16+

Туган авылны саклап калу өчен... гөмбә үстерәләр

Аксубай районына барсагыз, Самаренкиннар фамилиясен күп тапкырлар ишетерсез. Хәер, районда гына түгел, республикада танылган фамилия бу.

Туган авылны саклап калу өчен... гөмбә үстерәләр

Аксубай районына барсагыз, Самаренкиннар фамилиясен күп тапкырлар ишетерсез. Хәер, районда гына түгел, республикада танылган фамилия бу.

Гомер буе җаваплы эшләр башкарып, 80 яшендә дә хезмәттә булган Анатолий һәм аның улы – Дәүләт Советы депутаты, «Казан жир комбинаты» директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкиннарның кылган игелекле эшләре санап бетермәле түгел.

Таш түшәлгән юл, затлы итеп эшләнгән чишмәләр, Татарстанда тиңе булмаган чиркәү, балалар мәйданчыгы, зират коймаларын төзү, мәктәпкә әледән-әле җиһазлар алып тору – алар районда башкарган эшләрнең бик азы гына. Бу юлы безгә Аксубайда тагын бер матур яңалык җиткерделәр. Анатолий Самаренкин, туган авылы Иске Мукшыны саклап калу өчен, авылда... гөмбә үстерү цехы төзегән. Ул үзе дә бүген туган авылында, диделәр. Ничек инде мондый шәхесне күрмичә китәсең?
Без килгәндә, Анатолий Самаренкин кәгазьләргә чумып исәп-хисап эшләре белән танышып утыра иде.
– Вакытның иң күп өлеше нәкъ менә шушы эшләр өчен китә, – диде ул, аклангандай, папкаларын җыя-җыя. – Бездәге кәгазь боткасы бөтен энергияне ала. Үз эшемне башлыйм дип документлар артыннан йөри башласаң, ерып чыгармын димә. Гап-гади кече эшмәкәргә электр челтәренә, газга тоташтыру зур кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә һәр төбәктә район башлыгының бары тик кече эшмәкәрләр белән генә эшли торган урынбасары булырга тиеш. Аның төп эше – инвестицияләр җәлеп итү һәм кече эшмәкәрләрнең сорауларын хәл итү. Бу турыда без район башлыгы Камил Гыйльманов белән дә гел сөйләшәбез. Инде мондый вазифа каралмаган икән, эшмәкәрләр ай саен бер мең сум биреп торсалар да, әлеге урынбасарны хезмәт хакы белән дә тәэмин итә алалар. Бөтен мәшәкатьләрдән азат итәбез дисәләр, әлеге акча беркемгә дә кызганыч түгел. Бу бернинди дә ришвәтчелек була алмый, килешү төзисең дә эшлисең.

Анатолий Самаренкин турында легендар шәхес дип күп тапкырлар ишеткәнебез бар иде. Танышуыбызның беренче минутларында ук без моңа инандык. Мөгезеннән тотып алып сөйләшә, диләр аның кебекләрне.

– Илнең үсеше өчен кече эшмәкәрлекне үстерү бик кирәк. Министр булып эшләгән еллларда Германиягә тәҗрибә уртаклашырга барган идек. Һәр җирдә тәртип, сокланмый мөмкин түгел. Боларны төзү өчен ничә процентка, күпме кредит алдыгыз дип сорыйм ремонт заводы директорыннан. Дүрт процент, ди. «Господин Самаренкин, мин ул дүрт процентны да түләмим хәзер. Эш урыннары булдырдым, шуңа күрә ставканы ике процентка кына калдырдылар», – ди. Санап карыйк әйдә. Ун кешегә эш урыны булды ди, эшсезлек буенча учетта торган кешеләргә уртача бер айга 7 мең сум пособие түләнә дисәк, бер айга дәүләт аларга 70 мең сум акча тотачак. Без эш урыннары булдыргач, алар бездә эшлиләр һәм пособие түләргә кирәкми. Моның өстенә әле салым да түлибез. Монысын якынча 60 мең сум дип алсак, ун кешегә эш урыны булдырган кече эшмәкәр дәүләт казнасына 130 мең сум акча кертәчәк. Шулай булгач, аның әйбәт кенә эшләве дәүләт өчен бик тә отышлы. Бездә исә күпме ясалма каршылыклар тудырыла, – ди Анатолий Самаренкин.

Эшмәкәр күзлегеннән караганда, зур шәһәрдән шактый читтә гөмбә үстерү цехы төзү табышлы да түгел, күпкә мәшәкатьлерәктер дә. Самаренкиннарның максат башка: алар әлеге эшкә авылдашларының үтенеченә колак салып алынганнар.

– Чираттагы тапкыр авылга кайткач, инде кире китәргә җыенганда, минем янга авыл картлары килделәр. «Авылда эш юк, яшьләр китә. Калганнары да эчүгә сабышып бара. Берәр нәрсә уйла, эш урыннары булдырырга ярдәм ит», – диделәр. Ничек инде кире кагасың? Шуннан соң нәрсә эшләп була дип уйланып йөри башладык. Һәм менә уйлап таптык... – ди киң күңелле авылдаш.
Алар иң файдалылардан саналган вешенка гөмбәсе үстерәләр. Гөмбә үстерү цехларын 2016 елда башта тәҗрибә сыйфатында гына эшләтеп караганнар, 2018 елда яңа комплекс ачканнар. Гөмбәне махсус климат булдырылган заманча технологияләр белән эшли торган камераларда үрчетәләр. Аларның уңышы һава температурасы, дымлылык һәм җилләтүгә бәйле. Дымлылык 75-90 процентка кадәр булырга тиеш.

Салам яки көнбагыш кабыгы тутырылган капчыкларга гөмбә спораларын салып, киштәләргә рәт-рәт өеп куялар. Пакетларны берничә урыннан озынча итеп тишеп чыгалар. Гөмбә шул ярыклардан үсеп чыга икән. Алар барысы бергә берьюлы үсеп чыкмый. Акрынлап ике ай дәвамында җыела. Иң күбе көненә 200-300 кг вешенка җыеп алына. Ике айдан соң яңа капчыклар куела. Иске капчыклар эчендәге саламны ашлама яки ягулык буларак та кулланырга була. «Мондый ашлама бакча уңышын 25 процентка кадәр арттыра ала», – ди Анатолий Самаренкин.

Крестьян-фермер хуҗалыгы спора сибелгән мондый капчыкларны Пенза, Чабаксар һәм Казаннан сатып ала. Киләчәктә аны үзләре эшли башларга ниятли.
Вешенканы биредә киптерәләр дә икән, ул бигрәк тә карабодай боткасы белән ашарга тәмле, ди.
Вешенка гөмбәсенең файдасы турында Анатолий Самаренкин сәгатьләр буе сөйли ала. Аның әйтүенчә, вешенканы бер ашап караган кеше башка гөмбәгә кызыкмаячак та.


– Вешенка файдалылыгы ягыннан кеше рационындагы 50-60 процент итне һәм диңгез продуктларын алыштыра ала. Аңарда углевод, фосфор, тимер, аксым һәм майлар бар. Бу гөмбәне витаминнар чыганагы дип әйтеп була. Ниацин дигән витаминның гөмбәдәге күләме ит продуктларындагы кебек. Аны даими ашасаң, организмга файдасы зур. Югары һәм түбән кан басымы, ашказаны авырулары вакытында, шикәр авырулы кешеләргә аны ашарга киңәш итәләр. 100 грамм вешенкада С витамины 240 мл. Чагыштыру өчен: алмада ул – 16, бәрәңгедә – 20 мг. Калий микроэлементы 100 гр вешенкада – 2945 мг, сыер итендә – 355 мг. Фосфор, натрий, магний да, иткә караганда, гөмбәдә күбрәк. Дөрес үстерелгән һәм әзерләнгән вешенка тәме белән урман гөмбәсеннән калышмый, ә файдалы үзлекләре белән арттырып та китә, – дип, һәр сүзен дәлилләп бара гөмбә үстерүче.

Анатолий Самаренкиннан рецепт

120 гр вешенка, 150 гр карабодай ярмасы, 1 суган, 1 кишер, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәмләткечләр

Карабодай ярмасын аерым савытта пешерәбез, вешенканы суган һәм кишер белән кыздырабыз. Соңыннан аны карабодай боткасына кушып ашыйбыз.

Зөлфия Хәлиуллина, Дилбәр Гарифуллина
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен авылда да эш юк бездэ дэ берэр эш урыны булдырмас микэн ?

    Мөһим

    loading