16+

Тукай авылында җил утызлап хуҗалыкны түбәсез калдырган

Чувашиянең Тукай авылында көчле өермә чыгуы турындагы видеоны күргәннән соң, без шул авылда яшәүче Әгъзам Шакиров белән элемтәгә кердек.

Тукай авылында җил утызлап хуҗалыкны түбәсез калдырган

Чувашиянең Тукай авылында көчле өермә чыгуы турындагы видеоны күргәннән соң, без шул авылда яшәүче Әгъзам Шакиров белән элемтәгә кердек.

Ул үзе дә күргән бу видеоны. “Безнең авылда булган хәл түгел ул. Әмма бездә дә каты җил чыгып, утызлап хуҗалыкка зыян китерде. Безнең авылда мондый хәлнең булганы юк иде. Кинәт кенә болытлап килде дә, бик кат җил исеп алды. Кайсыдыр хуҗалыкның сарай түбәсен, кайсыларының капкасын, коймаларын алып ыргыткан. Йорт түбәләре зыян күргән кешеләр дә бар. Берсенең түбәсен бөтенләй алып ташлаган. Утларны өзде, хәтта бер подстанцияне аударды. Әле бүген дә кайбер урамнар утсыз утыра. Шөкер, кешеләргә, бакчаларга, мал-туарга зыян килмәде. Калганын төзеп-төзәтеп куеп та була”, – диде Әгъзам әфәнде.

Фото: видеодан скриншот

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading