тапкыр сәгать 18.00дән 20.00гә кадәр уза. Эштән, укудан соң барырга туры килсә дә, халык курсларга яратып йөри. «Биредә татар телендә аралашу бар, «җанлы дәресләр» файдалы», – диләр үзләре.
 Белем дәрәҗәләренә карап, укучыларны берничә төркемгә бүлгәннәр. А1 дәрәҗәсендәге төркемнәрдә татар телен әле яңа гына өйрәнә башлаучылар җыелса, А2 дәрәҗәсендәге төркемнәрдә татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр шөгыльләнә, Б төркемендәгеләр исә татарча яхшы сөйләшә, курсларга алар телне тагын да тирәнтенрәк өйрәнер өчен, әдәби тел белән танышырга дип килгәннәр. Шушы төркемнең бер дәресендә «ШК» журналисты да булып кайтты.
Тумышы белән Башкортстаннан Динара Барканова гомере буе татар телен өйрәнергә хыялланган. Ниһаять, пенсиягә чыккач, мондый мөмкинлек туды дип сөенә ул.
– Без укыган вакытта мәктәптә татар теле дәресләре юк иде, ә минем гел татарча укыйсым килде, татар телендәге шигырьләрнең мәгънәсен аңларга омтылдым. Оныгым дәрес әзерләгәндә, аның татар теле һәм әдәбияты китапларын карыйм да, кайбер сүзләрне бөтенләй белмим икән бит, дип уйлап куям. Интернетта мәгълүмат эзләп утырганда, татар теле курслары бар икәнен күреп алдым. Өстәвенә укулар бушлай. Ике дә уйламыйча, курсларга язылырга булдым, – ди Динара ханым. Дәресләрнең нәтиҗәсен туганнары да сизә башлаган. – Хәзер сөйләмеңдә рус сүзләрен кыстырмыйсың да, диләр. Татар телендә китаплар сатып алам, дөрес, грамматика авыррак бирелә, ләкин анысын да үзләштерермен дип уйлыйм.

Китаплар дигәннән, курсларда белем алучыларның күбесе татар китапларын яратып укый. Укучыларның берсе – Фәридә Әхәтова да китап кибетенә барганын ялкынланып сөйләде. Укытучысы – әлеге төркемдә дәресләр бирүче филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина киңәше белән, ул Мөхәммәт Мәһдиев китапларын сатып алган.

– Әсәрләре елата да, елмайта да, тел-сурәтләү чаралары искиткеч, татар телендә әдәби әсәрләрнең тәмен белеп укырга ярдәм иткәне өчен, бу курсларга рәхмәт, – ди Фәридә.
Эльмира Ханиева – төркемдә иң яхшы татарча сөйләшүчеләрнең берсе. Ләкин камиллекнең чиге юк дип саный ул. Салих Сәйдәшев музеенда хезмәткәр булып эшләүче ханым, әдәби телне тирәнтен үзләштерү өчен, курсларга килгән. Татар телендә экскурсияләр алып барырга ниятли. Эльмира Чаллыда туып-үскән. Татар телен кечкенәдән әби-бабасыннан өйрәнгән. Җәйге каникулларда өч айга аны авылга кайтара торган булганнар.

– «Кухня» телен беләбез инде, ә монда төрле фәнни терминнарны да өйрәтәләр, шигырьләр дә укыйбыз. Чыгышлар ясарга өйрәнәбез. Файдасын күрәм. Элек русчадан татарчага күчәр өчен ике көн вакыт кирәк иде миңа, хәзер ике телдә дә уйларга өйрәндем. Дөрес, татарча язылганнарны аңлар өчен кычкырып укырга тырышам, шулай яхшырак кабул ителә. Телне шомартырга, сүзлек запасын баету өчен нәкъ менә әдәби әсәрләр укырга кирәк, – ди Эльмира Ханиева.
Ә менә Яшел Үзәннән Руслан Фәйзуллин, сөйләм телен үстерер өчен иң яхшысы – аралашу, дип саный. Дәресләргә дә төркемдәшләре белән татар телендә сөйләшер өчен килә. Ни хикмәт, әти-әнисе татарлар булсалар да, ана телендә аралашмыйлар икән.
– Эшләгәч, укуларга вакыт аз кала. Ләкин ничек кенә булмасын, эштән соң институтка килергә вакыт табам. Монда барысы да телне бер дәрәҗәдә белә, уңайсызлану хисе дә юк, барыбызны да туган телгә булган мәхәббәт, татар телен өйрәнү теләге берләштерә, – ди Руслан.
Дәресләрдә күңелле. Нинди генә темалар күтәрелми: шигърият, телнең корамалыгы, премьералар, соңгы укылган китапны анализлау, китапханәгә бару дисеңме... Мин килгән көнне дәрестә һәркем өйдән әзерләп килгән шигырь укырга тиеш иде. Моннан тыш, укытучылары Гөлшат Рәисовна студентларга Равил Фәйзуллин, Зөлфәт шигырьләрен укыды. Укучылар белән бергәләп синонимнарны барлады, барысы да тәрҗемә аша әсәрләрнең мәгънәсен аңларга тырыштылар. Төп кагыйдә – дәрестә бары татарча гына аралашалар.

Дәресләрне җанлы итү күп очракта укытучының осталыгыннан, кызыксындыра белүеннән тора. Гөлшат Галиуллинаның теле телгә йокмый, әле шигырь анализларга булыша, шул ук вакытта тактада катлаулы сүзләрнең язылышын аңлата, аеруча тырыш укучыларны билгеләп узарга да онытмый.
Тамара Гейдарова да: «Татар теленә нәкъ менә укытучым мәхәббәт уятты», – ди. Тамара – әзәрбайҗан кызы. 18 ел элек гаиләсе белән Казанга кайтып төпләнгәннәр. «Хәзер әзәрбайҗан теленә караганда да татарчаны яхшырак беләм бугай», – дип елмая. Мәктәптә татар теле дәресләре бик кызыклы узган, шуңа да кыз татар телен өйрәнүне дәвам итәргә булган.
– Татар мохитеннән аерыласы да килмәде. Бар эшләрен ташлап, кичке сәгатьләрдә телне өйрәнергә теләүчеләр булганда, туган телне үзләштерү өчен дәүләт бушлай мөмкинлекләр тудырганда, киләчәгебез өметле.

Гөлшат Галиуллина, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы:
 
– Халык өчен оештырылган татар телен өйрәнү курсларында, белеменә карап, укучылар төрле дәрәҗәләргә бүленә. Б төркемендәгеләр татарча яхшы сөйләшә, курсларга алар телне тагын да тирәнтенрәк өйрәнер өчен, әдәби тел белән танышырга дип килгәннәр. Безнең максат – курста укучыларны әдәби нормаларны саклап, дөрес сөйләшергә, аудитория алдында чыгыш ясарга, грамматик кагыйдәләргә өйрәтү. Татар теленең сүзлек составы гаять бай һәм төрле. Шуңа карамастан, тел байлыгын дөрес һәм тиешенчә кулланмау аркасында, хәзерге телебездә корамалык, чуарлык, ясалмалылык сизелә. Курсларда йөрүчеләр үзләре дә хәзер сөйләмдәге хаталарны табарга өйрәнделәр. Әлбәттә, әлеге курслар кысасында гына телебезне боза торган алынма, кирәксезгә рус сүзләрен куллану, әдәби нормалардан читләшү кебек җитешсезлекләрдән тулысынча котылып булмый, әмма сөйләмен һәркем үзе игътибарда тотса, саф татарча, дөрес, чиста сөйләмгә ирешү мөмкин дип саныйм. Беренче көннәрдә җөмләләрне авырлык белән төзегән укучыларның өченче айда саф татарча җөмләләр төзи алуын күреп, сөенми мөмкин түгел. Курсларга дүртәр ел рәттән йөрүчеләр дә бар.

Татар теле курсларына язылу өчен, kpfu.ru/tatkurs.html сайтында электрон теркәлү узарга һәм анкета тутырырга кирәк. Гаризалар да шул сайт аша кабул ителә. Белеменә карап төрле дәрәҗәләргә бүленгән укучылар сентябрьдән декабрьгә кадәр татар телен өйрәнә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading