Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, башкаладагы 817 социаль бинаның 816сы һәм күп фатирлы 5343 йортның 5134е кышкы җылыту чорына әзерләнгән.
ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, ТЭЦ-3 энергия чыганаклары, “Савиново”, “Горки”, “Азино” эре котельныйлары һәм ведомстволарның 50 котельные төтен җибәрергә әмер генә көтеп торалар, барысы да эшчәнлек стартына куелган.
— Торак йортларга җылылык тышкы температура 5 тәүлек дәвамында +8 градустан күтәренлмәгән очракта бирелә башлый, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда идарәче оешмаларның энергия җитештерүчеләргә бурычы 225 миллион сумны тәшкил итә.
Фото: http://kzn.ru
Комментарийлар