16+

Тукай – безнең замандаш

Чандыр гына, ябык кына Тукай  Татар йөген күпме күтәргән!

Тукай – безнең замандаш

Чандыр гына, ябык кына Тукай  Татар йөген күпме күтәргән!

Бүген татар дөньясының йөрәк тибеше булган Казанда Тукай хәтерен саклаучы изге урыннарның иң соңгысы (бигрәк тә «Болгар» номерларын җимергәннән соң), мөгаен, шагыйрьнең әдәби музее гына калгандыр. 
Тукай иҗаты. Тукай дөньясы. Безнең әле бу дөньяны колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен, без Тукайны ныграк ачабыз, аның зурлыгын һәм пәйгамбәрлеген ачыграк тоябыз. Тукай безләргә һаман саен ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең үлемсезлеген, татар халкы өчен бәгырь кебек кирәк булуын, бәлки, менә шуның белән дә аңлатыргадыр...
Тукайның күп кенә шигырьләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вазгыятебезгә бөтен рухы, барлык җепселләре белән туры килә. Шуңа да аның иҗаты, шигъри авазы көр яңгырый, халык күңелендә теләктәшлек таба. Ул һаман да безнең замандаш. 

Алай гынамы, аның пәйгамбәрлеге публицистикасында да ачык ярылып ята. Сүзебезне раслар өчен, әйдәгез, ике генә өзекне укып китик.
«Беренчедән, бу Дума һәрбер кирәкле катнаша алмас, ул бер эш турында хөкем чыгару яки бер-бер мәсьәләне хәл итү өчен чакырылмый, тик бер төрле эшләр хакында үз фикерен сөйләү өчен генә чакырыла».
Икенчесе. «Фәкыйрьлек, мохтаҗлык бик авыр. Аны җиңеләйтүче юк... Бу күз яшьләренә, бу гөнаһсыз адәмнәрнең хурлыклы хәлләренең барчасына социаль төркемнәрнең тырышмавы, кайгыртмавы һәм кешелексезлеге сәбәптер». 
Шаккатам: бу юлларны укыганнан соң, Тукай әллә безнең заманда яшәп ята микәнни, бүгенге Думаның һәр адымын сагалап тора микәнни дип уйланасың...
Сизәсездер, баймы яки ярлымы ул, әлеге сүзләрдә нәкъ бүгенге көн кешеләребез өчен тирән борчылу ята. Моннан 100 ел элек язылган сүзләрдә – бүгенгенең дә ачы хакыйкате. Тукайның тәнкыйть уклары, оста мәргәннеке кебек, «мишень»нең кыл уртасына барып кадала! Бүгенге каләм әһелләре өчен көнләшерлек хәл түгелмени бу? 

Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранлыгымы – кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш – күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Гаҗәп хәл: моның өчен Тукайга нибары 27 ел вакыт җиткән. 
...Тукай музеена аяк басканда, күңелне иң әүвәле әнә шундый уйларның биләп алуы табигый булса кирәк. 
Шагыйрьнең Казандагы музее – изге, тылсымлы йорт. Аның һәр почмагыннан безгә Тукай күзләре карап тора сыман. Кайдадыр якында гына шагыйрьнең тавышлары да ишетелә кебек... Ни әйтсәң дә, 20 яшьлек Тукай 1907 елның 10 октябрендә Уральскида Казанга кайтып төшә ич! Аның ташкалада яшәгән еллары – үзе бер дәрья! Хатирәләр дәрьясы... 
Музейда экспозиция һәм күргәзмә заллары эшли. Андагы байлык, хәзинә, экспонатлар таң калырлык! Боларның берсе дә бит күктән төшмәгән яисә тәлинкәгә «салып» әзер килеш китереп куелмаган. Әйтик, Тукайның шәхси әйберләрен, бәхеткә күрә, шагыйрьнең замандашлары яисә туган тиешле кешеләре кадерләп саклый белгәннәр.
Экспонатлар туплауда гына түгел, ремонт-төзелеш һәм реставрация, биредәге интерьерны нәфисләп бизәү эшләрендә дә ифрат зур хезмәт куелган.

Ремонт-төзелеш димәктән, бу эшләрне дә аерым бер рәхмәт хисләре белән билгеләп үтү урынлы булыр. Хикмәт шунда ки, әлеге «Шамил йорты» (ягъни элеккеге особняк) Совет заманында гади бер коммуналка рәвешендә яшәп яткан. Хөкүмәтебез карары белән бу бина Тукай музеена дип тәгаенләп бирелгәч, музейны оештыра башлаучылар мең квадрат метр биләмәсендәге тар бүлмәләрне, чоланнарны карап чыкканнан соң баштарак аптырап-югалып та калалар, чөнки аны Тукайның 100 еллыгына өлгертергә кирәк була. 
Мин моның тарихын азмы-күпме белгән кеше. Бөтенесен шәрехләп тормастан, өстәп шуны гына әйтә алам: музейны оештыру, бүгенге матурлыгына китереп җиткерү өчен, аның беренче директоры Госман Әкрам улы Хәбибуллин да күп көч куйган кеше. Ул – икебез бер партада утырып укыган сыйныфташым, аннары Казан университетында биш ел буе бергә белем эстәдек. Аспирантура тәмамлады (кызганыч ки, арабыздан вакытсыз китү сәбәпле, кандидатлык диссертациясен якларга өлгермәде). Очрашканда, киңәшләшеп утырганда, ул миңа кая нинди хатлар язылуын, дәүләт оешмаларының ишеген күп шакырга туры килүен, кыенлыклар, йокысыз төннәре турында зарланып түгел, дәртләнеп вә горурланып сөйли торган иде. Аның Киев, Ульяновск һәм башка шәһәрләргә йөрүе, Ленинградка барып фототукымалар юллавы – болар үзләре бер тарих. 

Музей. Ап-ак култыксалы баскычтан күтәрелү белән, безне Тукайның ике метр чамасы биеклектәге ап-ак сыны каршы ала. Экспозиция залларындагы материаллар безгә шагыйрьнең балачагы, әти-әнисе, Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авыллары, андагы табигать күренешләре турында сөйли. Менә «бәләкәй Апуш»ның әтисе Мөхәммәтзариф мулла үз куллары белән язган метрика кәгазе. Мулла йортындагы фрагментларны күздән кичергәндә (тәсбих, шәмаил, күмер үтүге, җиз самавыр, җиделе лампа һәм башкалар), ирексездән, XIX гасыр татар авылы йортының бер почмагына баскандай буласың. 
1903-1913 һәм аннан соңрак елларда Кәримовлар басмаханәсендә, «Гашур» нәшриятында гарәп хәрефләре белән басылган дини китаплар, Тукайның күпсанлы шигырь мәҗмугалары киштәләрдә аерым урын алган.
Тукайның Уральскидагы тормышы шулай ук киң яктыртылган. Кечкенә генә мәкаләдә боларның барысын да колачлап шәрехләү мөмкин түгел, билгеле. Әмма бер фоторәсемгә махсус тукталып китик. Бу – Тукайның атаклы җырчы Камил Мотыйгый белән төшкән сурәте. Әлеге рәсем күпләрдә бәхәс тудырган иде: мөгаллим, бай баласы, Европача яхшы киенгән Камил әфәнде фәкыйрь генә шәкерт Габдулла белән фотога төшмәс, янәсе. Тирәнгә кереп тормыйча, әмма үтә сизгер һәм күзәтүчән Батулла «Сәхнә» журналында (2005 ел) бу, һичшиксез, Тукай, дип язып исбатлап чыкты. Аның исбатына икеләнмичә ышанырга мөмкин. 

Шагыйрь кыска гына гомерендә татарлар яшәп яткан бик күп шәһәрләрне гизгән. Музей материалларына таянып, без аның эзләреннән ярты Россияне гизеп чыгабыз.
Тукайның соңгы көннәре Клячкин хастаханәсендә төшерелгән 1913 елның 14 апрель тарихи датасы. Соңгы рәсем. Еллар аша Тукай фани дөнья, безнең белән саубуллаша... Ләкин шунысы ачык: аның үлеме – яшәүнең, халык күңеленә күчә баруының башы гына әле. 
Залларның берсендә агач шүрәлеләр рәте тезелешеп баскан. Рәхмәт сезгә, шүрәлеләр! Сез бит Тукай әкияте, аннары Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты, музыкасы аша Европа илләренә генә түгел, хәтта Япониянең Фудзияма тауларына хәтле барып җиттегез. Канада урманнарын яктырттыгыз. Татар милли моңы әле тагын бик күп илләргә, кыйтгаларга барып җитте. Кызганыч, хәзер Фәрит Яруллинның үлмәс музыкасын яңгырату турында уйлаучылар юк диярлек...
Әйтергә кирәк, Җаекта, Кушлавычта һәм Кырлайда оешкан музейлар да Тукай хатирәләрен дистә еллар буе кадерләп саклый. Шунысы игътибарга лаек: эчке һәм тышкы бизәлеш-корылышы белән алар бер-берсен кабатламыйлар. 
Тукай кыска гына гомерендә яшен булып яшьнәде! Аның яшәү-яну рәвешен бары шулай гына аңлап һәм аңлатып була. Яшен бит үзенең бер ялтыравы белән күкләр галәмен колачлый ала. Шагыйрь дә безнең татар галәмендә әнә шундыйрак колачлау, яктырту сәләтенә ия булды. Ул безгә, татар халкына, Аллаһ бүләгедер. Тукай дәвам итә. Ул бүген дә безнең арабызда, аның шигъри авазы һаман да халык күңелендә яңгырый. 

Рашат Низами.
фото: orenlib.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading