16+

"Тәртип" радиосы алып баручысы Илфак Хафизов: "Үзем тәртиплеме соң мин?"

Сентябрь аенда “Тәртип” радиосында “Тәртипле иртә” исемле иртәнге тапшыру чыга башлады. Аны Ризәлә Исмәгыйлева белән Илфат Фәйзрахманов алып бара иде. Хәзер тапшыруда тагын бер иҗади тандем барлыкка килде. 

Бу – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина һәм Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов.

“Көн саен иртән торып тапшыруга килү җиңел түгел икән. Илфат белән безгә алмаш табылганга бик сөенәм”, - дип тәкъдим итте яңа алып баручыларны Ризәлә.

Айгөл Нәбиуллина Ризәлә белән “Дулкын” радиосында эшләгән елларын искә алды. “Кызганыч, озак эшләргә туры килмәде. Шул вакыттан бирле күңел түрендә радиода эшләү хыялы саклана иде. Һәм менә, Аллаһка шөкер, искиткеч матур, тәрбияви тапшыруда эшли башладым. Дулкынлау һәм җаваплылык хисләре кичерәм. Ягымлы, җылы, дөрес итеп сөйләшергә тырышам, камиллеккә омтылам. “Тәртип” радиосы коллективына керүем белән чиксез бәхетлемен”, - ди Айгөл.

Илфак Хафизов өчен “Тәртип” радиосына эләгү көтелмәгән булган. “Моңа кадәр “Тәртип” радиосын сокланып тыңлап йөри идем. Ризәлә радиога чакырып шалтыраткач, “киләм!” дидем дә, “үзем тәртиплеме соң мин? Тапшыруны алып барырга гыйлемем җитәрме?” дип икеләнеп куйдым. Тик куркып торып булмый, эшли-эшли шомарырбыз дип уйлыйм” - диде Илфак Хафизов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading