Казанда төрки дөньяда иң популяр язучыларның берсе булган Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак» китабы дөнья күрде. Ул – «Казан утлары» бастырган кесә форматындагы алтынчы китап. Китапка «Урам балалары» повесте һәм «Нахак» хикәясе кергән.
Китапны тәкъдир итү кичәсе Татарстан Язучылар берлегендә узды. Чарада язучы үзе, «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов тә катнашты.
«Бу – тарихи вакыйга. Татарның киләчәген – башкортсыз, башкортның киләчәген татарсыз күз алдына китереп булмый. Без – дус, тугандаш халыклар. Киләчәгебез тотрыклы булсын өчен, ике халык арасында дуслык, хезмәттәшлек сакланырга тиеш», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм китапның беренче экземплярын язучыга тапшырды. Китапны бастыру идеясе белән дә Шамил Садыйков чыга. Бу хакта «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итте. «Казан утлары»нда Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повесте басылып чыккач, бик күп шалтыратулар булган, әсәрдәге геройлар өчен борчылып, төрле кайтавазлар килгән. «Яхшы әсәрне яңадан карасаң, ул һәрвакыт хаталы була, чөнки корректор да, редактор да әсәр эченә кереп китә дә, хаталарын күрми башлый. Бу китапның популяр булачагына да шигебез юк. «Нахак» китабы бөтен катлам укучы өчен дә якын булачак. Без аның татар укучысына барып ирешкәненә сөенәбез», – диде ул.
Китапны тәкъдир итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка күренекле язучылар да катнашты. «Айгизнең иҗатын бик яшьтән күзәтеп барам. Мин аның Уфада чыккан бер китабына, өлкән кеше буларак, фатиха биреп, сүз ахыры да язган идем. Бәлки безнең фатиха бирү аңа кирәкмидер дә, ләкин шулай соравы Айгизнең зыялы кеше, игелекле язучы, адекват башкорт язучысы булуын сөйли» – дип фикерләрен җиткерде Ркаил Зәйдулла.
Шагыйрь Разил Вәлиев Айгиз белән ничек танышуын да искә төшерде. Ул аны Мостай Кәрим дәрәҗәсендә танылган язучы, дип бәяләде. «Айгиз борынгы традицияләрне дәвам итә. Әдип белән әдип аралашу ул – халык белән халык аралашу. Димәк, шушы ике халык дус, тату яши», – дип каләмдәшенә уңышлар теләде.
Чарада катнашкан һәр кеше Айгиз Баймөхәммәтовка изге теләкләр җиткерде. Башкорт язучысы үзе дә сәхнәдән рәхмәт сүзләре әйтте: «Бу шәхсән миңа гына түгел, башкорт әдәбиятына зур игътибар. Без бер-беребезне шундый яхшы аңлыйбыз. Киләчәктә дә уртак шатлыкларыбыз күп булсын», – дип теләде.
Тормышның төбеннән күтәрелгән, балалар йортында тәрбияләнеп тә, язмыш сынауларына бирешмәгән Айгиз Баймөхәмәтов иҗаты Кыргызстанда «Дөнья әдәбияты» фәнендә өйрәнелә. «Калдырма, әнкәй» китабы Башкортстанда иң күп тиражлы китап булса, Казахстанда бестселлер буларак таныла. Шушы ук китапның Бишкекта узган тәкъдир итү кичәсенә стадионга 3 меңнән артык тамашачы җыела. Әйе, әлегә Татарстанда ул кадәр тамашачы җыелмады. Ләкин, иң мөһиме, ике тугандаш халык арасындагы дуслык күпере тагын да ныгыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар