Туйларынның төрлесендә булган бар. Казахстандагы дус кызым кияүгә китү сәбәпле, аның ягыннан “Кыз озату” туена чакырылдым. Кая гына барса да кеше – чагыштыра. Мин дә чагыштырдым.
Ләкин бу юлы өстәл байлыгын һәм киңлеген түгел, бу юлы милләтнең борынгыдан килгән һәм саклап калынган йолаларының үтәлеше шаккаттырды мине. Милләтне йолалар гына саклап кала ала. Ләкин, нишләптер, татарда йолалар юкка чыга. Балаларга онытылып бара торган татар исемнәре кушу модага керде. Ләкин ул Мәрьәм белән Камиле татарча “Исәнмесез”не дә тутырып әйтә алмаганны, йола турында сөйләү кирәкме?!. Милләтем йолаларга бай, ничә еллык тарихы белән мактана алса да, Казахстанда кызардым мин бераз... Татар кызы булуым өчен түгел. Аңлатып карыйм..
Бу сорауны беренче тапкыр Төркиядә ял иткәндә ишетергә туры килде. Аны Лондонда яшәүче, Төркиягә ял итәргә килгән ханымнан ишеттем. Әйе, нинди сорау биргәненә сез төшенәсездер дә: “Почему отменили обязательное изучение татарского языка в школах? Почему вы не боролись и не боретесь”, - диде ул. Аптырап калдым. Кешенең безнең милләтебезгә бернинди кагылышы да юк, ләкин ул, минем татар булуымны ишетүгә шул сорауны бирде. Димәк, бу ханым өчен милләт, тел юк сүзләр тугел. Берничә тел белүе белән “мактанды” ул. “Кем тел белүдән интеккән инде, тел бит ул – аралашу коралы”, - диде. Нәрсә әйтергә дә белмәдем...
Күңелле казах туена әйләнеп кайтыйк. Минем шундый ерак араны узып килүемә бик шатланды дус кызымның гаиләсе, татар икәнемне белгәч ул шатлык икеләтә артты. “Безнең әтинең әнисе дә татар, күченеп килгән безнең бабайга кияүгә чыккан”, -диде төпчек малайлары. “Татар каналларын карыйбыз”, - дип тә өстәп куйды. Чәй эчкәч төпчек малайлары мине шәҗәрәсе янына алып килде. Һәрбер казах үзенең шәҗәрәсен, ягъни җиде буын бабасын белергә тиеш, диде. Ата-бабаларыбызны җиденче буынга кадәр истә тотарга кирәк, юлдагы барлык куркынычларны, нәселдәге барлык авыруларны белү кирәк, дип тә аңлатты.
Шулчак кемнеңдер,элек бит болай гына кияүгә бирмәгәннәр, әби-бабаларының кем икәннәрен, бөтен нәселен караганнар, дигән сүзләре искә төште... Бик дөрес эшләгән безнең әби-бабайлар! Чөнки ДНКны үтүк белән үтүкләп булмый.
Казахларның үз телләрен, йолаларын, буыннарын белү минем үзебезнең милләткә карашыбызны үзгәртте. Дөресрәге, гаиләләргә, тәрбияләүгә. Никадәр генә дәүләтне сүксәк тә, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнү, беренче чиратта гаиләдән килә. Гаилә – ул кечкенә генә бер дәүләт. Аның үз башлыгы бар. Баламның дуслары татарча сөйләшми яки ул рус мәктәбендә укый шуңа татар телен белми диюләре – аклану гына. Кытай баласы Казанга килеп укыса да, тулай торак аш-су бүлмәләрендә үзенең милли ризыкларын пешерә. Укуын тәмамлап: “Мин татар”, - диеп өенә кайтып керми. Шул ук кытай булып кала. Безнекеләр Америкада яисә башка чит илдә укып кайтса, татар телен оныталар, имеш. Юк, онытмыйсыз. Сезгә бары телнең мөһимлеге турында сөйләмәгәннәр. Үз телеңә шуңа игътибар бирмисез. Әби-бабаларыбыз вакытында, мәчет манараларын кискәндә, Аллага ышанмагыз дигәндә, алар ышануыннан яки намаз укуыннан туктаганмы?! Дәүләтне, сәясәтне гаепләп тик утырганнармы?!.. Канада яки Австралия татарының сөйләшүен тыңлагач исең китә. Нәрсә диярсез, татар мәктәпләре анда юк та юк, ләкин беләләр туган телләрен. Казанда яшьләрнең бик азы гына сөйләшә туган телендә, аннан да азы балаларын гореф-гадәтләр буенча тәрбияли...
Чишмә кипсә, аның суы белән туклана торган инеш тә кибә... Инде кызны озатып, без-кунакларның да китәр вакытлары җитте. Туганнары вокзалга кадәр илтә китте. Төрле темаларга сөйләштек, гореф-гадәтләрнең аерымлыгын-охшашлыгын чагыштырдык, тел турында да сүз китте. “Сез телегезне саклап кала алмадыгыз ахры, хәзер бөтен нәрсә русчагынамы инде сездә?” - диде...
Белемсезлегебездә башкаларны гаепләргә кирәкми. Токмачны нәзек кисәргә, бәлеш салырга, кош телен ясарга, татар халык җырларын, биюләрен, йолаларын өйрәнергә безне берсе дә тыймый. Читтән килгән кешеләр, киресенчә, бик теләп татар аш-су мастер-классларына йөри, үзәкләрне өздереп уйнаган гармун көйләренә бииләр. Тик бездә милли үзаң тәрбияләнми. Ата-бабаларыбыздан калган мирас – рухи байлыкларны оныкларга, киләчәк буыннарга түкми-чәчми кем тапшырыр?..
Мәкаләмне Владимир Познерның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Нинди милләткә караганыбыз турында сөйләсәк, бу күрсәткеч – безнең тел. Тел безне чагылдыручы: русларны – рус теле, французларны – француз теле, һәм, әлбәттә, татарларны – татар теле чагылдыра. Әгәр рус телен өйрәтү мәҗбүриме икән, дигән сорау бирсәләр, мин аңлар идем. Әмма үз республикаңда, минемчә, хәтта андый мәсьәлә дә булырга тиеш түгел. Моны аңламый да, милли телнең үсешен кысрыклый да икән, бу яхшы нәрсәгә дә китерми. Һәм, әлбәттә, бу төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми, ә киресенчә”.
Уйландыра...
Лилия Фәйзетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
кол уз телендэ сейлэшэргэ тиеш тугел
0
0