16+

Гөлзада Руденко: "Туристлар хәзер күпкә интеллектуаль, таләпчән..."

2014-2019 еллар аралыгында Алабугага килүчеләрнең саны 30 процентка, саннар теле белән әйткәндә, 388 000дән 506 600 кешегә арткан. Үткән елны Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Туризм лидеры” конкурсында «Алабугада җәйге кичләр» маршруты җиңүче дә булды.

Гөлзада Руденко: "Туристлар хәзер күпкә интеллектуаль, таләпчән..."

2014-2019 еллар аралыгында Алабугага килүчеләрнең саны 30 процентка, саннар теле белән әйткәндә, 388 000дән 506 600 кешегә арткан. Үткән елны Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Туризм лидеры” конкурсында «Алабугада җәйге кичләр» маршруты җиңүче дә булды.

Соңгы елларда республиканың кече шәһәрләре һәм районнары да туристлык үзәкләре буларак таныла башлады. Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләре туристларны җәлеп итү буенча шактый зур эшләр башкара, яңа инфраструктура объектлары төзелә, вакыйга туризмын популярлаштыру өлкәсендә кызыклы проектлар тәкъдим итәләр.
Эшнең нәтиҗәсе дә күренә – һәр елны Татарстан музейларында 6 миллионнан артык кеше була. Республикада 22 млн тамашачыны җәлеп иткән, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән 5 мең этномәдәни чара үткәрелә.
Әлеге өлкәдә Алабуга музейлары эшчәнлеген аерып билгеләп үтәргә кирәктер. 2014-2019 еллар аралыгында Алабугага килүчеләрнең саны 30 процентка, саннар теле белән әйткәндә, 388 000дән 506 600 кешегә арткан. Үткән елны Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Туризм лидеры” конкурсында «Алабугада җәйге кичләр» маршруты җиңүче дә булды. Шул ук маршрут Бөтенроссия «2019 ел маршруты» премиясенең «Иң яхшы вакыйга туры» номинациясендә 2нче урынны алды.
Алабуга үзенең Спас ярминкәсе белән данлыклы. Халык традицияләре һәм һөнәрчелеген популярлаштыруга юнәлтелгән әлеге чара туристлык вакыйгасы номинациясендә гран-при алды. 
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры, Россия һәм Татарстанның атказанган музыка хезмәткәре, Татарстанда гомумроссия халык фронты рәистәше Гөлзада Руденко да Татарстанның тарихи шәһәрләре белән кызыксынучыларның саны артып торуын раслый. 
– Республика картасындагы һәр туристлык ноктасының кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырылган уникаль ял итү комплексы булып танылуы ул – беренче чиратта, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча махсус программалар булдырган Татарстан җитәкчелегенең зур хезмәте. Әлеге программалар кысаларында иске биналар яңартыла, яңа музей объектлары төзелә, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, – ди ул.
– Гөлзада Рәкыйповна, Алабугада үткәрелә торган кайсы чаралар аны туристлык үзәге буларак танытты дип уйлыйсыз? 
– Бөтенроссия Спас ярминкәсе белән Кыңгырау чыңы фестивале безнең бренд буларак билгеле. 2008 елдан бирле бу чараларга илнең төрле шәһәрләреннән дистә мең кеше килә. 2018 елдан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, пианиначы Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивален үткәреп киләбез. Бу фестиваль Россиянең иң ерак шәһәрләреннән дә классик һәм фольклор музыка сәнгатен бәяли белүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Әлбәттә, Алабуганың тарихи-мәдәни мирасы – XIX гасыр ахырында төзелгән сәүдәгәр йортлары ансамбльләре, исемнәре бөтен дөньяга билгеле Иван Шишкин, Марина Цветаева, Надежда Дурова, Владимир Бехтерев музейлары үзләре үк аерым игътибарга лаек. 
– Тарихи-мәдәни мирасны саклау программаларын искә алып үттегез, аларның туристлык потенциалын үстерүдәге роле турында да сөйләгез әле.
– «Мирас – Наследие» программасы ярдәмендә тарихи йортлар һәм утарлар төзекләндерелә. Туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү программасының роле зур. Мирасны саклауны туризмнан аерып карарга кирәкми, чөнки безнең бөтен туристлык шәһәрләренең дә бай тарихы бар. Ә без, музей хезмәткәрләре, республика җитәкчелеге ярдәме белән аларны саклыйбыз һәм популярлаштырабыз. 
– Бигрәк тә кайсы объектлар тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия? Аларны саклауда нинди чаралар күрелә?
– «Алабуга шәһәрчеге» тарихи-археология комплексы, Ананьино каберлеге, И.И.Шишкинның музей-йорты, Н.А.Дурованың музей-утары, аның Троицкий зиратындагы кабере, шулай ук Петропавловск зиратындагы Марина Цветаева кабере федераль дәрәҗәдәге мәдәни объектлар булып тора. 2018 елда, Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән, Шишкиннарның туган нигезендә ремонт эшләрен башкардык. Быел безнең партнерлар Н.Дурова утарын һәм музеен төзекләндерү өчен финанс ярдәме күрсәтте. Киләчәктә Алабуга шәһәрчеге һәм Ананьино каберлегендә яңа тикшеренүләр алып бару уе бар. 
– Мәдәни мирас объектларын саклаудагы иң беренче проблеманы дип сез нәрсәне атар идегез, аларны хәл итүдә берәр «рецепт» бармы?
– Элегрәк күп фатирлы торак йортлар урнашкан мәдәни мирас объектлары биналарын сату процедурасы җиңеләйтелсен иде. Алабугада бер инвестор инде ике ел объектны үз милке итеп рәсмиләштерә алмый. Бу вакыт эчендә ул бинаны саклап калу өчен мөһим булган ремонт-төзекләндерү эшләрен башлый алган булыр иде. 
– Алабугадагы иң популяр объект дип кайсын атар идегез?
– Бөтен кунаклар да Алабуга шәһәрчегенә бара, борынгы серле башня янында теләк тели, Кама белән хозурлана. Якташыбыз И.И.Шишкин музеена да керүчеләр күп. 
– Туристлар кайсы шәһәрләрдән күбрәк килә? 
– Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Урал төбәгеннән. Круиз теплоходларында шул ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Түбән Новгород, Самара, Екатеринбургтан күп кабул итәбез.
– 2000 еллар туристы белән хәзергеләре аерыламы?
– Туристлар хәзер күпкә интеллектуаль, таләпчән. Без аларны үзләрен күптән көтелгән кунак кебек хис итсеннәр, күңелләрендә җылы истәлекләр калсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Һәр экскурсияче профессиональ яктан үсте. Музей экспозицияләрен заманча таләпләргә туры килерлек итеп яңартабыз, ел да кызыклы туристлык продуктларын уйлап чыгарабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading