16+

Төркиягә барасы юк, Лаеш диңгезе булган

Ниһаять, чынлап торып җәй җитте. Соңга калып булса да, су коену сезонына кердек. Кояшта кызыныр, су керер өчен, Казан янәшәсендәге Лаеш була торып, Төркияләргә барып та йөрергә кирәкми икән. Без дә булып кайттык ул Татарстан диңгезендә.

Төркиягә барасы юк, Лаеш диңгезе булган

Ниһаять, чынлап торып җәй җитте. Соңга калып булса да, су коену сезонына кердек. Кояшта кызыныр, су керер өчен, Казан янәшәсендәге Лаеш була торып, Төркияләргә барып та йөрергә кирәкми икән. Без дә булып кайттык ул Татарстан диңгезендә.

Татарстан диңгезе
Лаешның «Кама диңгезе» дип аталган пляжында шартлар чит илдәгеләрдән бер дә ким түгел дияр идем. Чишенеп-киенү өчен кабинкалар, бәдрәф-душлар, эскәмияләр, балалар өчен уен мәйданнары, фотозоналар, чатырлар, террасалар, коткаручылар вышкасы, сату нокталары, машина кую урыннары – барысы да бар. «Кама диңгезе» проекты операторы Алмаз Мөнәвиров әйтүенчә, Кама яр буе узган елны дәүләт программасы нигезендә төзекләндерелгән. Пляжның озынлыгы 300 метрны тәшкил итә. Каманың суда коену өчен рөхсәт ителгән зонасында тирәнлек 1,7 метрга җитә. 

– Күпләр пляж түләүлеме дип сорый. Юк, чөнки бу – муниципаль пляж. Шезлонгларны, берничә кешелек чатырларны гына арендага бирәбез. Кечкенә балалар өчен бассейн шулай ук түләүле. Бер көнгә – 100-150 сум. Балалар зонасында аерым кешеләр эшли. Әти-әниләре су коенганда, аларны карап торучылар бар. Тиздән батут та куячакбыз, – дип сөйләде ул.

Пляжны көн дә чүпләрдән чистартып, комны тигезләп торалар, биредә барысы 20ләп кеше хезмәт күрсәтә. Ике коткаручы эшли. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә шашлык, пылау пешерәләр. Киләчәктә туйлар өчен аерым зона эшләргә ниятлиләр. Пляж волейболы өчен чемпионат та үткәрергә хыялланалар. Киләсе атнага катер һәм банан формасындагы күпертелгән су аттракционы да кайтартылачак ди. 

Диңгез стилендә эшләнгән пляжда коену сезонын 17 июньдә ачканнар. Атна уртасы булуга карамастан, монда халык хәйран күренә һәм иң кызыгы – аларның күбесе Казан кешеләре. Казан кызы Гүзәлнең монда өченче тапкыр килүе икән. 

– Шәһәрдән ерак түгел, пляжы да, суы да чиста. Безгә монда бик ошый. Ял көннәрендә халык аеруча күп була, шуның өчен атна уртасында килергә тырышабыз, – ди ул.

Алмаз Мөнәвиров сөйләвенчә, күрше районнардан да, хәтта Чаллы, Чистайдан да килүчеләр булган. 

«Кама диңгезе» кебек заманча пляжны 2016 елда Әлмәттә дә ачканнар иде. Пляжда зур гына бассейн да бар. Ачылган елны пляжда 250 меңнән артык кеше булган. Хәзер биредә көненә 3000-4000ләп кеше ял итә ди. 

Батып үлүчеләрнең саны арта
Казанда ял итү өчен быел дүрт муниципаль пляж ачылды. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомольское күле» пляжларында ком һәм сулыклар гигиена таләпләренә җавап бирә. Һәрбер муниципаль пляжда көн саен дүрт коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү тора. Алар су янында 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Пляжларда барлыгы 60 коткаручы хезмәт күрсәтә.

Коену сезоны ачылу белән, батып үлүчеләрнең дә саны арта. Татарстан сулыкларында суга батып үлү очраклары теркәлә дә башлады. Шул уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре рөхсәт ителмәгән яисә махсус җиһазландырылмаган урында коенмаска киңәш итә. Соңгы атнада гына Әгерҗе районында елгада 54 яшьлек ир-атның мәете табылган. Шул ук районда буада 12 яшьлек малай баткан. Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән. Түбән Камада 60 яшьлек һәм Чистайда 70 яшьлек ир-атларның да гәүдәсен судан тапканнар. Апас районында 11 яшьлек кызның суда батып үлүе билгеле булды. Мондый бәхетсезлекләргә юлыкмас өчен, беренче чиратта иминлек яисә саклану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. 

Пляжлар җитми
«Татар-информ» язганча, Татарстанда барлыгы 35 пляж бар. Аларның күпчелеге шифаханә һәм ял базалары территориясендә. Нәтиҗәдә, калган ял итүчеләр өчен бары тик 15 пляж гына кала. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин фикеренчә, республика сулыкларында кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе – җәмәгать пляжларының җитмәве. Шуңа да тагын 59 пляж кирәк дип саный ул. 

– Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы пляж ясау мөмкинлеге бирерлек 59 урын таптык. Алар 28 муниципаль берәмлектә, шул исәптән суда күп бәхетсезлек очраклары теркәлә торган районнарда урнашкан, – дигән Рафис Хәбибуллин. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, якындагы биш елда республикада җиһазландырылган 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Быел дүрт пляж әзер булачак. Тагын 41 мәйданчык мәсьәләсе ачык кала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading