Яшь чакта син дә сылу, мин дә матур дигәндәй, гашыйк булу да тиз, мәхәббәт учагын кабызу да. Ә менә гомер буе тормышның ачы җил-давылларында да, яңгыр-карларында да аны сүндерми саклап калыр өчен нинди көч һәм ул көчне сыйдырырлык нинди олы йөрәк кирәк икән?! Өй түрендә кулларыннан тотышып кәнәфидә утырган Галиябикә һәм Миңнәхмәт Гайсиннар белән шул сорауга җавап эзләдем.
Аларның бергә яши башлауларына киләсе елга 70 ел тула. Туйлар исемлегендә моның чаклы (бер гомер!) бергә яшәү туе Муллык һәм игелеклелек дип атала икән. Бергә узган еллар санына һәм язмышның игелеклелегенә ишарәдер инде.
– Бабай бик әйбәт минем, – диде Галиябикә апа, – миңа кул күтәрү түгел, тел дә күтәрмәде. Тавышланмадык, урамга чыкмадык. – Әбинең тормыш иткән ирен бик яратып, хөрмәт итеп сөйләве инде җетелеген еллар юган күзләреннән үк күренеп тора иде.
– Карчыктан бик уңдым, – диде Миңнәхмәт абзый. – Бик сабыр булды. Өстәвенә уңган да. Кайчан кайтсам да, өстәлдә кайнар ашы белән каршы алды. – Бу абзыйның иң зур мактау сүзләре икәнен аның һөнәрен белгәч, ныграк аңладым.
50 ел гомере тәгәрмәч өстендә узган шофер ул. Сугыш ветераны. Сугышта язгы ташуда елганы кичкәндә бик нык салкын тидереп, госпитальгә эләккән. Озак көтелгән шатлыклы җиңү хәбәрен дә шунда ишеткән. Терелгәч, чит туфракларда ятып калган авылдашлары, яшьтәшләре өчен дә яшәргә ант иткән Миңнәхмәт туган якларына кайткан. Вәгъдәсен үтәргә дә язмыш җаен чыгарган. Егет күрше авылдан килгән кунак кызы Галиябикәне бер күрүдә ошаткан да озак уйлап тормый никах та укытканнар. Яшьләр икесе дә ятим үсеп, тормышның михнәтен күп күргән. Кыз Үзбәкстаннан ук кайткан булган. «Бәхетемә язмышым кайтарган!» – ди хәзер Миңнәхмәт абзый.
– Бала хәсрәте бирмәсен, анысы – иң авыры, – диделәр шулчак бу сөйкемле картлар, икесе дә берьюлы моңсуланып. Иң гаҗәбе шул: алар колакка каты. Еллар беркем өчен дә эзсез генә узмый. Бер-берсенең сүзләрен ишетмиләр, диярлек. Ләкин бер-берсен бик оста тулыландыралар. Күрәсең, бер гомер бергә яшәгәч, сүзләр дә, уйлар да уртак була, күз карашыннан, йөрәк тибешеннән үк аңлаша башлыйсыңдыр.
Яшьли гүр иясе булган бердәнбер уллары (калган икесе кызлар) – аларның уртак төзәлмәс яралары.
– Гомере кыска булды шул балакаебызның, – диделәр, тирән көрсенеп, стенада эленгән сурәткә карап.
Бала әти-әни өчен ничә яшьтә дә бала булып кала. Лаеклы ялга чыгып, Чаллыдан әти-әниләрен карарга дип ире белән туган нигезгә махсус кайткан Нәсимә ханым да алар өчен бала.
– Инде үзем оныклар дәү әнисе булсам да, әти белән әнинең күзенә генә карап торам, сүзләреннән чыкмыйм, – ди ул, ихлас елмаеп. – Әти-әнисе исән чакта гына кеше тулы бәхетле була.
Миңнәхмәт абзый да язмышыннан бик разый. Һәр сүз саен «шөкер!» дип кабатлый. Разый булырлык та: бүгенге көндә биш онык, тугыз оныкчыкның ак бабай белән ак әбисе алар. Бер-берсенә генә түгел, бөек хис – мәхәббәткә дә тугры калганнар, туган җир, туган туфракка да. Бәхетне хезмәттә тапканнар. Ә бәлки, бәхет үзе аларны шунда очраткандыр да яннарыннан бөтенләй китеп тормаска булгандыр.
– Без ачуланышырга вакыт тапмадык, гел эштә булдык, – дип кеткелди Галиябикә әби.
– Дөрес, карчык! – дип җөпли Миңнәхмәт абзый. Аның сүзенә костюмына тагылган орден-медальләре чыңы да кушыла.
– Яшьләргә нинди теләкләрегез бар? – дигәч тә икесе беравыздан: «Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәсеннәр. Гомер бер генә һәм бик тиз үтә ул. Ничек яшәсәң дә уза. Ләкин начар яшәсәң, соңыннан үкенергә туры килә. Үкенмичә яшәргә тырышсыннар!» – диделәр. Моңа өстәп тагын ни дисең инде, өлкәннәр сүзендә хаклык ярылып ята.
Тукай, Биклән.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар