16+

Туган җиргә мәхәббәт кечкенәдән башлана

Казанда «Иркенлек» («Простор») дигән туристлык һәм туган якны өйрәнү үзәге эшли, анда чаралар еш үткәрелеп тора. Балалар өчен иҗади түгәрәкләр оештырыла. Әлеге дәресләр, күнекмәләр балаларга булачак һөнәрен сайларга ярдәм итә, туган якны тирәнтен өйрәнүдә булыша.

Күптән түгел туристлык үзәге Яңа Савин районының 49нчы мәктәбендә «Кунакчыл Казан» дигән бәйге уздырды. Анда укучыларга төрле сораулар, биремнәр әзерләнгән иде. Конкурсантларны башкалабызның тарихы, кунакханәләре, рестораннар тарихы буенча белемнәрен сынадылар. Укучылар милли ашлар турындагы белемнәрен кызыклы формада – сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тәкъдим ителгән презентацияләр дә истә калды. Туган җиребезгә мәхәббәт уятуда, кечкенәдән балаларда Ватанны ярату, патриотлык хисләре тәрбияләүдә мондый бәйгеләрнең роле зур. 

Равилә Мөбарәкшина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading