16+

Төп хедлайнер – Салават, яки Питрау җыены ничек узачак?

16 июль Мамадыш районы Җөри авылының "Тырлау" аланында 24 нче тапкыр Питрау бәйрәме узачак. Татарстанның 20 район һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән 50 меңнән артык кунак көтелә. Питрау – туганнар, дуслар, якыннар җыела торган көн. Быел бәйрәм тагын да зуррак масштабта уза.

Төп хедлайнер – Салават, яки Питрау җыены ничек узачак?

16 июль Мамадыш районы Җөри авылының "Тырлау" аланында 24 нче тапкыр Питрау бәйрәме узачак. Татарстанның 20 район һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән 50 меңнән артык кунак көтелә. Питрау – туганнар, дуслар, якыннар җыела торган көн. Быел бәйрәм тагын да зуррак масштабта уза.

– Гореф-гадәтләргә тугры калып, янәдән кунаклар каршы алырга әзерләнәбез. “Тырлау” аланы гөрләп тора, эшләр кайный. Программаны тулысынча үзгәртмибез, аны яңа элементлар белән баетабыз. Бәйрәм ат чабышы белән башланачак, – диде Мамадыш районың мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов.

Мәйданчыклар эшчәнлеге
Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар эш алып барачак. Җөри ярминкәсе һәм җыр-биюләр оештырылачак. Питрау җыены рәсми рәвештә кичке 6да ачыла. Төп мәйданда керәшен халкының тарих, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган композиция күзәтеп булачак. Әлеге өлешнең хедлайнеры – “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле. Кул эшләре буенча остаханәләр дә эшлиячәк. Ясалма күлдә балык тоту, катамараннарда йөзеп булачак. Быел балалар мәйданчыгы да үзгәрешләр кичергән. Анда гореф-гадәтләр белән заман элементлары кисешәчәк. 

“Димче аланы" һәр елны яшь йөрәкләрне кавыштыра. Төп димче – Татарстанның атказанган артисты Аграфена Васильева кунакларга тиң ярларын сайларга булышачак. Бүген исә аланда танышкан парлар, гаиләләр корып, балалар үстерә. 
– Әгәр берәр кешенең кызы көяүгә чыкса, аңа Питрауда тырма бүләк итәләр. Бәйрәмдән соң печән җыю вакыты җиткән, шуңа күрә ул яңа гаиләдә печән җыярга өйрәнсен өчен бирелгән, – диде фольклорчы-галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Ә керәшен гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләргә төрле район һәм төбәкләрнең үзенчәлекләрен җыйган йортларга барырга киңәш итәбез. Питрауның төп хедлайнеры – Салават.

Питрауның йөзек кашы – керәшен чибәре һәм көрәш 
Питрауда көрәш кичке 7дә башлана һәм таңга кадәр бара. Атаклы көрәшчеләр Сабантуй сезоны беткәч, бил алышуны Питрауда дәвам итә. Элек төп бүләк тәкә булган. Бәрәннең иң яхшысын сайлап алып, кызыл тасма бәйләгән. Хәзерге вакытта тәкәне тимер ат алыштыра. Көрәшчеләр машина өчен сынашачак. 
Керәшен чибәре бәйгесе ел саен уздырыла. Ул берничә этаптан тора. Яков Емельянов исемендәге җырчы Җәкәү йортында турларга әзерлек эшләре алып барылган, финалистлар сайланган. Әлеге бәйгегә 15 гүзәл зат гариза җибәргән, шуларның 12 се сайлап алу этабын узган. Алар “Тырлау” аланында көч сынашачак. Төп бүләк – таҗ һәм акчалата премия.
– Кызларның һәрберсе сөлге чигәргә һәм үз куллары белән ипи пешерергә тиеш. Таныштыру, иҗади номерлар күрсәтеләчәк. Интелектуаль тур – төрле халыкларның бәйрәмнәренә багышланачак. Керәшен чибәре булыр өчен гореф-гадәтләрне, йолаларны белергә, үз халкыңны яратырга кирәк, – диде Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова.

Сүз уңаеннан, Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов өйләнмәгән егетләргә керәшен мәдәниятенә гашыйк кызларны Питрауда эзләргә киңәш итте. Колагыгызга киртләп куегыз!

Питрауда җырлап-биеп, милли ризыклар белән сыйланып, гореф-гадәтләрне өйрәнеп, вакытны күңелле һәм файдалы үткәреп була. Очрашу урыны: Мамадыш районы, Җөри авылы, “Тырлау” аланы. Килми калмагыз!

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading