16+

Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен

Кукмара районының Починок Сутер авылында татарлар белән удмуртлар гомер-гомергә дус-тату яши. «Бер авылда күршеләр булып яшәп, ничек инде дус яшәмисең, татарлар – удмурт телен, удмуртлар татар телен белә бездә, бөтен милли бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез», – ди авыл китапханәчесе Рәхимә Вәлиева. Телне белсәң, күтәреп йөрергә кирәкми икән аны дип, кызы белән булган бер вакыйганы сөйли ул.

Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен

Кукмара районының Починок Сутер авылында татарлар белән удмуртлар гомер-гомергә дус-тату яши. «Бер авылда күршеләр булып яшәп, ничек инде дус яшәмисең, татарлар – удмурт телен, удмуртлар татар телен белә бездә, бөтен милли бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез», – ди авыл китапханәчесе Рәхимә Вәлиева. Телне белсәң, күтәреп йөрергә кирәкми икән аны дип, кызы белән булган бер вакыйганы сөйли ул.

– Кызым мәктәпне тәмамлагач, педагогик колледжга укырга кергән иде. Тулай торакта удмурт кызлары белән бер бүлмәдә яшәде. Удмуртиядән килгән өч кыз үзара удмуртча сөйләшә икән. Минем кызымны да шактый гына «сатып алганнар». Кызым баштарак удмуртчаны белүен яшереп торган, аннары түзмәгән, аларга үз телләрендә җавап кайтарган. Шуннан кызлар башта бик нык оялган, аннары рәхәтләнеп көлешкәннәр. Шөкер, үзара дус яшәделәр. Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен, дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Телне белү тормышта югалып калмаска булыша, – ди Рәхимә апа.

Сүзгә аның тормыш иптәше – авылның имам хатибы Фаил абый да кушыла. Ул да удмуртчаны яхшы белә икән.

– Бервакыт үзем өчен ачыш ясадым әле: удмуртчаны белгән кеше чувашчаны да, маричаны да аңлый икән. Берничә тел белгән кеше тормышка тизрәк яраклаша, һәркем белән уртак тел таба, – ди ул.

Әйткәнемчә, Починок Сутер авылында удмуртлар да яши. Авыл клубына репетициягә килгән өч удмурт әбисе белән безгә дә танышырга туры килде. Алар татарчаны бик яхшы белә булып чыкты.

72 яшьлек Зинаида Жукова татарчаны кечкенә вакытында ук өйрәнгән.

– Иптәш кызым Әлфия бар иде. Бергә уйнап үстек, мәктәпкә барганчы ук укый-яза белә идек. Ул мине – татарча, ә мин аны удмуртча укырга өйрәттем. Татарларны бик нык хөрмәт итәм, ике як күршем дә татарлар, аш үткәргәндә дә мине чакырмый калмыйлар. Шөкер, сүзгә дә кергәнебез булмады. Бәйрәмдә дә, эштә дә бергә без. Бүген иртән Евдокия белән күршене туган көне белән дә котлап чыктык әле, – ди ул.

77 яшьлек Евдокия Костина тумышы белән күрше авылдан. Бу авылга килен булып төшкән. Татарчаны бөтенләй белмәгән.

– Татарчаны аз гына аңлый башладым, әмма сөйләшмәдем. Дөрес әйтмисең дип әйтүләреннән оялдым. Балаларым үсте, өйләнделәр. Безнең белән төп нигездә яши торган улыбыз татар кызына өйләнде. Мин – татарчаны, ул удмуртчаны белми. Нәрсәнедер югалткан, миннән татарчасын әйтеп сорый, мин ярдәм итә алмыйм, чөнки нәрсә икәнен белмим. Икенче юлы мин югалттым, аңа нәрсә эзләгәнемне әйтә алмыйм. Шуннан мин – татарча, ул удмуртча өйрәнергә кирәк дигән карарга килдек. Икебез дә ике телне беләбез хәзер. Оныклар да, оныкчыклар да белә. Русча белән өч тел беләләр булып чыга, – ди Евдокия әби.

Янбикә Тимофеева да бу авылга килен булып күрше Каенсар авылыннан килгән. Каенсар – үзенчәлекле авыл, анда шулай ук удмуртлар яши, әмма аларның исемнәре татарча. Татарлар арасында яшәгәч, кайбер удмуртлар татар исемнәре алган. Ул үзенә күрә бер шул тирәлеккә җайлашу, аралашу өчен дә кирәк булгандыр дигән фикер бар. Бу авылда православие вәкилләре дә, тәңречеләр дә яшәгән һәм яши. Шуңа да анда тәңречелекнең һәр ел фасылында үтәлә торган йолалары сакланган. Гомумән алганда, халыкның гореф-гадәте, йолалары, җыр-такмаклары, аш-сулары, милли традицияләре авылда сакланып кала. Починок Сутер авылында да ике удмурт фольклор-этнографик ансамбль эшләп килә. Ансамбль авыл, районнарда гына түгел, Удмуртиядә булган чараларга да теләп йөри, Татарстан ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының «Балкыш» фестивалендә дә катнашканнар.

– Әби-бабайлардан калган җырларны башкарырга тырышабыз. Аларны онытырга ярамый, киләчәк буынга да тапшырасыбыз килә. Берничә яшь кыз килеп, җырларның сүзләрен дә язып алып китте. Җырларыбыз онытылмас дигән өметебез бар, – ди Зинаида әби.

Авылда «Инвожо» дигән ансамбль дә эшләп килә, анысында яшьләр чыгыш ясый икән.

Милли бәйрәмнәрне дә күңелле итеп билгеләп үтәләр монда. Июнь аенда «Семык возь выл шулдыряськон» дип исемләнгән бәйрәм уза.

Удмуртларда да килен токмачы көне бар икән. Тик аларда токмач дип аталса да, ул чумарга охшаган була. Камыр эченә ит тә, борыч та, җимеш тә, казылык та, акча да куялар. Токмачны килен төшкәннең икенче көнендә яшьләр бергә җыелып ясый. Аны ашарга бөтен авыл халкын дәшеп чыгалар. Зур тәлинкәгә салалар да, килгән кеше аны авыз итә һәм киленгә бүләк итеп акча бирә. Шул рәвешле авыл халкы яшь килен белән таныша.

– Гореф-гадәтләр онытылмасын, киләчәк буыннарыбызга да барып җитсә иде, – диләр удмурт әбиләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading