16+

"Тәртип" радиосы сөендерүен дәвам итә!

“Тәртип” радиосы яңа проектлары белән сөендерүен дәвам итә. 1 ноябрьдән, Әниләр көне уңаеннан, радио “Әниләр һәм бәбиләр” исемле марафон башлап җибәрә. Аның идея авторы - “Шәһри Казан” журналисты Динара Әхмәт.

"Тәртип" радиосы сөендерүен дәвам итә!

“Тәртип” радиосы яңа проектлары белән сөендерүен дәвам итә. 1 ноябрьдән, Әниләр көне уңаеннан, радио “Әниләр һәм бәбиләр” исемле марафон башлап җибәрә. Аның идея авторы - “Шәһри Казан” журналисты Динара Әхмәт.

“Марафон тәүге тапкыр “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруы кысаларында 2019 елда үткәрелгән иде. Ул вакытта 28 гаилә финалга чыкты. Марафонның максаты – инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу”, - ди Динара. 

21 көн дәвамында катнашучыларга 21 тема тәкъдим ителәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп постлар куясы була. Сүз уңаеннан, Инстаграмда марафонның үз сәхифәсе булдырылган.

“Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, катнашучылар марафонга җитди карарга тиеш. “Һәр гаиләнең язылмаган кануннары, билгеле бер традицияләре бар. Менә шуларны җиткерергә, үзара тәҗрибә уртаклашырга иде”, - ди Ризәлә.

Аның сүзләренчә, иң кызыклы катнашучылар радиога туры эфирга кунакка чакырылачак. Ә инде марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading