16+

«Туган тел ул – милләтнең теле»

Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин фикеренчә, милләтне абстракт документлар гына формалаштырмый. Моның өчен кешенең үзен-үзе ничек тоемлавы мөһим.

«Туган тел ул – милләтнең теле»

Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин фикеренчә, милләтне абстракт документлар гына формалаштырмый. Моның өчен кешенең үзен-үзе ничек тоемлавы мөһим.

– Мисалга, без Пушкинны Африка вәкиле дип әйтә алмыйбыз бит. Чөнки ул русча иҗат иткән, үзен рус дип тойган. Гәрчә тамыры белән аның ата-бабалары Африкадан, Эфиопия ягыннан чыккан. Ягъни иң беренче – үзеңне-үзең кем дип тоюың һәм ата-бабаларың нинди фикердә торуы мөһим. Икенчедән, ул – тел. Әлбәттә, тел үзгәрергә мөмкин, ләкин синең ата-бабаларың татар телендә сөйләшкән икән, алар, әлбәттә – татарлар, – дип белдерде «Ком сәгате» тапшыруында Илнар Гарифуллин.

Тарихчы туган телгә карата да кызыклы фикерләрен җиткерде.

– Туган тел ул – көне-төне сөйләшкән тел түгел, ә милләтеңнең теле. Җанисәп вакытында шундый сорау туа: рус телендә күбрәк сөйләшәм, мин кем икән? Иң беренче син туган телеңне милләтнең теле дип язарга тиеш. Ә көне-төне сөйләшкән тел – ул инде икенче әйбер, – дип саный тарихчы.

 

– Язучы Марат Кәбиров: «Башкортстанда яшәүче татарны беркайчан да башкортка әйләндереп булмый. Алар, мәсәлән, мине, башкортча укытып, тагын бер тел, тагын бер культурага баетты гына», – ди...
– Күбрәк телләр өйрәнсәк, без баерак, белемлерәк булабыз. Ләкин аны нинди форматта укытулары мөһим. Әмма Башкортстанда татарлардан башкорт ясар өчен башкорт телен туган тел буларак керттеләр. Без 7нче сыйныфка кадәр татар телен өйрәндек. Безнең тагын «Башкортстан мәдәнияте» дигән дәреслек бар иде. Анда башкорт халкының мәдәниятен сезнең туган мәдәният, сезнең туган тарих дигән идея белән укыталар иде, – ди Илнар Гарифуллин. Пензада Кәрим Тинчурин авылында булдым. Кызганычка, авыл бетеп бара, анда 30лап кына кеше яши. Халык үзен анда татар дип исәпли, татарча сөйләшә. Әмма берничә буыннан соң алар югалачак, алар татар мәдәниятеннән өзелгән. Без Башкортстанда да шундый ук хәлгә калырга мөмкин.

– Урыслашу күренеше безнең милләт өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Бу – безнең төп проблема. Рус теле, мәдәнияте – Россиядә доминант. Башка халыкларның телләре дә, мәдәнияте дә аның белән турыдан-туры көндәшлек итә алмый. Бу – чынбарлык. Руслашу бара һәм гасырлар буе барган. Шул ук башкортлашу сәясәтен алып барсак, ул да руслашуга таяна. Ничекме? Ике милләт арасында өзелеп калган вакытта, ул рус милләтенә кереп китә, рус милләте дә, мәдәнияте дә доминант бит. Шуңа башкортлаштыру сәясәтенең шундый кызганыч мизгеле күбрәк тә. Милли үзаңнарын югалтучылар – манкортка, аннан руска әйләнә. Ул шулай ук татар фамилиясен йөртергә, әмма рус кешесенә әйләнергә мөмкин, – дип борчыла Илнар әфәнде. Аның сүзләренчә, башкортлар арасында да руслашу көчле.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading