16+

Туганлык җепләре кайдан башлана?

Адәм баласының нәсел-нәсәбе, моңарчы ишетеп тә белмәгән әби-бабайлары белән кызыксынуы гайре табигый хәл кебек кабул ителә.

Туганлык җепләре кайдан башлана?

Адәм баласының нәсел-нәсәбе, моңарчы ишетеп тә белмәгән әби-бабайлары белән кызыксынуы гайре табигый хәл кебек кабул ителә.

Әмма белгәнеңне башкалар белән уртаклашырга омтылу, үз артыңнан ияртү, архив документлары белән бүлешү кебек сыйфатлар сокландырды мине Айтуганда. Алай гына да түгел ул әти-әнисенең туган авылларына метрикә кенәгәләрен тәрҗемә иттереп алып кайтып, зур саваплы эш башкара. Айтуган Хаҗиев авыл хуҗалыгы белгече булып эшләсә дә, тарихи фактлар аны икенче өлкәгә уйламаганда бөтереп алып кереп китә.

— Бу эш белән кызыксыну ничек башланды?

– Шәҗәрә төзүдән башланды. Мин әти ягын беләм, әни ягын белмим диярлек. Шуннан тарихчы, үзем туган Юлбат авылы китабын язган Илдар абый Сафин белән элемтәгә кердем. Башта ул үзендә булган документларны күрсәтте. Шуннан эзләнүләрем өчен аларның гына җитмәгәнен аңладым.  Форумнарга чыктым, интернетта утырдым, архивтан эзли башладым.

– Документлар дигәннән, нәрсәләргә таяндың?
–  Башта иң беренче нәселдә булган барлык мәгълүматны тупларга кирәк. Әти-әнидән, әби-бабайдан сорашырга. Кечкенә генә детальләрне дә туплап куярга. Без аңа игътибар гына итмибез икән. Кем кем белән туган? Кем кем белән йөрешкән? Кунакка чакырганда әби-бабайлар билгеле бер кешеләрне чакыралар. Ә аның бик  тирән мәгънәсе бар икән. Әби-бабайлардан калган туганлык җепләре икән инде ул. Шәҗәрәне барлый башлагач, карале бу кешеләр безгә гел килә иде, болар белән гел аралаша идек, дип уйлыйсың. Документаль казып төшү өчен, опись, ревизия документларын карарга кирәк. Ул шәҗәрә төзесеннәр дип эшләнгән эш түгел, әлбәттә. Патшаның налог җыяр өчен, күпме кеше яшәгәнен белер өчен алган халык саны ул.  Перепись бар, ләкин аларның бөтенесе дә сакланмаган. Казан архивында  ике ревизия - 1850-1860  һәм 1835  елгылары сакланып калган. 1850  кадәр үзенең нәселен белә икән, ул  шуның белән бәйләп китә. Ләкин иң кызыгы инде - 1850 белән бүгенгесе көнне кешеләрне бәйләп булмый, күбесе әби-бабасын белми. Моның өчен безгә шәҗәрә ясау, авыл тарихын белер өчен метрикә кәгазьләре ярдәмгә килә. Менә монысы инде чын авыл тарихына бәйле документ. Ул 1835 башлана, 1917-1920нче елларга кадәр дәвам итә.  Кем туган, кем үлгән, ничек үлгән, әтисе кем, бабасы кем, аерылышу-никахлар теркәлгән. Метрикә кәгазьләрендә хәрәкәт бар, аны өйрәнү кызык.

–  Әниең  ягыннан  нәсел шәҗәрәсен төзегәндә нәрсәгә шаккаттың?
– Бәйлелек. Әни шәҗәрәсен әби ягыннан да, бабай ягыннан да, бабайларның туганнары ягыннан да төзеп карадым. Күбесе 1630 елда бер нәселгә барып тоташа. Саба районының Тенеки һәм Юлбат авылларын чагыштырсаң, Юлбатка төрле кешеләр килеп нигез салган. Ә Тенеки бер-ике нәселдән килеп чыга. Аның бәйлелеге дә шунда. Мәчет  метрикәләрендә укысаң, Тенекидә бик күп сәүдәгәрләр, мещаннар, служивый кешеләр бар, дәүләт эшендә йөрүчеләр күп булган. Юлбатта бер генә мещан. 1835-1917 кадәр карасак, Юлбат халкының күбесе игенче. Тенекинең һөнәрчеләр икәне кешеләрендә үк билгеле. Тенекинең ни өчен кечерәеп калганы турында да уйлыйбыз. Тенеки бик көчле авыл булган. Алар күп йөргән, күп күргән һәм күчеп тә киткән. Шуңа Тенекидә бары игенчелек белән шөгыльләнгән кешеләр калган. Бу минем фикерем. Тенеки үзенең элитасын югалткан, ул һаман авылдан чыгып китә барган. Тенекиләр иреклерәк фикер йөрткән. Читкә чыгып китү өчен тел белү, грамота да кирәк булган. Юлбат авылында яшәгән минем бабайның әтисе Хаҗиәхмәт тә көмеш эшенә Тенеки көмешчесеннән өйрәнә. Ике ел аның белән өязгә йөри.

–  Тенеки тарихын өйрәнгәндә бик күп кенә кызыклы детальләр тапкансың. Мәсәлән, Тенеки бабай турындагы мәгълүматларың бик кадерле безгә.
– Тенекинең тарихын барлау максаты юк иде. Башта шәҗәрә эшлисем килде. Без яшәгән Тенеки һәм Юлбат авыллары Арча һәм Җөри юлы арасында урнашкан. Арча юллары авылларының билгеле документ  тарихы 1678 елгы перепись документы белән тәмамлана. 1678гә кадәрле документлар юк, аларны табып булмый. Алар архивта сакланмаган, саклансалар да, әле укылмагандыр.  1678дән башлап опись бар. Тенекинең 1678 елгы описын укыганда, Тенеки  дигән кешенең ике малаен таптык. Тенекиев дигән фамилия безгә кызык тоелды. Ул вакыт документларында фамилия әти исеменнән ясалган. Бәлки Тенекинең балаларыдыр дидек. Аннан  очраклы гына бер документ кулга килеп керде. Ул Захария Онучин дигән дозорщикның “Арча, Алат һәм Галич даругаларында юкка чыккан авыл урыннары хакында 1619 елгы дозор кенәгәсе”. Ул 1619 елны Арча юлына килеп бушап калган җирләр буенча сводка яза. Тенекинең элеккеге исеме По речка Үр икәнен беләбез. Менә шушы Үр елгасы буендагы бушап калган авыл турында яза ул.  Анда менә Тенеки атлы кешенең үзенең бертуган абыйсы Тенибай белән шушы Үр  елгасында авылга килеп, 3 гектар ярым җирне эшкәртә башлаганы хәбәр ителә. Алар Мичән авылыннан булганнар. 1678 елда Тенекиев фамилияле ике кеше һәм Тенибаев фамилияле 1 кеше Тенеки авылында яшәп ята. Шулай итеп Тенекигә Мичән авылыннан 3 кеше күчеп килә, һәм тагын 3 хуҗалык була. 1978 елда 6 хуҗалыкның 4се Тенибайларга барып тоташа. Тенеки гомер-гомергә бердәм булды. Алар күмәк булып яшәделәр, чөнки алар элек-электән бер нәсел икәнлекләрен белгәннәр.

– Документларны баштарак укырга ярдәм иткән булсалар, соңыннан үзем дә укырга өйрәндем, дисең
–  Әйе, архив документларын укып була. Соңгы 8-9 ревизия ул, 1835-1850 елгыларны укый алабыз, алар безнең тел белән язылган. 1700 елларга төшеп киткәч, ул русский скропись дип атала. Бик тиз аңлаешсыз хәрефләр белән чабан-ботан язылган. Шуңа аны тәрҗемә иттерергә кирәк. Россия Дәүләт Борыңгы Актлар Архивы бер битен 1 мең сумга тәрҗемә итә иде. Бу шактый чыгымлы эш. Соңрак форумда кешеләрен табып, шартлы акчаларга тәрҗемә иттереп бардым. Минем шикелле үк кеше эшли бит дип, шуннан алфавитларын табып, интернетта китапларын алып, укырга өйрәндем. Скорописька кагылышлы документларны үзем укыйм. Максатым метрикә кәгазьләрендәге татар имлясе белән гарәп хәрефләрен өйрәнү. Гарәпчә укырга өйрәнәм. Метрикәдә күбесенчә тәрҗемә вакытында киткән хаталар.   Ревизия сказкалары һәм опись документларын урыс кешесе язган. Урыс кешесе татар авылына килгән,  ул үзе белән бераз чамалый торган бер кеше алган. Ул бу дворда кем яши дип сораган, Корбангали дисә дә, аны Гали дип кыскартып кына язган. Татарның икеләтелгән исемнәре, кушма исемнәре күп. Бибиәсма дип язып ятмаган, үзенчә язган. Аларда төгәлсезлекләр шулай киткән.

– Айтуган, синең зур тырышлыгың белән хәзер ике авыл мәчетендә дә 1835 тән башлап элеккеге метрикә кенәгәләре мәгълүматлары бар. Алга таба да документларны барлау дәвам итәчәкме?
–  Бу өлкәгә кереп киткәч, синең казынганыңны белеп, башка тарихчы да булыша. Шулай документлар килә башлый, үзең белгәнне башкаларга бирәсең. 1619 тирәнгә барып булыр дип уйламыйм.  1619 килеп Тенекинең җирләрен эшкәрттеләр дигән документ бар бит инде безнең. Бәлки 1615 килгәннәрдер. Без аны белмибез. 1600 еллар башында Тенеки авылы тирәсе буш булмаган.

–  Хәзер интернетта да шәҗәрә төзеп бирәм диючеләр күп
— Шәҗәрә буенча бер фикер бар. 100 еллык бер линияне чыгару 100 меңгә төшә икән, мин моңа шаккаттым. Акча түлисең дә, ясап бирәләр. Ләкин моның мәгънәсе юк. Ике авылга да метрикә кәгазьләрен, Аллага шөкер, алып кайтып бирдек. Шәҗәрәңне төзегәндә эзләнәсең, моның бабасы кем иде икән уйланасың. Нәселдәге ул кеше белән аралашмыйсың, ә шәҗәрәне төзеп бетерергә кирәк. Шуннан сөйләшә башлыйсың, әллә нинди туганнарыңа чыгып бетәсең. Шәҗәрәнең бәйли торган бер җебе бар. Ясап бирүгә караганда, аны үзең эзләвең кыйммәт. Мәчеткә алып кайтып бирүнең мәгънәсе дә шунда, кеше ачып карасын иде аны. Ул бит әзер документ. Архивка да барырга кирәкми, акча да түлисе юк. Әби-бабай ягыннан Тенеки буенча бөтен документ бар. Әгәр дә аларның ата-аналары Тенекидә яшәгән икән, бу шәҗәрәне һәркем төзи ала. Бүгенге көндә мин әни ягы, Бибигалия әбиләрнең шәҗәрәсен әти ягына караганда  күбрәк тә  беләм.

– Айтуган менә синең әтиең Зөфәр Юлбат авылыннан, әниең Кадрия Тенекидән. Бу авыллар шулай ук якын урнашканнар. Аларның нәсел җепләре тоташу ни дәрәҗәдә?
– Мин дә аның эзлеклеген карадым. Ул авылның тарихына да бәйле. Тенеки авылының тарихын сотник буларак бер кеше алып барган. Юлбатны Сатыш белән бергә алып барганнар. Юлны да карасаң, Сатыштан Юлбат аша Сабага бара торган юл бар. Тенекидән Сабага аерым юл бар. Менә авыллар янәшә булса да, ул никахлар ике арада күп булмаган. Метрикәне тулысынча анализлап чыгарга кирәк.  Күпме кеше туган, ир-атлар, хатын-кызлар саны, үлүчеләр, туучылар процентын карарга кирәк. Мәсәлән, 1894 елда авылда 38 кеше туган. Тенекидә бер елда кайчан шуның кадәр кеше туган, күз алдына китер инде. Моның өчен кеше күпме булырга тиеш Тенекидә? Фикерләү, өйрәнү өчен җирлек бар.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик зур эш башкарган Айтуган! Уңышлар!

    Мөһим

    loading