16+

Тукайлы мәктәп – йолдызлы мәктәп

1нче санлы урта мәктәп каршында Габдулла Тукайга куелган һәйкәл дүрт ел элек ачылган иде. Моңа кадәр «КамАЗ» төзелгән чорда төзүчеләр түшәгән асфальт-бетон мәйданчыкта бары тик диаметры 10 сантиметрлы тимер торба гына тырпаеп тора бирде. Җиде-сигез ел элек әлеге тимер торбага яңа ел алдыннан чыршы утырту күздә тотылса, соңыннан кар өемнәре өстендә балалар өчен шугалаклар гына барлыкка килә башлады.

Тукайлы мәктәп – йолдызлы мәктәп

1нче санлы урта мәктәп каршында Габдулла Тукайга куелган һәйкәл дүрт ел элек ачылган иде. Моңа кадәр «КамАЗ» төзелгән чорда төзүчеләр түшәгән асфальт-бетон мәйданчыкта бары тик диаметры 10 сантиметрлы тимер торба гына тырпаеп тора бирде. Җиде-сигез ел элек әлеге тимер торбага яңа ел алдыннан чыршы утырту күздә тотылса, соңыннан кар өемнәре өстендә балалар өчен шугалаклар гына барлыкка килә башлады.

Бөек Тукайга багышланасы мәйданчыкта һәйкәл кую турында сүз кузгатылгач: «Нәрсә җитми инде, тик торганда уку йорты каршын казырга, ләм чыгарырга тотындылар...» – дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Дөрестән дә, төзүчеләр эшне озакка сузу сәбәпле, берничә ел буена казып ташланган урынга чүп-чар да ташлана башлады. 
Ниһаятъ, мәйдан кызыл тасмасын ачкач, соңгы елларда бер-бер артлы кызыклы чаралар белән «Нәүрүз», «Тукай көннәре» һәм «Сабантуйга бүләкләр туплау» оештырылды, мәктәп алды гүя милли бер үзәккә әверелде. 1нче гомуми белем бирү урта мәктәбе директоры Рәмзия Оленеваның, белем йортыбызга игътибар бермә-бер арттыр әле, дигән уе чынбарлык белән тәңгәл килде. Агымдагы елда мәктәп алды бакчасы гөл-чәчәкләргә күмелгәнгә сокланып узасың. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Азат Фәттаховның да һәр эшкә аталарча карашы нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Әнә бит, соңгы кыңгыраудан соң уку йортының ишекләре ябылырга да өлгермәде, пар бирү туктатылуга, көчле һава басымы астында җылылык системасын сынау уздырылды. Мәктәп тирәли утыртылган тирәкләре дә махсус косметик чистарту-сафландыру үтте, матурайды. 

Директор бүлмәсендәге Тукай мәйданын яңартасы макет-проектны күреп сокланмый мөмкин түгел, күптән түгел генә калабызда булып киткән Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриковның да яңарышны хуплавы ачыкланды. Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина әлеге уку йортын үз контроленә алган. «Нәни Апуш» мәйданчыгына караган башка сукмак-почмакларны да яңартырга исәплибез», – ди ул. Димәк, үзәктәге уку йортының күркәмлеге әллә кайдан ук күңелләрне җәлеп итәргә тиеш була. Аннан соң бинада Балалар иҗат үзәге һәм 6нчы иҗтимагый территория үзидарәчелеге эшләвен дә әйтеп узарга кирәк. Мәктәплеләрнең уку-тәрбия эшләренә күз салсаң, тел шартлатырлык куанычлары бар. Узган ел, мисал өчен, «Гринрейнджер» исемле экологик чаралар хәрәкәте биш еллык юбилейларын билгеләп үтте. «Сайлаган юлыбыздан планетабызны саклау өчен алга», – ди алар. Кош-кортлар, урман-тирәкләр, гөл-чәчәкләр һәм чиста күл-сулыкларны саклауга план корганнар. «Халыкара парклар маршы»нда, Халыкара кошларны күзәтү көннәрендә алар – иң актив катнашучылар. Шуңа да Республика конкурсында иң активларга гына бирелә торган министрлыкның иң дәү бүләгенә лаек булганнар үзләре.
КФУның журналистика бүлеген сайлаган Энҗе Камалетдинова Казаннан кайтуга ук тизрәк чал чәчле укытучы апа-агалары янына ашкына. «Очар канатлар биргән белем йортымның сулышын, заман белән бергә алга атлавын күрәсем килә», – ди ул.

Рафис Заһидуллин, Алабуга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading