16+

Тукай белән очрашу

1 мартта язучы Рашат Низамига 70 яшь! Шул уңайдан язучының «Сәйдәшнең соңгы елы» әсәреннән өзек тәкъдим итәбез

1 мартта язучы Рашат Низамига 70 яшь! Шул уңайдан язучының «Сәйдәшнең соңгы елы» әсәреннән өзек тәкъдим итәбез

Тукай белән очрашуларга кадәр ниләр булды соң әле аның нәни тормышында?

Салихны «Мөхәммәдия» мәд­рәсәсенә биргәннәр иде, ул бик тырышып шунда белем эстәде. Бу атаклы мәдрәсәдә Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан кебек асыл затларның укып чыкканлыгын белгәч, горурлык­тан малай бер башка үсеп киткәндәй булды. Шулай булмый ни, алар бит икесе дә Салих яшәгән өйдә, дөресрәге, икенче җизнәсе Шиһаб Әхмәров йортында бик еш кунак булалар. Театр, әдәбият-сәнгать турында озаклап гәпләшәләр, уен-көлкеле сүзләр чыктымы, шаулатып көләләр.

Шундый чәй мәҗлесләренең берсендә Салих өчен язмышын тамырдан үзгәрткән искитмәле хәл булды. Табындашлар арасында Казанга Чистайдан килеп төшкән халык музыканты Заһидулла Яруллин да бар иде. Аңа Салих ишектән килеп керүгә үк игътибар итте. Мөлаем генә исәнләште бу кеше, озынча трость-таягын бер читкә сөяде. Куе-калын чәчләре ике яклап артка таба кайтарылып төшкән. Ниндидер мәгънә салгандай, ике бармагы белән чем-кара мыегын сыпырып куйды. Табын артында күп сөйләшми, ниндидер серле абыйга охшаган иде ул.
Сүзне Кариев башлады:
– Менә нәрсә, Шиһаб әфәнде, каен­ишең Салих турында әйтер сүзебез бар иде безнең... Бер кавымга тынып торды да дәвам итте:
– Театрыбыз труппасы музыкантларга мохтаҗ. Яруллин әфәнде яшьләрне тупларга, аларны өйрәтергә дип ашкынып тора. Сезнең Салихны да шунда тартмакчы булабыз!
Көтелмәгән бу яңалыктан җизнәсе баштарак аптырап калгандай булды шикелле. Аннары:
– Укытырга дисезме?
Заһидулла Яруллин сүзгә кушылды:
– Малайның музыкага пәрвәрлеге бар. Аны, һичшиксез, пианинода уйнарга өйрәтергә кирәк. Иске пианиногызны ремонтлауны үз өстемә алам. Салихны музыка мәктәбенә әзерләргә кирәк!

Музыка җене кагылган Салихның эченә җылы йөгерде, йөрәге ешрак тибә башлады. Аның хакында сөйләшәләр бит!
Салихка исә чын-чынлап бәхет елмайган иде.
Салихның пианиносыз бер минут та яши алмый торган чагы.
Яруллин абый дәресләр бирә башлагач, дөнья аңа тагын да кызыклырак, гаҗәбрәк тоела башлады. Биш сызыклы нота буразналары, кармакка һәм бака маймычларына охшаш нота билгеләре сихерләде, үзенә тартып алды аны. До... ре... ми... фа... соль... ля... си...  Күр әле, менә шушы җиде аваз ярдәмендә ничаклы җырлар, тагын-тагын әллә нинди могҗизалар тудырып була икән!
Малайның күңеленә сандугач кереп оялаган иде. Ул аны үзе сизә дә, сизми дә кебек... Сайрый гына күрсен бу сандугач!
...Шулай итеп, 12 яшьлек Салих музыка баскычларыннан һаман саен биеккәрәк күтәрелә барды.

Тукай тикле Тукай белән беренче очрашу...

12 яшьлек Салих шәкерт белән 26 яшьлек шагыйрь Тукай кайда, ничек очраштылар соң? Моны Сәйдәшнең үзеннән дә яхшы белүче булмас­тыр, мөгаен.
...Шулай беркөнне Шиһаб җизнәсе кунак белән кайтып керде. Юкачарак гәүдәле, үзе көләч тә, үзе моңсурак та күренгән бу абый өйдәгеләр белән итагатьле генә исәнләште. Җизнәсе:
– Шагыйрь абыең килде. Син яттан белә торган «Туган тел», «Алтын тарак» шигырьләрен язган Габдулла Тукай абыең үзе була инде, —дип, каен­ише Салихны да аның белән таныштырырга онытмады.
Көтелмәгән очрашудан, шатлыктан Салихның башы түшәмгә тиде! Менә нинди икән ул чын шагыйрь абый... Үзе гади, үзе кул җитмәслек серле дә кебек... Баштарак ул аның белән бик оялып сөйләште, аның сорауларына сабыйларча тартынып кына җавап бирде. Менә бит, тора-бара кыюланып китте. Хәтта шагыйрь абыйсына үзе үк сораулар бирә башлады:
– Габдулла абый, тагын нинди яңа шигырь яздыгыз?
Кул биреп күрешкән абыйсы аңа фәрештә шикеллерәк тоела иде. Алай дисәң, ул бит әнә уен–көлке сүзләр әйтүдән дә бер дә тартынып тормый. Хәтта бала-чага уеннары белән дә кызыксына.
– Бишташ, кузна уеннарын беләсеңме?
– Белмичә ни, беләм. Ишегалды зур ич безнең.
– Кузналарың күпме, таягың төз сугамы?
– Таяк бит ул, Тукай абый, кулың төз бәрсә генә төз суга. Төз бәрмәсәң, читкә оча...
Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Тукай галибанә елмая, аннары кинәт кенә җитдиләнеп китә.
– Юк, Салих энем... маяны читкә очырырга ярамый. Төз бәрергә тырыш син... Кузнадан да бигрәк, менә бу телләргә әнә шулай төз бәрергә тырыш, — дип, кулы белән пианино клавишларына таба ишарәли.
– Габдулла абый, гармун картая микән?

Бу сорауны Салих юкка гына бирмәде. Печән базары чатында уйнап утырган сукыр гармунчы белән танышкан иде ул. Ачык һавада, җил–яңгырда уйный-уйный, аның гармуны нык таушалган, бетәшкән иде шул.
Габдулла абый шундук җитдиләнеп китте, күзләре кысыла төште. Бу минутта аның маңгаена юка бер җыерчык кунаклады шикелле.
– Шуны әйтәм, балам... гармун картаямы-юкмы, белмим, әмма халык җырлары беркайчан картаймый... Кешеләр генә картаерга мөмкин, җыр белән моң һичкайчан искерми дә, картаймый да!..

Тукайның бер үк сүзләрне дәрт белән кат-кат кабатлавы аккорд сыман яңгырады.
Салихҗан аңа үзе белгән көйләрне һәм, әлбәттә, «Әллүки»не пиа­нинода уйнап күрсәтте. Киткәндә Тукай:
– Яхшы уйный бит, шельма! — дип, тагын бер кат соклануын белдерде һәм өйдәгеләрнең һәммәсе белән җылы итеп саубуллашты.
Җизнәсе белән дуслыклары шулкадәр нык булган, күрәсең, кайчак­ларны ул кунарга ук кала иде. «Болгар» номерларындагы суыктан соң ялгызак шагыйрьнең гаилә, йорт, дуслык җылысын да татып карыйсы килгәндер шул...
Күпме, күпме булды мондый очрашулар, чәй мәҗлесе корулар!
Ә менә соңгысы...

Монысы инде фаҗига белән тәмамланды.
1913 елның март азаклары иде. Ниндидер бәйрәм уңаеннан зур кунаклар Әхмәровлар өендә табынга җыйналганнар. Тирән кара эчле түбәтәй, ак күлмәк өстеннән зәңгәрсу камзул кигән Салихны бераздан залга чакырдылар. Аны шулай матур итеп Әминә апасы киендергән иде. Кереп утыргач та Салих кунакларга күз салды. Мәгърур кыяфәтле Гафур Коләхмәтов, күзлек пыялаларын ялтыратып утыручы Фатих Әмирхан. Аның кырыендарак әдипнең арбасын этеп йөртүче Мәхмүт исемле егет. Тукай ничектер пианино янындарак урнашкан һәм юка бармаклары белән аның аклы-каралы телләрен капшап карагандай итә. Нишләптер җизнәсе әлегә күренми... Эш-мәшәкатьтән бушаганы юк ич аның.
«Хуҗа озаклады...» – дип аптырашты кунаклар. Хуҗа әйләнеп кайтканчы Салихҗанның уйнавын тыңлауны мәгъкул күрделәр. Теләкләре—«Уел»ны тыңлау иде. Инде кече концертларда чыныгу үткән Салих ялындырып тормады, камыштай озынча бармаклары белән клавишлар эченнән үзенә кирәкле көйне тартып чыгарды.

...Җырның аккордлары тәмамлану кая, Әхмәров җизнәсе Кариев белән Яруллинны ияртеп кайтып та керде өйгә. Табын түгәрәкләнде. Табын уртасына хуш исләре аңкып торган чөмәкле зур бәлеш чыгарылды. Алъяпкыч япкан җиңгәләре, күз тимәсен, аш-су эшен оста йөртәләр...
Байтак кына утырулар, сөйләшүләр, уен-көлке сүзләрдән соң берзаман Тукай Салих энекәшенең «Әллүки»не уйнавын үтенде. Салихның уенчак бармаклары тагын эшкә җигелде. Аңа инде соль-мажорларны кай төштән эләктереп алу турында баш ватасы юк иде. Шагыйрь абый, ничәмә кат өйгә кереп, күпме тапкыр шушы көйне уйнавын сораганы бар аның...

Бүлмәгә Салих башкаруында «Әллүки» моңнары сирпелде... Яшь уйнаучы бу көйгә кушылып, әле аякларын хәрәкәтләндерә, әле гәүдәсе белән алга-артка бөгелә биреп, үз-үзенә һәм клавишларга дәрт бирә. Терсәкләрен, яшь бөркет канатыдай, ян-якка җәеп җибәрә кайчакны...
Тукай түзмәде булса кирәк, кинәт җилкенеп музыкага кушылып китте. Аның ягымлы, бәрхет тавышы тәрәзә пәрдәләренә килеп сарылды... Бөтен табын оеп, тынып калды.

Менә икәү уйный-җырлый...

Икесе дә ятим, әтисез үскән табигать балалары. Бәләкәй Апуш гел кагылып-сугылып үскән... Салихҗан исә яшьтән үк туганнарының гаилә учагына сыенды, кайгы-хәсрәтләр кичмәде. Ләкин аларның икесенә дә ата мәрхәмәте эләкмәгән, әтиләре берсенең дә маңгаеннан яисә чәченнән сыйпамаган...  Шәхси фаҗига сыман, ләкин бу моңлы хәл тагын әле меңнәрчә сабыйларның язмышына, күз яшенә сиздерми генә кагыла кебек.
Тукайның эчкәредән алып җырлаган бәрхет тавышы гадәти булмаганча калтыранып чыга башлады... Чү, нәрсә булды?! Менә бер мәлне, ап–ак йөзен ике кулы белән учлап, пианино өстенә капланды ул. Башкалар абайлап, култыклап өлгергәнче, йөткерә биргән шагыйрьнең авызыннан кан китте... Аларның беренче тамчылары клавишлар өстенә тамды. Ак-каралы клавишлар өстендә – кып-кызыл кан сурәте. Гүя җырга, моңга, пианинога – бар дөньясына кайнар ут капты! Салихның бармаклары пешкәндәй, утка эләккәндәй булды бу мизгелдә... Көчле тетрәнүдән җанын кая куярга белмәде ул...
Тукайның Әхмәровлар йортындагы соңгы тукталышы булган икән бу. Аны кичекмәстән Клячкин больницасына салдылар.
Тукайның тып-тын гына сүнеп, аннары кинәт якты кояш булып кабыначак соңгы көннәре бара...

...Тукайны мәңгелеккә озатканда, халык диңгез кебек кубарылды. Шушы кыска гына вакыт эчендә остазы–укытучысы Яруллин «Тукай хатирәсе» дигән мәрсия җырын да язып өлгерткән икән. Бу маршны тыңлагач, Салихның баштарак тез буыннары калтырады, аннары җаны күккә ыргылды сыман...
Шагыйрьне югалту ачысы әллә ничәмә төсмерләрдә тетрәтә, уйлата иде.

...Кояш-йолдызлары белән бөтен дөнья чайкала кебек. Һәр үлән, агач, яфрак елый... Әй син, кеше, кылган эшләрең дөньяның кай җирен булса да яктырттымы? Адәм баласы — көнь­яшәр күбәләк түгел. Ул тәне белән дә, рухы белән дә көчле, гайрәтле зат. Аның тормышында бөек­лек сукмагы белән фаҗигале упкыннар һәрвакыт янәшә. Киләчәк каршына шулар аша узарга тиешсең. Үлем — яшәүнең, халык күңеленә күчүнең башы гына...

«Тукай маршы»ның моңнары «Юк, без үләргә хөкем ителмәгән! Без яшибез, алга таба барабыз!» дигән оран белән тукылган иде. Шушы девиз Сәйдәш өчен гомер буена илһам чыганагы һәм маяк булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading