16+

Туган телебезгә, милләтебезгә карата түбән сортлы дигән фикер уятырга тырышканда, без киресенчә, данга лаек икәнебезне исбатлыйбыз

«Дөньяны матурлык коткарыр», – диләр. Моның шулай икәненә тагын бер тапкыр инанырга туры килде

Туган телебезгә, милләтебезгә карата түбән сортлы дигән фикер уятырга тырышканда, без киресенчә, данга лаек икәнебезне исбатлыйбыз

«Дөньяны матурлык коткарыр», – диләр. Моның шулай икәненә тагын бер тапкыр инанырга туры килде

Газета укучыбыз, күптәнге дустыбыз, Татарстанның мактаулы аксакалы Әнвәр Гыйниятуллин, редакциябезгә кереп, шатлыгы белән уртак­лашты.

Алар Фәрзанә Кулиева белән бергә Мәскәүгә Халыкара конкурска барганнар һәм лауреат булып кайтканнар. Фәрзанә ханымны да Татарстанда белмәгән кеше сирәктер. Ул – КАИ, Казан технология университетларында (КХТИ) математика укыткан тәҗрибәле остаз, милли универ­ситет оештыру фикерен алга сөрүче һәм бик моңлы тавышлы җырчы да. Әнвәр ага – оста гармунчы. Милләттәшләребез җыелган чараларга ул бер дә иренеп тормый, гармунын алып хәзер килеп җитә: җырлата да, биетә дә, күңелләрне күтәрә.


Асылташ ерактан ялтырый дигәндәй, аларга чакыру Мәскәүнең үзеннән килгән. Татар конгрессы оештырган бер чарада Казанга ераклардан җыелган милләттәшләренең милли моңга сусаган күңелен баетып торуларын видеога төшергәннәр. Бу хакта үзләре белми дә калган. Ул Мәскәүгә барып җиткән. «Мондый матур җырлаучы һәм уйнаучыны башкалага да күрсәтергә кирәк», – дип уйлаганнар әлеге конкурсны оештыручылар. Чакыру җибәргәннәр. Милләт дигәндә, алар икесе дә ризалашкан. Юл чыгымнарын да конгресс үз өстенә алган.


 «Без тынычлык яклы!» дигән әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм берничә номинациядән торган була. «Халкымның музыкасы милли казаныш» дигәнендә I урын яулап, лауреат дипломына ия булып, бик шатланып кайта алар Мәскәүдән. Төрле ил-төбәкләрдән барлыгы 150ләп чыгыш арасыннан татар җыры җиңсен әле! Бу бит шатлык кына түгел, олы горурлык та.


– Без өйдән үк җиңәргә дип чыктык. Һәр нотаны кат-кат кабатлап, болай да камил татар халык җырының бер «җыр­тыгын» да калдырмаска тырыштык. Нык әзерләндек. Җиңүебезнең сере шунда: без «Гөлҗамал»ны ихластан, татар җырының нинди матур моңлы, бормалы икәнен күрсәтергә теләп башкардык, – ди Әнвәр Гыйниятуллин.

Конкурс жюриенда татар телен белүчеләр булмаса да, халкыбыз моңын аңлаганнар, шөкер. «Туган телебезгә, милләтебезгә карата түбән сортлы дигән фикер уятырга тырышканда, безнең беркемнән дә ким түгел, ә киресенчә, данга лаек икәнебезне исбатлыйсыбыз килде», – ди Әнвәр ага.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин биктэ шатмын сезнен очен яшэ халкым яшэ

    Мөһим

    loading