Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин, аның шәенө генә барырга тырышып, акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да, як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй, проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да, нигәдер оялып кына:
– Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! – ди ул.
Мин күтәрелеп карыйм да, бая өзелгән сүзне ялгап, аңа сорау бирәм:
– Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме?
Ул һаман үзенекен сөйли:
– Тәрәзәләрне көндез түгел, төнлә, караңгыда карарга кирәк. Кичләрен алар үзләре нур сибәләр! Тәрәзәдә ут бар икән, димәк, анда тормыш, тереклек бар!.. Мин кичләтеп кенә шушы проспекттан бер урап кайтырга яратам.
Без бара-бара әлеге исемсез мәйданга барып җитәбез. Каяндыр сулдан, әле салынып та бетмәгән йортлар арасыннан, шау-гөр сөйләшеп, бер төркем кешеләр килеп чыга. Ул, кемнедер эзләгән сыман, төркемне көтеп туктап кала. Чыннан да, кешеләр безнең турыга килеп җитүгә, арадан бер егет аерылып чыгып кычкырып җибәрә:
– Фәхриев абый!
– Исәнме, Һади, – ди ул, тыныч кына.
– Алтынчы йортны тапшырдык. Бүген күченеп килә дә башладылар. Безне өй туена чакырдылар... Кызык!
Алар тагын бер-ике сүз алыштылар, тик сүзсез торган чакларында ныграк аңлаштылар бугай, туктаусыз елмайдылар.
Егет Фәхриев абыйсы янына керергә вәгъдә бирде дә иптәшләре артыннан йөгерде.
Егет киткәч, ул миңа таба борылды:
– Пенсиядә күңелсез түгелме, дип сорадыңмы әле бая?
– Әйе.
– Мәгънәле сорау!.. Күңелсезме, юкмы?.. Гомерең ничек узган бит. Эштән туктагач, уйланырга вакыт кала! Гомерең ничек үткән бит, менә нәрсәдә эш... Һади бу. Пыялачы егет! Сөйлимме аның турында?
Без ябалдашлары чак кына гөжләшкән яшь агачлар астына кереп утырдык. Шунда ул, проспекттагы тәрәзәләргә карый-карый, Һади турында сөйләде. Бу хикәяне шуннан алып яздым.
1
Өстәлгә ике тәлинкә, юка гына итеп туралган ипи телемнәре һәм ике кашык куелган. Берсе зуррак, икенчесе кечкенә – сабы бөгелеп, кыегаеп беткән алюмин кашык. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесендәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган.
Бүлмәдә тып-тын.
«Челтер-р!» иттереп тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты...
Маһирә, ярым караңгы коридордан якты көнгә чыккач, беравык берни дә аермый торды. Күзе, ияләшә төшкәч, иң элек ямь-яшел мүк үсеп кутырлаган таш стеналар арасында почмакка поскан улы Һадига төште. Адашып калган хәлсез чебине сырып алган дәү каргалар кебек, аны биш-алты хатын-кыз урап алган. Каргалар башында дәү козгын – керфексез күзле, юантык гәүдәле, беренче катта яшәүче инженер Сәйфуллин хатыны Өммегөлсем икән. Ул, язгы судан калган таш кебек йомры, итләч йодрыкларын йомарлап, киң халат итәкләрен, җиңнәрен җилфердәтеп, Һади өстенә очып-очып куна: малай, туплы уйнаганда, ялгыш аларның тәрәзәләрен ваткан икән.
Усал телле булулары белән тирә-юнь йортларында дан алган хатыннар, кулларына туп кадәр туп дәлил булып кергәч, бөтенләй тугарылганнар. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаепләрне куркудан дер-дер калтырап торган малай өстенә өяләр генә. Әллә кайчангы, кадимдәге хәлләр, югалган кер баулары, онытылып беткән сыңар галошлар, сөткә төшкән тычканнар, ниндидер велосипед тәгәрмәчләре дә телгә алына.
– Башыбызга кара хәсрәт булды инде! – дип, Өммегөлсемнең чәрелдәве аермачык ишетелеп китә.
Һади еламый, ул кечерәйгәннән-кечерәя һәм күгәргән стенага сеңә генә бара. Яңак һәм борын тирәләрендә төрле түгәрәкләр ясап әйләнгәләгән йодрыклар артыннан күзе дә иярми аның... Кыйнамасыннар гына!.. Кыйный башласалар, берәрсенең корсагына баш белән төртергә дә камалыштан ычкынырга кирәк!..
Шул чагында малай башын күтәреп карый һәм өметсезләнеп нәни йодрыкларын йомарлый: ычкынып кая барырсың? Бөтен тирә-якта уннарча тәрәзәләр ишегалдына караганнар. Ух, бөтенесен ватып-кырып, томалап бетерәсе иде шуларның! Кинәнә-кинәнә, рәхәтләнеп кырыр иде ул аларны! Иркенләп уйнар хәл юк, йә берсеннән, йә икенчесеннән ачулы берәр кеше сузыла да: «Әй, кая чабасыз? Тәрәзә ватарсыз! Керләрне пычратмагыз! Чокырга төшмәгез! Тегеләй итегез! Болай итмәгез!» дип кычкырына башлый.
Һади ул минутларда хатыннарга түгел, тәрәзәләргә ныграк ачулы иде...
Хатыннар кыйнамадылар. Базмадылармы, яхшысынмадылармы, белеп булмый. Арттагы рәтләрдә торучыларның «Ятим бала бит, нинди тәрбия күрә ул!» дигән кызгану катнаш әрнүләре аларны тыйлыктырып тордымы, сукмадылар. Менә алар тез күмәче бәрелүдән бераз аксабрак килүче Маһирәне күреп алдылар. Малай бөкрәеп, кечерәеп бер кырыйда торып калды, каргалар яңа табышка – Маһирәгә ташландылар. Тавыш көчәйде, «П» хәрефе төсле итеп салынган бәләкәй ишегалды йортның өч ягыннан да уннарча тәрәзәләр ачылды. Тузган чәчләр, чәбәләнгән сакал-мыеклар ишегалдына сузылды:
– Тагын Маһирә малаемы?
Сүз дә юк: ишегалдындагылар барысы да Һадины беләләр иде...
Ярты сәгатьтән Маһирә җилкәсенә зур агач тартма күтәргән берәүне ияртеп кайтып керде. Аңа ватык өлгене күрсәтте дә, беркемгә дә эндәшмичә, өенә кереп китте.
Пыялачы, тартмасын ишегалды уртасында үскән бердәнбер агач янындагы өстәлдә калдырып, ашыкмыйча гына ватык тәрәзә янына килде. Чалбар кесәсеннән өтерге сыман әйбер чыгарып, рам җегенә кысылышып торган пыяла кисәкләрен кырып төшерде. Ишегалдының төрле почмакларына таралышкан бала-чага, уеннарын бүлеп, аны сырып алды. Баштарак кыяр-кыймас кына каранып торган Һади да тыгыз рәт булып баскан малайлар янына килде. Ул пыялачыга да, аны ияртеп кайткан әнисенә дә ачулы иде. Томалап, баягы кебек мендәр белән, каплап куясы иде ул Сәйфуллиннарның өлгеләрен!
Ватык өлгене үлчәгәч, пыялачы тартмасыннан бер табак пыяла алып өстәлгә куйды. Үлчәде, кесәсеннән шомарып беткән күн савытка салынган бер әйбер тартып чыгаргач, алдарак торган малайлар:
– Алмаз, алмаз! – дип пышылдаштылар.
Пыялачы, малайларга күтәрелеп карап, калын тавыш белән:
– Кайсыгыз ватты? – дип сорады.
Берничә малай Һадины алгарак эттеләр:
– Менә, менә ул ватты!
Пыялачы да кыйнарга җыенмый икән. Ул сүзсез генә башын чайкады һәм кисәргә әзерләнде. Шул чагында гына Һади аның сул кулының юклыгын күреп алды. Менә ул кисек беләге белән пыяланы кысты, чак кына янтайды һәм уң кулындагы алмаз белән «чыж-ж» иттереп йөртеп алды. Пыяла керт иттереп киселгәч кенә, Һади җиңел сулады.
Тагын бер эздән керт иттергәч, пыялачы алмазын яшерде һәм Сәйфуллиннар тәрәзәсе янына китте. Малайлар төркем булып аңа иярделәр, Һади да алардан калмады. Башта аның күзе гел пыялачыда булды. Тора-бара ул кинәт Сәйфуллиннарның өй эчен, радиоалгыч янына баскан олы малайларын күрде. Бозыласың, әшәке малайларга иярәсең, дип, әниләре балаларын ишегалдына чыгармый иде. Ул да Һадины күрде, таный икән, телен чыгарып күрсәтте. Теле дәү, Һадиның ямаулы кызыл бияләе хәтле бар икән... Улының кем белән булашуын күргәч, Өммегөлсем, зарлана-зарлана, пәрдәләрен тартып куйды.
Ул арада ишектән, буш чиләк тотып, Маһирә килеп чыкты. Ул да пыялачы янына килде. Авыр сулап, алъяпкыч кесәсеннән унлык акча чыгарды. Пыялачы акчаны алгач, кая куярга аптыраган шикелле, кулында әвәләгән арада, Маһирә ялгыз яшәвен, үзенең кондуктор булып эшләвен, Һадины көндезләрен генә түгел, төннәрен дә ялгыз калдырырга туры килүен, күзәтү җитмәвен сөйләп зарланып алды.
Тормышта бик сирәк зарлана торган әнисенең бөтенләй чит-ят кешегә, җитмәсә, пыялачыга үз нужасын сөйләвен ишетеп үртәлгән Һади бер читкәрәк китте. Әнисенә карамаска тырышты ул. Өй кыегына кунган күгәрченнәргә күз салган булды, дүрткел бәләкәй күк йөзеннән үтеп барган сыек болытларга үрелеп карады.
Ул борылып караганда, пыялачы эшен бетереп, коралларын җыештырып тора, әнисе сыңар чиләк белән бөгелә-сыгыла су күтәреп кереп бара иде. Менә Маһирә бая Һадины кысрыклаган почмакка җитте. Эсседән эреп түбәдән аккан сумалалар чуарлаган шома ташлар арасында зәңгәр сәдәфне күреп алды. Ул чиләген куймыйча гына сәдәфкә үрелде, вакытсызрак өлкәнлек өретелгән йөзенә саран гына кызыллык йөгерде. Тол хатынның күңеле тулды, ул, каптыр-кыптыр атлый-атлый, тар ишеккә кереп югалды...
Бу бәләкәй сәдәфнең Маһирә өчен зур тарихы бар. Өйләнешкән елны ук ире Әхтәри, сигезенче мартка дип, Маһирәгә зәңгәр күлмәк бүләк иткән иде. Шул күлмәкнең җиң очында иде инде ул сәдәф. «Бигрәк яратам, карчык, шушы күлмәгеңне!» – дия торган иде Әхтәри. Ләкин аларның бергә яшәү гомерләре аз булды. Әхтәри сугышка китеп барды. Маһирә сугыш елларында күп кыенлыклар, кысанлыклар кичереп, артык-портык әйберләрен генә түгел, рәешкә асраган кием-салымын базарга илтсә дә, зәңгәр күлмәген бик кадерләп саклады. Ел саен яз да, көз дә җилләтеп алып керде. Әхтәридән дүрт ел эчендә сирәк кенә килеп торган өчпочмаклы кадерле хатлар белән саклады ул аны.
Кырык дүртнең көзендә яраланган Әхтәри, тылдагы госпитальдән фронтка үтеп барышлый, туган шәһәрендә бераз кунак булып чыкты.
Ире кайткан көннәрдә Маһирә зәңгәр күлмәген киеп җиңеләеп, яшәреп йөрде... Төш кебек кенә булып калган бу кыска очрашуның өн икәнлеген раслап, аларның уллары Һади туды. Үзе кебек үк зур күзле, олырак авызлы томрап торган улы дөньяга килгәндә, Әхтәри Берлин янында бәләкәй генә зиратта, чит илнең салкын туфрагында ята иде инде...
Озак көтте Маһирә ирен. Зәңгәр күлмәген әллә ничә яз җилләре, көзнең саран кояшлары киптерделәр. Кояш-яңгырдан уңып беткән кырык төенле кер бавында җилләтергә соңгы елларда нибары шул зәңгәр күлмәк кенә калды. Түзмәде Маһирә, соңгы өметләрен яндырып, ул күлмәген дә кия башлады. «Исән-аман кайтып җитсә, әллә нинди күлмәкләр юнәтә торган ир әле!» – дип юатты ул үзен. Зәңгәр күлмәк тузып, итәкләре, җиңнәре сизри башлагач, Маһирә аңардан вак-вак капчыклар текте. Әхтәри ранный булып ятмыймы, берәр җирдән хәбәре килмәсме, дип, соңгы акчаларына сатып алып, шул капчыкларга кипкән өрекләр, урман чикләвекләре тутырып тотты.
Өрекләр ашалды, чикләвекләрнең истәлеге булып урындык башларында бәләкәй чокырлар калды. Чикләвекләр белән тәгәрәп Маһирәнең улы үсте. Зәңгәр капчыклар тузып, өстәл сөрткеч тастымалларга әйләнделәр. Тик җиң очындагы сәдәфләрне саклый иде Маһирә. Улы үсә төшкәч, күз алдында булсын, дип, аның күлмәк изүенә таккан иде ул аларны. Бала ананы аңлыймыни соң ул?! Әнә бит, югарыга караган да каткан... Маһирәнең улына рәнҗисе бик килде, тик теле әйләнмәде, ул, күлмәк итәкләренә су чайпалта-чайпалта, ачы кәбестә исе аңкыган ярым караңгы коридорлар, кухнялар аша үтеп, бүлмәсенә кереп югалды.
Пыялачы, эшен бетергәч, йөнтәс кашларын күтәреп, малайларга карап торды. Аннары ишегалдына күз салды. Тар иде ишегалды, ә малайлар бик күп, артык күп иде...
Авыр тимер капкалары як-якка кыйшайган таш баганалар янына барып җиткәч, пыялачы тагын артына борылып карады. Башка балалар кайсы кая таралышканнар, нидер кычкырышып уйнап маташалар, борыны купшакланган, дәү күзле, олырак авызлы малай гына, кулын зурларча артка куеп, аңа карап тора иде. Ямаулы күлмәгенең ачык изүеннән ябык күкрәк сөякләре күренеп тора.
– Әй, малай! Монда кил әле!
Һади, сәерсенеп, як-ягына каранып алды.
– Син инде, син!
Капка янына килгәч, пыялачы күрде: малайның аяклары чебиләп беткән. Пыялачы тын гына аңа карап торды да бая Маһирәдән алган унлыкны малайга сузды:
– Бар, әниеңә кертеп бир.
– Кирәкми, абый.
– Ал инде, ал!
– Алмыйм. Мин озакламый үзем эшли башлыйм.
Пыялачы көчләп диярлек малайга унлыкны тоттырды, һәм кабаланып, урамдагы ыгы-зыгы арасына кереп югалды. Ара-тирә аның киң җилкәсенә менеп кунаклаган дәү тартма гына күренеп китте.
Унлыкны учына йомарлап, малай шактый озак басып торды. Кызган ташлар кайракланган аяк табаннарын рәхәт кенә иркәлиләр иде. Ул Сәйфуллиннар турысына күз салды, тузан кунарга өлгермәгән яңа өлге, ялтырап, башкалардан аерылып тора иде.
Ул ишегалдына атлауга, ачык тәрәзәләрдән шөпшә кебек озын бармаклар сузылдылар:
– Әнә сугыш чукмары кайтып бара!
– Әнә тәрәзә ватучы!..
Дәшми-тынмый гына үтеп китәргә уйлаган Һади ике кызны комга төртеп екты, алар акыра башлагач, унлыкны кысып тотып, чатыр-чотыр чабып, икенче катка менеп китте.
Аяз Гыйләҗев
Дәвамы
Фото: modernnumerologist.com
Комментарийлар
0
0
Хэерле коннэр! Бу хикэя газетада да басылдымы?
0
0
gulnara-79
0
0
Басылды)
0
0