Ахыры. Башы.
Малай ык-мык итте дә сөйләп бирде. Малайның йомышын белгәч, ишегалдында бик кырыс, куркыныч булып күренгән Сәйфуллин озак кына көлде, аннары аңлатып бирде. Шәһәр уртасында «Ремстройконтора» дигән бер урын бар икән, ватылган өлгеләрне шундагы пыялачылар куя икән. Сәйфуллин төшендереп кенә калмады, малайны үзе белән ияртеп китте, трамвайчыларга дип атап салына торган йортны күрсәтте, соңыннан, үтеп баручы машиналарны туктатып, малайны шуңа утыртып та җибәрде.
Бәхет бер килсә килә бит ул! Һади контора алдына кадәр гөжт иттереп машинада утырып килде. Рәхмәт әйтеп төшеп калды. Кызганыч, малайлар күрмәде! Сөйләсәң, ышанмаслар!.. Ә Сәйфуллин тәрәзә өчен орышмады да, бары:
– Син тәрәзә кырып йөрмә инде алай. Дәү үскәнсең бит, – дип кенә куйды...
Контора ишегеннән керүгә, аны тәбәнәк кенә бер бабай туктатты.
– Әй, әй! Кая барасың, малай?
– Миңа пыялачы абый кирәк иде.
– Ә-ә, тәрәзәгезне кырдыңмы?
– Юк, болай гына.
Карт шунда ук кырысланды:
– Болай гына монда килеп йөрмиләр. Бар, бар! Чык!
Һади киреләнде:
– Чыкмыйм, – диде ул. – Миңа пыялачы абый кирәк.
– Вәт, Ходай кошы! Кайсысы кирәк? Алар монда унлап, йөзләп! Карт бераз гына арттыра иде. Малай пыялачының кыяфәтен сөйләп биргәч, ул башын чайкады һәм, ачы төтенле челемен суыра-суыра, уңга кереп китте. Бераздан кире чыкты һәм эндәшмичә генә үз урынына – барьер артына кереп утырды. Малай сораулы күзләре белән аңа текәлде.
– Юк ул бүген. Килмәгән. Килми дә. Ишеттеңме? Фәхриев абыең була инде ул.
– Кайда соң ул?
– Больницага кергән.
– Больницага?
– Әйе. Пыяла куярга барган икән дә, синең кебек бер тузга язмаганы ул менгән баскычны аударып җибәргән. Аягын сындырган Фәхриев.
– Бабай, – диде Һади, еламсырап, – кайсы больницада икән?
– Мин каян белим.
– Бабакай...
– Бар, бар, мыек чуалтып йөрмә әле монда.
Карт, ачуланып, аралыгына кереп китте. Аралык артындагы гыжылдавык сәгать дүртне сукты! Сәгать дүрт! Әнисенең эшкә китәр чагы җитә! Һади баскан урынында тыпырчынды.
– Китмәдеңмени әле син?
Малайның яшьле күзләрен күреп, карт, сукрана-сукрана, тагын уңга кереп китте.
– Җиденче больницада. Беләсеңме, теге Чкалов урамында. Очучы Чкаловны беләсеңме?..
Больницада Һадины бөтенләй санга алмадылар. Кертү кая ул, якын да җибәрмиләр, усал-усал апалар куып ук чыгардылар. Тагын әйләнеп керде Һади. Апалар бу юлы кумадылар, аның чебиле аякларын бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә көлештеләр. Кемең ул Фәхриев, әтиеңме, фәлән-фәсмәтән дип сораштылар. Ул арада эчке бүлмәләрнең берсеннән өлкәнрәк хатын чыкты. Аны күргәч, мондагылар авызларын җыйдылар. Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты.
Бүлмәдә иң элек ул зуп-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишегалды ап-ачык күренеп тора! Ишегалдында агачлар, чәчәк түтәлләре.
Ә менә Фәхриев абый да монда! Ул аркасын мендәргә терәп яткан да елмаеп карап тора. Бер аягын әллә ниләр белән бәйләп, урап бетергәннәр.
– Бер малай, дигәч, кем икән, дип аптыраган идем. Син икәнсең,– диде ул, исе китмичә генә.
Ул, кар кебек ак җәймәләр арасыннан кытыршы, дәү кулын чыгарып, малайның кояшта уңган җитү чәчен сыйпады.
– Килдеңме?
– Килдем.
Малай кат-кат борынын тартып куйды.
– Ни атлы әле син?
– Һади.
Малай пыялачыга туп-туры карады.
– Ә син Фәхриев абый.
Пыялачы тагын көлемсерәде.
– Авыртамы, абый?
– Печтик кенә. Кул ныграк авырткан иде.
– Анысын кайда кистеләр?
– Анысын... Берлин янында.
Малай, Берлин дигәнен ишеткәч, тагын ишегалды якка карады. Анда түтәлләр арасында ак халат кигән хатыннар йөриләр иде. Баягылар түгелме? Күреп, Һадины ачуланмаслармы?
– Ай-яй тәрәзәләре зур! – диде малай, шаккатып. – Нигә болай олы иткәннәр инде?
– Зур,– диде пыялачы, малайның башыннан сыйпап. – Сиңа ошамыймы әллә? Яратмыйсыңмы?
Малай, яратмавын раслап, башын чайкады. Аларның ишегалдында мондый зур тәрәзәләр булса, бөтенләй аптыраш булыр иде. Пыялачы исә үзе янында кечкенә малай утырганын онытып җибәрдеме, әллә уйланып яткан фикерләрен әйтергә җай чыктымы, тәрәзәләргә карап сөйли башлады.
– Әйбәт ул зур тәрәзәләр!.. Бүлмәләр якты була. Аннары тыш та ап-ачык күренеп тора. Тәрәзә каршында бакча да булса, ә, Һади!.. Кешене тышкы дөнья белән бәйли бит ул тәрәзә... Шуның өчен зур булсыннар алар. Тәрәзә алларында бакчалар, гөлләр булсын...
Малай эндәшмәде, ул, мышык-мышык борынын тартып, пыялачыдан күзен алмый иде. Менә пыялачы тумбочка өстеннән бер телем ипи алып, аңа тоттырды:
– Аша, ачыккансыңдыр.
Һади, ап-ак тешләрен икмәккә батырып:
– Тәмле! – диде.
Икмәк телеме күз ачып йомганчы юкка чыкты. Пыялачы тагын аның башыннан сыйпады.
– Ә хәзер бар, кайт инде. Әниең көтә торгандыр!
– Мин иртәгә тагын килимме? Минем синең белән эшлисем килә, Фәхриев абый...
Пыялачы, сүзсез генә, башын иде.
Һади, халат итәкләренә уралып, коридорга ташланды. Әнисе югалткандыр инде аны! Фәхриев абыйсы:
– Ишек пыялаларын ватма! – дип кычкырып калды.
Малай, халык белән кысыла-кысыла, вагонга керде. Кондуктор билет алырга кушкач, эре генә:
– Минем әни үзе кондуктор, – дип җибәрде.
Аңа тимәделәр. Менә ул вагон почмагынарак басты да әнисен дә, тизрәк кайтырга кирәклеген дә онытып, ике яклап артта кала торган йортларга карады. Үзе дә сизмәстән, йортларның тәрәзәләрен саный башлады ул. Менә бер йорт... Аста сигез тәрәзәсе бар. Монысында унбиш... Тик бик кечкенәләр... Алар бакчага да, шып-шыр ишегалдына да, урамга да карыйлар.
Ә Фәхриев абый, тәрәзәләр бакчага карасыннар, ди... Шул абый кебек булсаң иде ул! Аягын авыртмый дип юри генә әйткәндер әле, мөгаен... Авырта инде анысы! Әле менә Һадиның бармагы гына киселгән иде... Шуның кебек пыяла куеп йөрсәң иде... Бакча ягы тәрәзәләренә...
Трамвай туктаусыз зыңгылдый, селкенә, малай исә ике кулы белән дә чытырдатып ябышкан да үзе яныннан артка чигенүче йортларның тәрәзәләрен саный. Бүген тәрәзәләр аңа ниндидер әкиятләр дөньясын ачучы бәхет капкалары булып тоелалар. Ул йотлыгып, бирелеп карый һәм үз капка төпләрендә моңаеп, аптырап басып торучы әнисен дә күрмичә, зыңгылдап үтеп китә...
1960
Фото: fotokto.ru
Комментарийлар