Шәһри Казан

Туфан Миңнуллин калдырган эз

Биектау районы Кече Битаман авылына Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинарына килеп җиттек. Авыл табигате гаҗәеп киң һәм матур. Без тукталган йорт – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховныкы. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге семинар аның тарафыннан гамәлгә куелган, быел икенче тапкыр уздырыла. Семинарда катнашырга Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларыннан 30дан артык драматург, режиссер, театр белгече җыелган.

Чит төбәкләрдән килгән кунаклар арасында Удмуртия Республикасы Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров, Мари Эл республикасыннан драматург, журналист һәм җиңел атлетика буенча ике тапкыр Европа чемпионаты призеры Ипполит Лобанов, Башкортстаннан күренекле шагыйрә һәм язучы Халисә Мөдәррисова, драматург Флюр Галимов, язучы Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова бар иде. Татарстаннан семинарда драматурглар Рабит Батулла, Данил Салихов, Борис Вайнер, Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһим, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Булат Сәләхов, Равил Сабыр, Альберт Гаделшин, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Раушан Шәриф, Салават Юзеев, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Энҗе Гыйҗҗәтова катнашырга тиеш дип язылган иде. Семинарга килүчеләр арасында бер-берсе белән күптәннән күрешмәгәннәре дә бар: барысы да үзара сөйләшә, аралаша. Мин дә чара алдыннан Данил Салиховтан семинар өчен нигә нәкъ менә шушы урынны сайлаулары белән кызыксындым.

– Туфан абый исән чагында без аның туган якларына – Кама Тамагына кайтып, икәү әсәрләр язган кеше, – дип искә алды ул. – Без бик тыгыз элемтәдә яшәдек. Көннәрнең берендә мин аны үзебезгә – бирегә кунакка чакырдым. Туфан Ашыт елгасына озак кына карап утырды да: «Кайдан таптың син бу җирне? Бу бит гаҗәеп табигать кочагы!» – диде. Шуннан соң ихатамның бер кечкенә генә җирен йорт салу өчен бирүемне сорады. Мин аны үзебездә яшәргә чакырдым. «Мин синең хатының алдында теләсә нинди киемнән йөри алмам», – дип, бераз читтәрәк йорт салдырды. Туфан абый, үләренә ике көн кала, хәләл җефетем Рәмзиягә: «Тиздән кайтам», – дип шалтыратып әйткән булган. Казанга кайтсак, Туфан абый китеп барган иде инде. Кызганыч, монда бер көн дә куна алмады. «Әгәр гомерем булса, мин сине искә алырмын әле, ике елга бер булса да, синең исемең белән чара уздырырмын», – дип, үземә сүз бирдем. Менә быел икенче тапкыр инде иҗатташлар белән шушында җыелышабыз. Театрга кереп китүемдә зур роль уйнаган Туфан ага Миңнуллинга рәхмәтемне шулай ирештерәсем килде.

 

Туфан – авантюрист

Семинарның икенче максаты – аралашу. Данил Салихов язучылар, драматургларның аралашмавына бик борчыла. «Язучының төп миссиясе – язу. Ул, билгеле ки, аның өчен башта өеннән чыгарга, кеше белән сөйләшергә тиеш», – ди.

Данил абый белән сөйләшә-сөйләшә ишегалдында йөрибез: кемдер самавырга чәй куя, бер почмакта өч режиссер сөйләшә, ә кайберәүләр тиздән укыйсы әсәрен тикшерә. Шуларның берсе – драматург Мансур Гыйләҗев янына килдем. Аның иҗатында Туфан Миңнуллинның зур урын алып торганын беләм бит.

Реклама

– Туфан Миңнуллин минем бер пьесамны да укып, фикерен әйтмәде. Ләкин мин аны үземнең остазым дип саныйм, чөнки аның бөтен әсәрен укып, сәхнәдә күреп бардым. Бу – минем өчен иң зур мәктәп. Турыдан-туры өйрәтмәсә дә, Туфан абый Миңнуллинның сәләтен үземдә сеңдереп кала алдым һәм хәзер дә ул «өйрәткәнчә» язам, – дип белдерде ул фикерен.

Мансур Гыйләҗев сөйләве буенча, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Шәриф Хөсәенов һәм Аяз Гыйләҗев 70нче елларда миче дә булмаган җәйге дачада Яңа елны каршы алганнар. Ә икенче көнне балыкка чыгып киткәннәр. «Шул вакытта ук авантюрист булганнар бит алар!» – ди драматург.

Туфан Миңнуллин турында сөйләшүебезгә әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов та килеп кушылды. Ул тәнкыйтьче, драматургия теориясе белгече буларак, бу җыенга башка күзлектән карый:

– Бүгенге җыен Туфан Миңнуллин исемендә булса да, аның нигезендә кайчандыр Туфан йөргән эзләр саклана. Ул бүгенге яшь, урта буын драматурглар өчен дә остаз булып кала. Семинарның нәкъ менә Туфан Миңнуллин исемендә булуы – драматургларга куелган таләптер. Соңгы арада режиссер белән драматурглар аралашмый башлады. Шуңа күрә әлеге җыен драматурглар өчен этәргеч булырга тиеш.

Ишегалдына җыелган катнашучылар, Туфан Миңнуллинның кечкенә өен карап чыкканнан соң, семинар ачылышына юл тоттылар. Тантаналы рәвештә әлеге семинарны Данил Салихов ачып җибәрде. Язучы Рабит Батулла исә чараны «җыен» дип үзгәртергә киңәш итте. Җыелу максатыннан оештырылганга күрә, халык теленә ул шулай кереп калды да. Матур җырлар җырлангач, канатлы сүзләр әйтелгәч, режиссер, артист Илдар Хәйруллин белән Рабит Батулла келәмне күтәрделәр. Бары тик шуннан соң гына «Җыен ачык» дип игълан ителде. Шул арада драматурглар әсәрләрен укырга түгәрәк өстәлгә җыелышты. Ә без Туфан Миңнуллин балык тоткан басмага төшеп киттек.

Су өстен бизәгән төнбоеклар, аллы-гөлле чәчәкләр һәм чишмә буеның матурлыгы Туфан Миңнуллинга илһам биргәндер. Шуңа әлеге җирне сайлавы юкка булмагандыр. Тау өстенә салынган йорты тәрәзәсеннән су буе, Кече Битаман авылы күренеше рәсем кебек күренә. Кыскасы, иҗат итү өчен менә дигән урын!

Иҗатчылар семинар эшенә чумып, әсәрләрен барлаган арада, без кайтырга кузгалдык. Аларның көннәре озын, ике көн буена укыйсылары, фикер алышасылары бар. Ә без «Шул әсәрләр сәхнәгә менгәч, тагын бер барып күрербез әле» дигән өметтә, Туфан Миңнуллин өе белән саубуллаштык. Шулвакыт миләшкә кунган бердәнбер сандугач сайрап куйды. Безгә Данил Салихов аның турында: «Бәлки ул Туфандыр?» – дип әйткән иде инде...

Рәфидә Галимҗанова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: