16+

Туксан беренче ел икмәге

...Яшенне тотып булмаган кебек, ипи хакында уйлап кына тамак туймый. Быел бер заманны Казанда ипи кытлыгы булып куйды. Кибетләр ишеге төбенә зираттагы каберләр кебек чират тезелде.

...Яшенне тотып булмаган кебек, ипи хакында уйлап кына тамак туймый. Быел бер заманны Казанда ипи кытлыгы булып куйды. Кибетләр ишеге төбенә зираттагы каберләр кебек чират тезелде.

Ипи килеп төште. Тимер ишекләрне ачып җибәрү белән, чиратта күндәм генә торган халык шул мизгелдә җен өермәсе күтәреп алгандай тузгып, мәңге ач тотылган эт чирүенә әйләнде. Аналар үзләренә ияртеп килгән  балаларын да онытты. Йөзләр белән саналган халык төркеме мондый чакларда үзеннән галәмәт куәтле биокөч тарата. Һәм теләсә кемне бөтереп ала, ияртә, үзенең бер кисәкчеге итә.

Кыскасы, адәм баласына хас горурлыгымны, кешелек дәрәҗәмне  халык аяк астына ташлап  калдырып, бер бөтен ипине күкрәгемә кыскан көйгә тышка – иреккә бәреп чыкканда, күзем мөлдерәмә яшьле, ә җаным гаять зур хәвеф-хәтәр белән тулган иде. Җилпучыннан соңгы кушуч онны талап алганнарыннан соң бабамның җаны нишләгәнен мин шунда аңладым, колхоз идарәсеннән өч пот бодай сораганда әнинең күңеле нинди булганлыгын мин шунда төшендем.

...Ачлык килә. Шулай дип, әллә юри яныйлар, әллә дөресен әйтәләр. Бөтен Татарстанны иңләп үскән игенне исән-аман җыеп ятканда, Казан халкын ипи өчен сугыштыру каян килгән соң ул? Моны фәкать икмәк заводларының көндәлек эшендә килеп чыккан өзеклек белән генә аңлатуы  кыен. Тукта, ачлык килсә, халык нишләр икән дип, махсус сынау, тәҗрибә ясап карамаганнармы? Киләсе ел башыннан ачлык башлануы ихтимал, дигән коткы тарату да шундыйрак сынауның зуррагы түгелме?

Бәлки, шулай итеп чын яисә ясалма ачлык китереп чыгарган шәттә халыкның җавабы нинди булуын билгелиләрдер! Минемчә, ачлык килә дию – халыкның ихтыяр көчен авызлыклау, фикер куәтен йөгәнләү, ихтимал хәрәкәтен тышаулау ул. Ачлык килә дип янау яки куркыту – шәһәр халкын авылларга куу, ә авыл халкын шәһәрнекенә каршы котырту түгелме, әфәнделәр? Аракы һәм тәмәке фетнәләрен милиция дә бастыра ала, ә ачлык фетнәсен бастыру өчен гаскәр кирәк булачак. Башта ачлык китереп чыгарасың һәм, гадәттән тыш хәл игълан итеп, армия куәтенә таянган наместник илтеп утыртасың. Мөстәкыйльлек алу өчен милли-азатлык  хәрәкәте шуның белән сабын куыгыдай шартлап, юкка чыгарыла.

Билгеле, болай фикер йөртү фәкать фараз гына. Ләкин миллионнарча гектар сөрү җирләре булган илдә, ә хәзер  инде империядән аерылып чыккан мөстәкыйль дәүләтләрдә, ачлык дип сүз боткасы пешерү – җинаять, дип аталмаган сурәттә дә ихтимал һәлакәтне бүгеннән үк аклап куюга тиң. Иген игү икътисады бик җиңел генә рәвештә сәясәт белән бәйләп куела. Әйтик, Русия әүвәлге автономияләрнең үзеннән  аерылып чыгуына теш-тырнагы белән каршы. Татарстандагы төп милләтнең күпчелеге авылда яши һәм азык-төлек җитештерә. Ә үзәк Русия авыллары исә тәмам бөлгән, җирләре яртылаш ташландык хәлдә.

Шулай итеп, ачлык килә дигән куркыту яисә янау, яки  – Алла сакласын! – шуңа охшаш хәлне ясалма рәвештә китереп чыгару – халыкларны милли азатлык хәрәкәтеннән баш тарттырып әүвәл тамагын кайгыртырга дучар итүгә тартым нәрсә ул. Тормыш дәрәҗәсенең көннән-көн начараюы, җитештерүнең түбән тәгәрәве, технология күәтенең җимерелүе кырыс чаралар үткәрүгә юл ача. Шуңа да ачлыкны булдырмас өчен  кичекмәстән эш башлау урынына  ихтимал ачлык фетнәләрен йөгәнләү өчен нинди көч кулланырга кирәклеге турында сөйлиләр.


Нәтиҗә: ил ачыкканда, тук халык булмый. Ач халыкны җиңүе җиңел. Ипи – кемгәдер солтан. Ипи – кемгәдер сылтау. Ипи – кемгәдер олтан. Туксан беренче ел икмәге! Син он, әче  камыр вә су гына түгел.
 

Әхәт Гаффар.
11 декабрь, 1991 ел.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading