16+

Түрәләр Казанның мәктәп ашханәләрен тикшерә

Казан мәктәпләрендә «контроль» төшке ашлар уздырыла башлады. Яңа уку елы башланганчы, җитешсезлекләрне ачыклап бетерергә кирәк. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең белем бирү учреждениеләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казан мәктәпләрендә «контроль» төшке ашлар уздырыла башлады. Яңа уку елы башланганчы, җитешсезлекләрне ачыклап бетерергә кирәк. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең белем бирү учреждениеләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде, дип яза Казан мэриясе сайты.

Яңа уку елына мәктәп ашханәләрендә 45 млн сумлык җиһазлар яңартылачак, 11 млн сумга савыт-саба сатып алыначак. Шәһәр башлыгы, 10 ел элек барлыкка килгән мәктәп туклану системасы шәһәр хакимияте һәм мәктәп администрацияләре тарафыннан актуальләштерү, төзәтмәләр кертүне һәм игътибарлылыкны таләп итә, дип ассызыклады.
Билгеле булганча, Казанның мәгариф учреждениеләрендә туклану ике төрле оештырыла «ланч-бокс» (89 мәктәп) һәм «үзләрендә әзерли торган» (77 мәгариф учреждениесе). Һәр бәяләү төркеменә аерым бәя куела.

23 апрельдә башланган тикшерүләрдән күренгәнчә, «ланч-бокс» системасы буенча эшләүче ашханәләрдә ризык салкын булган, фрикаделькалар бик үк тәмле түгел, сыер ите һәм кәтлитләр катырак. «Үзләрендә әзерли торган» принцибы буенча эшләүче мәктәпләрдә дә шундыйрак хәл, әмма анда  бәя югарырак булып чыккан. Төшке ашларның күбесе «яхшы» һәм «бик яхшы» дип бәяләнгән. Тулаем алганда, 76 учреждениегә «5»ле куелган, тагын 67 учреждение 4,1дән 4,9 баллга кадәр бәя алган. Казанның 23 мәктәбендә җитди җитешсезлекләр ачыкланган, аларга 4тән 3 баллга кадәр бәя куйганнар.
Мәктәптә туклану сыйфаты күп очракта ашханәләрнең җиһазланышына һәм ремонтына бәйле, дип билгеләп үтте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Римма Мөхәммәдшина. Әлеге ихтыяҗ департамент көче белән ябыла: 2016-2018 елларда җиһазларны, савыт-саба һәм инвентарьны ремонтлау һәм сатып алу өчен 115 млн сум акча тотылган, быел тагын 45 млн сум акча тоту планлаштырыла, дип билгеләп үтте ул.

2016 елның 1 апреленнән эксперименталь нигездә белем бирү учреждениеләре штатыннан мәктәп азык-төлек блогы хезмәткәрләренең департамент штатына күчә башлавы да мәктәптәге туклану сыйфатында чагылыш тапкан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә караганда, департаментка күчкән мәктәп директорлары, кызганычка каршы, урыннарда туклануны оештыруны тикшерүдән читләшкәннәр. Алар кайнар ризык белән кызыксынмый, аның сыйфатын контрольдә тотмый икән.

Искәртеп узабыз, 2006 елда Казанда «Балаларны сәламәт тукландыру» муниципаль программасы эшләнде, мәктәптә туклануның бердәм операторы Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты булдырылды, ул мәктәпне бердәм бәяләр буенча тулы меню белән тәэмин итә башлады.
Киләсе киңәшмәгә мэр мәктәп җитәкчеләренә мәктәптә туклану системасын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

Фото: РИА Новости/Кирилл Каллиников

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading