16+

«Тукай юлы» Сантьяго юлыннан ким булмас

Бу атнаның шимбәсендә «Тукай юлы» дигән яңа мәдәни-тарихи, экологик проект старт ала. Проектның беренче этабы ачылыш тантанасы сәгать 10.00да Арча тимер юл станциясе мәйданында була.

«Тукай юлы» Сантьяго юлыннан ким булмас

Бу атнаның шимбәсендә «Тукай юлы» дигән яңа мәдәни-тарихи, экологик проект старт ала. Проектның беренче этабы ачылыш тантанасы сәгать 10.00да Арча тимер юл станциясе мәйданында була.

Аннан соң сәяхәтчеләр Түбән Мәтәскә – Югары Мәтәскә – Мөндеш-Иске Кырлай – Яңа Иябаш-Яңа Кырлай авыллары аша җәяү яки велосипедларда узачак. Әлеге боҗра үз эченә 21 чакрымны ала. Автобуслар сәяхәтчеләрне Арчага 20.00 сәгатьтә кайтарачак.

«Тукай юлы» халык проектын оештыручыларның берсе – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова – журналистларга яңа проект турында сөйләде. Маршрут Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары аша үтә. Сәяхәтчеләрне юлда татар авылында яшәүчеләрнең көнкүреше, гүзәл табигать кочагы, милли ашлар һәм җыр-биюләр белән танышу көтә. Сәяхәт ахырында Габдулла Тукай музеена бару, мәдәни программа каралган.
 
– Проектның максаты – республика халкын һәм туристларны актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү, татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, Габдулла Тукайның туган ягын, биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Маршрутны Тукай белән генә бәйләп карарга кирәкми. Юл дәвамында туристларны Казан артында яшәгән күренекле шәхесләр белән таныштыру да каралган. Безнең максат – «Тукай юлы» дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдыру, – диде ул.
 
Икенче бер максаты – авылларга булышлык күрсәтү. Соңгы вакытта авылны үстерү өчен каралган илкүләм программалар турында да ассызыклап үтте Римма Ратникова. Проект эшләп китсә, авыл кешеләренә эш барлыкка килер, эшлекле активлык үсәр, авылларга яңа сулыш өрелер иде дигән өметен җиткерде ул.

Киләчәктә маршрут төрле календарь бәйрәмнәр белән дә баетылыр дип көтелә. Туристлар авылда каз өмәсе яки йолалар белән бәйле башка мәдәни программалар белән таныша алачак.
Римма Ратникова аның халык проекты булуына басым ясады. Маршрут булдыруда 40 кеше катнашкан. Ике ел дәвамында, энтузиастлар тырышлыгы белән, проект яңа идеяләргә баеган. Алар арасында Татарстан велосипедчылар союзын оештыручы, сәяхәтче Илдус Янышев та бар. Дөресрәге, ул – идея авторы. Илдус Янышев соңгы берничә елда дөнья буйлап велосипедта сәяхәт кылды. Барысы 13 төрле илдә булган. Испаниядәге сәяхәтендә аңарда үзебезнең Татарстанда да җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен маршрут булдыру идеясе туган.


– Дөньяның төрле почмакларыннан килгән кешеләр Испаниянең Сантьяго шәһәре тирәсендәге Изге Яков каберенә зиярәт кыла. Алар арасында сабыйлар да, студентлар да, пенсионерлар һәм хәтта мөмкинлеге чикләнгәннәр дә бар. Елына йөзәр мең кеше шунда килә. Литвада да шундый ук күренешкә тап булдым. Алар мондый маршруттан үзләренә рухи һәм физик көч ала. Алар шуның белән бәхетле. Безнең Россиядә исә мондый маршрутлар бөтенләй юк. Атаклы «Сантьяго юлы» кебек җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы бездә дә булса иде дидем. Казанга кайткач, велосипедчылар белән проектта каралган юлны үтеп карадык. Җәяү баручылар да булды. Барысы да канәгать калды. Без татар халкы, авыллары, аның бөек уллары белән генә таныштырып калмыйча, сәламәт яшәү рәвешен дә пропагандаларга уйлыйбыз. Шул рәвешле сәяхәт итүнең яңа моделен булдырасыбыз килә, – диде Янышев.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты студенты Гадел Мөхәммәтшин проектның логотибын булдырган. Логотиб нигезенә ул Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятендәге геройларны алган. Алар монда сәяхәтче образында бирелгән. Киләчәктә логотиб төшерелгән зонтик, кружка, футболкалар барлыкка килер дип көтелә. Якын арада сәяхәтче паспорты эшләнергә тиеш. Авыллар аша үткәндә, ул паспортка пичәт сугыла. Бу үзенә күрә бер истәлек булачак.
Проектның үз сайты да эшләнгән. tuqay-yuli.ru сайтына кереп, маршрут турында үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз. Экскурсиягә чыгарга теләүчеләргә теләк: җылы киемнәр алырга, уңайлы аяк киеме кияргә.

Фотолар: beznenmiras.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading