16+

Тәрәзә юу сыекчасын ничек сайларга?

Салкын көннәрдә машинаның тәрәзәсен юа торган су катмасын өчен махсус сыекча салырга киңәш итәләр. Сезоны булгач, бу сыекчалар адым саен сатыла. Ялганнары, зәһәр ислеләре дә җитәрлек. Тәрәзә юу сыекчасын сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Алинә Гыйззәтуллина, Арча.

Тәрәзә юу сыекчасын ничек сайларга?

Салкын көннәрдә машинаның тәрәзәсен юа торган су катмасын өчен махсус сыекча салырга киңәш итәләр. Сезоны булгач, бу сыекчалар адым саен сатыла. Ялганнары, зәһәр ислеләре дә җитәрлек. Тәрәзә юу сыекчасын сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Алинә Гыйззәтуллина, Арча.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе тәрәзә юу сыекчасын сайлаганда аеруча сак булырга киңәш итә. Кышкы тәрәзә юу сыекчаларын, гадәттә, спирт катнашмаларына төрле юу чаралары, буягычлар, ис бирә торган матдәләр кушып ясыйлар. Ялган сыекча сатучылар да күп. Бу вакытта этил спирты урынына метил спирты кулланалар. Мондый сыекча бер караганда арзан да, тәрәзәне дә яхшы чистарта кебек. Әмма пар белән салонга керсә, кешене агуларга мөмкин. Хәтта күзләргә, сулыш юлларына зыян килү, үлем очраклары булуы да ихтимал. Тәрәзә юу сыекчасы составында метил спирты 0,05 проценттан артмаска тиеш.

2007 елда гамәлгә кергән 47нче карар нигезендә, автомобиль транспортын чистарту чарасы буларак метил спиртын куллану тыела, шулай ук составында метанол булган сыекчалар сату да рөхсәт ителми. Иң ышанычлысы: тәрәзә юу сыекчасын бары ышанычлы урыннан гына сатып алырга кирәк. Сайлаганда, этикеткадагы мәгълүматларга игътибар бирегез, анда җитештерүченең исеме, адресы, продукциянең составы, техник таләпләргә җавап бирүе, куллану вакыты, саклык чаралары турында искәртелгән булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, тәрәзә юу сыекчасын эчеп агуланучылар да бар, составында спирт булса да, ул эчәргә яраклы булып саналмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading