16+

Туган телеңне кадерсезләү – ата-анаңны хөрмәт итмәү белән бер

Тел – кешелек тормышындагы иң гаҗәеп, иң могҗизалы күренешләрнең берсе. Тел ярдәмендә кешеләр аралашалар, мәгълүмат тапшыралар, фикерләрен уртаклашалар, хисләрен белдерәләр. Тел – әдәбият, сәнгать иҗат итүнең төп чарасы, телдән башка матди байлыклар да җитештерелә, фән дә алга китә алмый. Гомумән кешелек җәмгыятенең, барлыкка килеп, уңышлы алга баруы телдән башка мөмкин түгел.

Туган телеңне кадерсезләү – ата-анаңны хөрмәт итмәү белән бер

Тел – кешелек тормышындагы иң гаҗәеп, иң могҗизалы күренешләрнең берсе. Тел ярдәмендә кешеләр аралашалар, мәгълүмат тапшыралар, фикерләрен уртаклашалар, хисләрен белдерәләр. Тел – әдәбият, сәнгать иҗат итүнең төп чарасы, телдән башка матди байлыклар да җитештерелә, фән дә алга китә алмый. Гомумән кешелек җәмгыятенең, барлыкка килеп, уңышлы алга баруы телдән башка мөмкин түгел.

Кешеләрнең үз телләренә һәм башка телләргә мөнәсәбәте менә шушы төшенчәләр белән билгеләнә. Бу мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм сакчыл булырга тиеш. 
Аек акыллы, зыялы, культуралы кеше өчен туган телен ярату, шулай ук башка халыкларның телләренә һәм үзләренә хөрмәт белән карау – табигый халәт. Үз телеңә карата игътибарсызлык, ваемсызлык – тәрбиясез, культурасыз кешеләргә хас күренеш. Туган телеңне кадерсезләү ата-анаңны, халкыңны, ватаныңны хөрмәт итмәү белән бер ул. Туган тел һәркемгә ана сөте белән бирелә, иң якын, иң кадерле кешеләр аша ирештерелә. Шуңа күрә дә татарлар аны, зурлап, ана теле дип атаганнар.

Без татарларның, республикабызда яшәүче руслар һәм башка милләт кешеләренең телебезгә һәм башка телләргә мөнәсәбәте нинди икән соң? Аңа тиешле хөрмәт белән карыйбызмы, тиешенчә яратабыз, саклыйбызмы? Аны яхшы итеп, җиренә җиткереп беләбезме һәм дөрес итеп кулланабызмы? Бу сораулар бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. 
Берничә миллионлы республика халкының төрле телләрдә аралашуына һәм аларны ни дәрәҗәдә белүенә бертөрле генә бәя бирү мөмкин дә һәм дөрес тә булмас иде, әлбәттә. Безнең республикада телләр мәсьәләсе гомумән алганда ярыйсы хәлдә, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең күпчелеге үз телләрен ярата һәм Татарстан җирендә кулланыла торган телләрнең һәркайсына илтифат белән карыйдыр, дип уйлыйсы килә. Әмма шулай да бу өлкәдә проблемалар бар, һәм алар аз гына да түгел. Республикабызда сөйләм культурасы, ягъни телләрне яхшы итеп белү һәм алардан дөрес файдалану хәзерге вакытта югары дәрәҗәдә, дип әйтү дөрес үк булмас иде.

Сөйләм культурасының бүгенге халәтен тасвирлый торган кайбер күренешләргә тукталып китик.
Татарстанда яшәүчеләрнең телләрен һәм кайбер чит телләрне өйрәнү, куллану һәм саклау өлкәсендәге проблемалар, нигездә, уртак, дип санарга мөмкин. 
Гомуми белем бирү, урта һәм югары һөнәри уку йортларында телләр өйрәтүгә бер нәрсә хас: татар, рус, инглиз телләрен укытуның, шулай ук бу дисциплиналардан дәреслекләр төзүнең методикасын камилләштерү, телләрне коммуникация (аралашу) принцибына нигезләнеп өйрәтүгә күчү таләп ителә. Хәзер бездә шундый хәл хөкем сөрә: тел материалын үзләштергәндә төп игътибар укучылар һәм студентларны аралашырга, сөйләм практикасына өйрәтүгә бирелми: моңа программада вакыт бик аз каралган. Нәтиҗәдә уку йортларын тәмамлаучылар дөрес, җанлы, матур әдәби телдә сөйләргә һәм язарга өйрәнеп чыкмыйлар.

Чит илләрдә, Азия, Африка дәүләтләрендә булганда, гарәп һәм башка милләт балаларының инглиз телендә иркен сөйләшүләренә кызыгып карыйсың. Бездәге гомум белем бирү мәктәпләрендә унбер ел буена инглиз яки башка берәр чит телдә уртача сөйләшергә дә өйрәтә алмыйлар. Мондый хәлгә укучылар үзләре түгел, бәлки укытучылар, мәктәпләр һәм чит телләргә өйрәтү методикасы гаепле, әлбәттә. Чит телләрне, бигрәк тә инглиз телен белмәү яки начар белү республикабызның алга китүенә, экономиканың, культура, фән, техниканың бөтен дөнья киңлегенә керүенә, чит илләрдәге яңалыкларны, алдынгы күренешләрне үзләштерүгә комачаулый.
Рус мәктәпләрендә татар теле укыту мәсьәләсендә хәл гомумән алганда шәптән түгел. Мәктәптә укып чыккан яшьләр, унар ел буена татар теле өйрәнсәләр дә, бу телне әйбәт белмиләр, дөрес һәм йөгерек итеп сөйли алмыйлар.
Моның сәбәпләре берничә: рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә татар мәктәпләрендә укытуга нигезләнгән методика белән өйрәтәләр, укытучыларның шактый өлешенең татар теленә өйрәтү дәрәҗәсе түбән һәм башка нәрсәләр. Бу хәлнең бигрәк тә зыянлы ягы шунда: рус мәктәпләрендә укып, юньләп татарча өйрәнә алмый чыккан укучыларның күп өлешен татар балалары тәшкил итә. Димәк, татар балаларының күбесе мәктәптә туган телләрен өйрәнми кала, һәм бу Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы законның төп пунктларының берсе үтәлми дигән сүз.
Республикада телләр кулланылышы мәсьәләсе уңаеннан шуны әйтми мөмкин түгел: татарларның күбесе, туган телләрендә сөйләгәндә һәм язганда, күп кенә ялгышлар җибәрә, татар әдәби теленең кагыйдәләрен (нормаларын) боза.

Хәзерге әдәби телнең сыйфатына русчадан татарчага тәрҗемәләрдәге, бигрәк тә мәгълүмат чаралары телендәге, шактый киң таралган хаталардан җитди зыян килә.
Бүгенге көндә татарча матбугат материалларында, радио-телевидение тапшыруларында күп очрый торган тел ялгышлары – алар, нигездә, рус теленнән татар теле нормалары бозылып ясалган калькалар, шулай ук инде кулланылыштан чыккан һәм халыкның күпчелегенә аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләре, урынсыз кулланылган рус алынмалары, телебезнең сүз ясалышы кагыйдәләренә туры килми торган ясалма сүзләр һәм әйтелмәләр. Сөйләгәндә туган тел сүзләренең авазларын бозып әйтү (мәсәлән, һ авазы урынына х авазы куллану, калын әйтелешле к-г ны нечкә к-г белән алмаштыру), сүз басымын дөрес куймау, табигый интонацияне бозу кебек күренешләр дә телебезнең халык тарафыннан йөзләрчә, меңнәрчә еллар буена барлыкка китерелгән камил төзелешен какшата бара.
Газета-журналлар укыганда, радио-телевидение тапшыруларын тыңлаганда һәм караганда, журналистларның, тапшыруда катнашкан кешеләрнең, хәтта кайбер алып баручы һәм дикторларның тупас тел хаталары белән сөйләү һәм язуларын күреп, күңелдә канәгатьсезлек хисләре туа.
Татарча мәгълүмат чараларындагы тел хаталары, нигездә, русчадан татарчага тәрҗемә итә белмәү һәм рус, татар телләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмау аркасында барлыкка килә.

Республикабызда рус телен куллану мәсьәләсендә дә хәлләр ал да гөл түгел. Монда барыннан да бигрәк чит тел сүзләренең артык күплеге күзгә ташлана. Чит тел лексикасы белән мавыгу чире көннән-көн көчәя бара. Галимнәр, бигрәк тә аларның яшьләре, инглиз сүзләрен еш кына кирәксезгә, ягъни тиешле төшенчәне белдерү өчен рус теленең үз чаралары булганда да кулланалар. Фәнни мәкаләләр, монография, диссертацияләр авторларның чит тел сүзләренә мөкиббән китеп эш итүләре нәтиҗәсендә кайчак авыр аңлаешлы хәлгә килә, кайчакта исә бөтенләй дә аңлашылмый. «Никадәр аңлаешсызрак һәм катлаулырак булса, шулкадәр гыйльмирәк була» дигән шаян тәгъбирне кайберәүләр чынга алып эш итәләр, күрәсең.
Чит тел сүзләрен һәм гыйбарәләрен кирәксезгә куллануны тормышның төрле өлкәләрендә: күп санлы реклама материалларында, учреждение, оешма, сәүдә фирмаларының исемнәрендә, кибет, кафе витриналарында һәм башка урыннарда күрергә мөмкин. Казан урамнарыннан узганда, инглиз һәм башка чит телләрдәге чиксез күп язуларга карап барасың да, бездә Көнбатышка табыну шулкадәр көчле икән, дип уйлыйсың. Соңгы елларда гомумән рус сүзләре урынына чит тел сүзләренең торган саен күбрәк кулланыла баруыннан кайчандыр күренекле шәхесләр дан җырлаган бөек, куәтле рус теленә ни булды икән, ни арада әле шул дәрәҗәдә фәкыйрьләнде икән соң дигән сорау туа. Россия шәһәрләренең берсе – Татарстан башкаласы Казан үзенең чит телдәге күп санлы язулары белән көнбатыш шәһәрләренә охшый башлый, хәер, язулары белән генә... Кая киткән соң халыкның милли горурлыгы?!
Рус теле радио һәм телевидение тапшыруларында катнашучылар һәм алып баручыларның «тырышлыгы» аркасында да бозыла. Без телевизор экраннарында аларның үз-үзләрен артык «иркен» тотып аралашуларын, өлкән яшьтәге, могтәбәр һәм таныш булмаган әңгәмәдәшләренә «син» дип, атасының исемен әйтмичә генә мөрәҗәгать итүләрен һәм телдән файдалануның башка төрле дорфалык, илтифатсызлык очракларын күреп торабыз.
Соңгы вакытларда радио-телевидение тапшыруларын алып баручыларның ашыгып, кабаланып сөйләү гадәтләре күренә башлады. Кайберәүләрнең сөйләү тизлеге шул дәрәҗәгә җитә: сүзләре, берсе өстенә икенчесе өелеп, тыгылып, кеше аңламаслык хәлгә килә. Бу хәл тыңлаучының кәефен җибәрми, ачуын чыгармый калмыйдыр, әлбәттә. Кемгә һәм нигә кирәк икән болай каударланып сөйләү? Мондый тапшыруларның режиссерлары, редакторлары юкмы икән әллә?!

Татарстан халкының сөйләм культурасы (тел культурасы) турында әңгәмә корганда, безнең җәмгыять әгъзаларының бер өлешенең сөйләмнәрендә зыялылык, әдәплелек җитмәве хакында да әйтми китеп булмый. Дорфа сөйләшү, сүгенү, жаргон, арго сүзләр куллану һәм башка төрле тупаслык күренешләре күп кешеләр өчен гадәти күренешкә әверелә бара. Бу безнең җәмгыятьтәге кайбер кешеләрдә культура дәрәҗәсенең түбән булуын, аларның тәрбиясезлеген күрсәтә. Әгәр дә андый кешеләр берән-сәрән генә булса, хәл ул кадәр үк хәтәр дә булмас иде, бәлки. Әмма бәла шунда: андыйлар шактый ишле күренә хәзер.

Э легрәк сүгенү, оятсызлану, әдәпсез кылану хәлләре тыела, моңа җәмгыятьнең мөнәсәбәте кискен каршы иде. Мондый тискәре күренеш белән, һәрвакыт бик уңышлы булмаса да, көрәшәләр иде. Хәзер исә кешеләр мондый хәлгә күнегеп киләләр, тыныч карый башладылар булса кирәк. Без инде яшьләрнең, шул исәптән студентлар һәм укучыларның да, иҗтимагый урыннарда тупас кыланышларын, сүгенүләрен гадәти күренеш итеп кабул итә башладык, ахры. Шунысы тагын да үкенечле: элек мондый хәлләр егет-малайларда гына булса, хәзер исә бу мәсьәләдә еш кына кызлар да алардан калышмый. 
Кешеләрнең сүгенүләре, тупас мөгамәләләре көнкүрештә генә түгел, иҗтимагый урыннарда, рәсми органнарда да күренә.
Сөйләм культурасы дәрәҗәсенең түбәнәя баруы, телнең халык тарафыннан гасырлар буена эшкәртелеп, камилләштерелеп килгән нормаларының бозылуы – ул лингвистик проблема гына түгел, монда әхлакый, рухи кризис та чагыла. Бу исә экономик кризистан да куркынычрак, чөнки аннан котылу авыррак та булырга мөмкин.
Я шь буынны тәрбияләү, бигрәк тә әхлакый тәрбия бирү проблемасы бөтен илдә көннән-көн җитдирәк төс ала бара. Шуны исәпкә алып, без республиканың җитәкчеләрен, җаваплы хезмәткәрләрен шул хакта искәртеп куярга җөръәт итәбез: бөтен көчне куеп, барлык тиешле чараларны күреп, тәрбия эшен яхшыртырга, аның нәтиҗәлелегенә ирешергә кирәк. Киң мәгънәле тәрбия эше гомуми культураның аерылгысыз өлешен тәшкил иткән сөйләм культурасын күтәрү бурычларын да күздә тота. Татарстанда тәрбия эшен югары дәрәҗәдә һәм киң масштаблы итеп башкару өчен хөкүмәтнең бу мәсьәләгә багышланган махсус программасы кабул ителсә, нәтиҗәләр тагын да уңышлырак булыр иде.

Рүзәл Юсупов, профессор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading