Шәһри Казан

«Туган телеңне белмәү беркемне дә бизәми, чит илдә яшәвең дә моңа акланыр сәбәп була алмый»

«Кеше кайда гына яшәсә дә, Ватанын, тамырларының кая тоташкан булуын, туган телен, ата-баба динен белергә тиеш. Һәм моңа кечкенәдән өйрәтсәң генә уңышка ирешеп була», – дип саныйлар Анталиядә яшәүче милләттәшләребез.

Мөһаҗирлекләренең сәбәпләре төрле булса да, аларның барысын да туган җирләрен сагыну, бөек татар милләте баласы булулары белән горурлану берләштерә. Шушы кешене кеше иткән олуг хисне кечкенәдән балаларында да тәрбияләргә омтылып, алар шимбә мәктәбе оештырып җибәргәннәр. Аңа «Туган тел» дип җырлап торган, олы мәгънәле исем дә биргәннәр.
Мин бу хакта бәлки белми дә калган булыр идем, ләкин көннәрдән бер көнне Татарстан Язучылар берлегеннән шалтыратып, миңа балалар язучысы буларак, бу малайлар һәм кызлар белән читтән торып очрашу оештырдылар. Телевизион күпер шикелле булды ул. Тик телефон аша. Анталиядә яшәүче, туган телебезне белергә теләүче бу сабыйлар белән очрашуга шулай ук балалар шагыйре Рафис Корбан да килгән иде. Без аларга туган телнең әһәмияте, татарның зур милләт булуы турында сөйләргә тырыштык. Үзебезнең шигырьләрне укыдык. Әлеге проектның оештыручысы булган Оксана Назаровага китапларыбызны биреп җибәрдек. Очрашуны Тукайның «Туган тел» җырын җырлап тәмамладык. Бик тәэсирле булды. Без Казанда җырладык, алар Төркиядә, Анталиядә. Әйтерсең лә Тукай безнең төрле илләрдә яшәүче олы һәм кечкенә йөрәкләребезне бер ритмда тибәргә көйләде.

Мондый очрашулар «Туган тел» мәктәбендә һәр шимбә саен узган. Бу хакта Оксана Назарова бик сөенеп һәм горурланып хәбәр итте. Ул кабат Казанга әлеге мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уздырырга әзерләнү өчен кайткан.

– Туган телеңне белмәү беркемне дә бизәми. Чит илдә яшәвең дә моңа акланыр сәбәп була алмый. Теләгән кеше җаен таба. Без дә шул җайны эзли башладык. Россиядә татар теленә караш начар якка үзгәргәч, без аны яклауга үзебездән өлеш кертергә уйладык. Мәчет каршында «Туган тел» мәктәбе оештыру теләгебезне Анталия шәһәре баш мөхтәсибәте дә хуплады. Мәчеттән бүлмә дә табылды. Бүген әлеге мәктәпкә 20ләп бала йөри. Ә башланганда, барлыгы дүртәү генә иде. Кайбер әти әниләр: «Нигә кирәк ул татар теле Төркия­дә безнең балаларга?» – дисәләр дә, теләүчеләр атналап күбәйде. Бу аңлашыла да. Дәресләребез файдалы гына түгел, кызыклы да узды. Татар халкының бөек икәнлеген аңлатыр, милли горурлык уятыр өчен, дәрестә Тукай, Җәлил, Каюм Насыйри иҗаты турында сөйләдек. Курчак театрында һәм «Казан егетләре»  концертында читтән торып кунакта булдык.

Мөгаллимәләреннән дә уңганнар. Инде шактый яшьтә булуына карамастан, Халидә Әхмәтова һәр дәрескә ныклап әзерләнеп килеп, балаларда кызыксыну уята алган. Дәресләр бер генә сәгатьлек булса да, балалар шактый башлангыч белем алганнар. Укыган әсәрләре буен­ча рәсемнәр дә ясаганнар. Һәр дәрес татар халык ризыклары куелган табында тәмләп чәй эчү белән тәмамланган. Шулай итеп, нәни милләттәшләребез туган тел дәресләренең ямьле генә түгел, тәмле дә икәненә көннән-көн ныграк инанганнар һәм дусларын да чакырганнар.
Ямьле дигәне дә рифма өчен генә әйтелгән сүз түгел. Остаз-мөгаллимә һәр дәрескә матур итеп милли киемнәрдән йөргән һәм аңа карап укучылар да шулай килә башлаганнар. Малайларга – чиккән түбәтәй, кызларга укалы калфак бик килешә. Аларның матурлыгына Төркия телевидениесе дә килеп сокланып киткән, Тукайга багышланган бәйрәмнәрен төшереп, бөтен илгә күрсәткән.

Күптән түгел генә Казанның 165нче мәктәбеннән дә ­кунак­лар булган биредә. Әлеге мәктәпне киләчәктә билингваль (күп телләр өйрәтүче) уку йорты итәргә җыеналар. Туган телне чит илдә ничек саклап булу тәҗрибәсе аларга киләчәктәге мөһим эшләрендә ярдәм итәр.
Бу дәресләрдә билге куелмаган. Хәер, туган тел өчен билгене вакыт, киләчәк үзе куячак. Балаң синең телеңдә сөйләшсә, иң зур билге шул була инде.

Реклама

– Дәресләрне балалар көтеп алалар, кайчан була дип сорашып торалар, – ди Оксана ханым. Аннары проблемаларына туктала. – Татарча белә торган компьютер кирәк. Бу хакта телекүпер барышында Татарстан Президентына да әйтергә исәп.
Дәресләр дә бушлай, мөгаллимәгә дә берни түләнми. Туган тел сагында торган фидакарьләргә нигезләнгән.

– Әлеге курслар, «Туган тел» мәктәбе балаларны гына түгел, өлкәннәрне, гаиләләрне дә берләштерә, – ди Оксана ханым. – Без ял иткәндә дә шактый вакытларыбызны бергә уздырабыз. Җыелып татарча җыр­лар җырлыйбыз. Кирәк булганда, бер-беребезгә ярдәмләшәбез дә. Бер балага операция ясарга кирәк булгач, бер тәүлек эчендә кирәкле сумманы җыеп бирдек.
Татарларның шулай бергә матур итеп җыелып, балаларына туган телне өйрәтүләренә башкортларның да күзләре кызган. Тик башкорт теле мөгаллиме булмау сәбәпле, теләге булганнар татар теле курсларына гына йөриләр икән.

Оксана ханым – Казан кызы. Милләте буенча яртылаш татар, яртылаш башкорт. Рус мәктәбендә укыган. «Татар телен бик әйбәт белмим, аңласам да сөйләшә алмыйм», – ди ул, үкенеп. Ә хәзер ун ел элек Анталиягә күченеп яши башлагач, туган телнең тәмен, аның кадерен тагын да ныграк аңлый башлаган. Казанга кайткан кызының татарча җырларга мөкиббән китүен күреп, әнисе дә бик аптыраган.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән соң Анталия татарларын тагын бер мәшәкать көтеп тора. Хәер, аңа әзерлекне алар күптән башлаган инде. 21 июньдә булачак Сабантуйны Анталиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, башка шәһәрләрдә торучы татарлар да көтеп ала. Әле алай гына да түгел, башка милләт вәкилләренең дә катнашырга исәбе бар, ди.
Халкыбызның гасырлардан-гасырларга сакланып килгән бу матур бәйрәмен Анталия татарлары узган ел беренче тапкыр гына үткәргәннәр әле. Ләкин беренче коймак төерле булмаган, киресенчә, олысына-кечесенә ошаган. Бик күп вакыт шул бәйрәм тәэсирендә йөргәннәр. Быел тагын да киңрәк масштабта, тагын да күңеллерәк булыр дип өметләнәләр оештыручылар. Меңләп кеше катнашыр дип уйлыйлар. Казаннан да кунаклар көтәләр.

– Чит илдә туган телеңне оныту бик тиз. Әгәр дә риза булып, берни дә эшләмәсәк, милләтебез безгә туган җирдән киткән өчен бер рәнҗесә, балаларыбызны туган телсез калдырган өчен тагын да ныграк рәнҗер. Бу рәнҗешне алмаска иде инде...
Моны аңлаганнары өчен рәхмәт аларга, – диде Оксана ханым, уйга чумып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: