Кыз баланы әни булырга, ир баланы әти булырга әзерләү җитми бездә.
Тышта утыз градуслы зәмһәрир суык көнне Казанның Кәрим Тинчурин скверына унлап хатын-кыз кулларына шундый плакатлар тотып пикетка чыкты: “Балалар көтеп алынган булырга тиеш!”, “Тудырыргамы, юкмы – хатын-кыз үзе хәл итсен!” Соңгы араларда еш кабатлана башлаган йөклелекне өзүне тыюга – аборт ясатмаска чакыруларның шаукымы безнең республикага да килеп җитте.
Исегездәдер, ноябрьдә патриарх Кирилл, Мордовия республикасын үрнәк итеп куеп, башка төбәкләрдә дә абортларны тыю кертүне тәкъдим иткән иде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры исә процедураны дәүләт клиникалары гына башкарырга тиеш дигән таләп яклы булуын җиткерде. Нәтиҗә буларак, шәхси клиникалар бер-бер артлы йөклелекне өзүне үзләренең хезмәт күрсәтү исемлегеннән сызып куйды.
Йөклелекне өзүнең әхлакый һәм юридик ягы турындагы бәхәсләрне дин һәм канун белгечләргә калдырып, мәсьәләгә балалары, оныклары булган гади хатын-кыз күзлегеннән чыгып, фикеремне җиткерәсем килә.
Алгарак китеп шуны искәртик: илдә абортлар дәрәҗәсе туучы балалар санына йогынты ясамый икән. Монысы минем фикер түгел, белгечләр дәлиле.
Бүгенге көндә мәгълүмат кытлыгы юк, әлеге адымның гөнаһ икәнен дә, хатын-кыз организмына зыян салуын да яхшы белә булачак аналар. Хатын-кызны бу җитди адымга барырга нәрсә этәрә соң? Әлбәттә, бер генә язмыш та икенчесен кабатламый инде ул.
Шулай да күп очракта булачак әнине бу адымга уку йортын тәмамлау теләге, эше, матди мөмкинлеге булмавы этәрәдер, минемчә. Яшь гаиләнең аерым тору урыны юклыгы, кыз баланың әни вазифасын үтәргә әзер булмавы, һәм шуларга өстәп проблема алдында хатын-кызның ялгыз калуы да сәбәпче булуы мөмкин. Сер түгел, ир балаларыбыз да еш кына әти булырга әзер булмый бит. Андыйлар сөйгәненең авырлы булуын белүгә, араны өзеп, проблемадан качу ягын карый. Боларның барысын да бизмәнгә салмыйча йөклелекне өзүне тыю турында бәхәсләр бик үк вакытлы түгел дип уйлыйм.
Кыз баланы әни булырга, ир баланы әти булырга әзерләү, гаилә тәрбиясе җитми шул безгә. Көнбатыштан кереп балаларыбызны үзенә иярткән азгынлыкны, ир-хатын мөнәсәбәтләренә җиңел карауны, кызганычка каршы, яшьләребез күңеленнән тиз генә куып чыгарып булмас әле. Моңа балаларыбыз аңына үтеп керерлек эзлекле тәрбия, вакыт кирәк. Шөкер, илдә яшьләрне кайгырткан кануннар бик күп.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары гына да берничә төрле. Ләкин алар даими эш урыны, даими кереме булган гаиләләрне генә күздә тота. Әйтик студент яшьләр, проблема алдында ялгыз калган һәм бернинди эше, кереме булмаган хатын-кызлар аларга өметләнә алмый. Шуңа өстәп азык-төлеккә, балалар киеменә бәяләрнең зур тизлектә үсүе дә куркыта булачак әти-әнине.
Табу гына түгел, баланы бит әле бәхетле итеп, белемле итеп үстерәсе дә бар! Бер фикер белән килешми булмый: теләп алынган бала гына киләчәктә үзе төзиячәк бәхетле гаилә үрнәген күреп үсә. Тикмәгә генә илбашыбыз киләчәк елны Гаилә елы дип игълан итмәгәндер. Гаилә елы кысаларында үтәчәк чаралар яшьләребезгә тормыш кыйммәтләрен күрсәтер, матур гаиләләр күбрәк төзелер, аларда бәхетле сабыйлар күбрәк туар дигән өмет белән атлыйк яңа елларга.
Галия Муратова
Әгерҗе районы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар