16+

Туризм югалтулар кичерә

Кытай, Италия, Көньяк Корея һәм башка турист­лык үзәкләре булган илләр туристлар өчен ябылды

Туризм югалтулар кичерә

Кытай, Италия, Көньяк Корея һәм башка турист­лык үзәкләре булган илләр туристлар өчен ябылды

Коронавирустан иң зур зыян күргән тармак­ларның берсе – туризм. Шушы көннәрдә Россия Грузия белән чикне япты. Әзәрбайҗанга, Европа илләренә дә чыгып булмый. Иң күп кунак­ларны кабул итә торган Төркия дә югалткан акчасын исәпли башлаган. Алания курортлары хәтта банкортлыкка чыгу алдында тора ди.

Вирус эсседә таралмый дигән фаразлар да шик астына алынды. Төркия­дә, Мисыр, Иранда эссе һава торуга карамастан, вирус йогу очраклары кимеми, арта гына бара.

Татарстанда коронавирус булмаса да, туризм тармагы шулай ук югалтулар кичерә. Татарстан һәм Казан отель­ләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина безгә хәбәр иткәнчә, узган елны март аенда кунакханәләр 65 процентка тулган булса, бүген ул 30-35 процентка гына калган.


– Россиядә коронавирусның тәэсирен иң беренче без сиздек дип әйтергә була. Февраль ахырында Япония яр буенда коронавирус буенча карантинда торган лайнердагы берничә кешене Казанга кайтардылар. Бөтен сак­лык чаралары күрелсә дә, бернинди вирус таралмаса да, халык Казанда коронавирус бар дип уйлады. Шуннан соң килергә теләүчеләрнең саны кимеде.

Март аенда, мәктәпләрдә язгы каникул башлангач, безгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан укучы балалар күп килә иде. Мәскәүнең мәгариф департаменты, саклану максатыннан, мәктәп­ләргә чит шәһәрләргә экскурсияләргә чыкмаска кушты. Шуның белән дә зур югалту булды. Март-апрельдә халыкара спорт чаралары да узарга тиеш иде. Аларны да күчерделәр. KazanSummit (Казансаммит) халыкара икътисади саммитны да уздырмаска булдылар. Тагын берничә зур мәдәни чара үтмәячәк, дип хәбәр иттеләр. Боларга тагын командировкаларга килүчеләрнең кимүе дә өстәлә, – дип сөйләде ул.


Әңгәмәдәшем, чит илләргә чыгучыларның саны кимегәч, бәлки, ил буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны артыр, дигән өметтә.
Экскурсовод булып эшләүче Лилия Кәлимуллина Россия туристлары белән генә эшли һәм ул, аларның саны кискен кимеде, дип әйтә алмыйм, ди. Әмма Казанга килергә теләүчеләр, сездә коронавируслы кешеләрне хас­таханәдән чыгардылармы әле, вирус белән бәйле вазгыять ничек, дип сорашмый калмыйлар икән. Чит ил кешеләре өчен экскурсияләр уздыручы Диләрә: «Туристлык сезоны майдан гына башлана, әлегә ниндидер нәтиҗә чыгару авыр», – ди. Алдан сөйләшеп куйган Кытай кешеләренең юллар ябылу сәбәпле килә алмауларын да әйтте.


Газетаны язмага әзерләгәндә, май бәйрәмнәренә һәм җәйгә Кырым отель­ләрен алдан броньлап куючыларның саны артуы турында хәбәр чык­ты. Димәк, халык быел күпләп Кара диңгездә ял итәчәк. Республиканың Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та ялга җыенучыларны: «Үзебездә яхшы, кызыклы һәм матур урыннар күп», – дип, чит ил урынына Татарстанда ял итәргә чакырды.


Бу көннәрдә, коронавирус белән бәйле хәл сәбәпле, Казан үзәгендәге «Мәрҗани» мәчетенең туристлар өчен ябылуын да хәбәр иттеләр. Мәчет имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов сөйләгәнчә, бу карарны җомга намазыннан соң кабул иткәннәр.


– Без мөфтигә шундый теләгебез барлыгын әйтеп хат яздык. Ул исә мәхәллә белән сөйләшеп хәл итәргә кушты. Җомга намазыннан соң Мансур хәзрәт Җәләлетдинов халыкка шуны җиткерде һәм күпчелек мәчеткә туристларны кертми торырга дигән теләген белдерде, – дип сөйләде ул.


Борынгы «Мәрҗани» мәчете – туристларның яратып йөргән урыны. Сездә көненә күпме турист була дигән сорауга, хәзрәт: «Кремльгә күпме кеше керә, безгә дә шуның кадәр килә», – диде.


Сүз уңаеннан: коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте имамнарга үз тәкъдимнәрен җиткерде.
«Азан белән камәт арасындагы вакытны мөмкин кадәр кыскартырга.


Мөселманнар өчен мәҗбүри булган җомга хөтбәсе һәм башка дини бәйрәм чаралары вакытын кыскартырга: болар – Ураза һәм Корбан гаетләре.
Мәхәллә кешеләренә эпидемия таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләргә.


Намаздан соң кул биреп күрешүдән тыелып тору тәкъдим ителә», – диелә ул мөрәҗәгатьтә.

17 мартка булган мәгълүматларга караганда, коронавирус белән авыручылар саны дөнья буйлап 182 меңнән артык. 7 меңнән артык кеше үлгән, 79 меңе дәваланган.
Иң күп авыру йоктыручылар Кытайда – 81 меңнән артык. Италиядә – 28 мең. Анда үлүчеләр дә күп – 2000 кеше. Иранда 15 мең кеше вирус йоктырган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading