16+

«Туган якларга кайткан бармы, якташ?» дип кем әйтер хәзер?..

«Туган якларга кайткан бармы, якташ?», «Кызлар, безнең бакчаның быелгы тәмле алмалары, сыйланыгыз әле», – дип елмаеп килеп керер иде газетабызның даими авторы, тугры абунәчесе Сөләйман абый Шакиров. Узган атнада редакциябезгә кызы авыр хәбәр алып килде: “Әтиебез вафат! Хатлар көтмәгез...”

...Безнең танышлыгыбыз 2003 елдан. Чистай урамында урнашкан редакциянең 16нчы бүлмәсе. Хатлар бүлеге бу бүлмәдә. Резеда апа Бәдретдинова хатларны номерлап аерым журналга теркәп бара. Ул хатлар йә почта аша конвертта килә, йә авторлар үзләре китерә. Сөләйман абый да үзе калдырып китә иде дип хәтерлим. «Туган якларга кайткан бармы, якташ?» – дип сөйләшә башлап, үзебезнең хәл-әхвәлләрне белешә идек Сөләйман абый белән. Йә аның үзенең туган яклары Әлки районы, Төгәлбәй авылына кайтып килгән чагы була. 

Тормышның ачысын-төчесен күргән сугыш чоры баласы Сөләйман абый бик актив кеше иде. Шәһәрдә үткәрелгән һәрбер чараларда катнаша, милләт җанлы. Халык, ил язмышы өчен борчылып яшәде. Шушы борчуларын җитәкчеләргә ишеттерергә теләп, мәкаләләр язды. Әйтик,  җәмәгать  мунчалары бетерелүенә аптырый иде. «Һәркемнең дә кайтып мунча кереп килергә авылы юк», – дип әйтә иде ул. 

Бик ярата идек Сөләйман абыйны. Күптән бабай булса да, безнең өчен барыбер Сөләйман абый булып калды. Редакциягә килми торса, сагына идек. Күп тә үтми үзе: «Туган якларга кайткан бармы, якташ?» – дип килеп керер иде. 

Газетаның элекке саннарын караганда сезнең язмаларны күреп, безнең Сөләйман абый дип юксынып куярбыз хәзер. Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз оҗмахта булсын, Сөләйман абый.

Алсу Сафиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading