16+

«Твикс» кебек татлы парлар идек...

Брендламалар

Брендламалар

«Твикс» кебек татлы парлар идек,
кич яткач.
Эт һәм мәчегә әйләндек,
Таң аткач.
* * *
«Мин татарча сөйләшәм!»
Әгәр бик-бик теләсәң.
Әгәр бик-бик-бик-бик теләп,
чүт-чүт кенә түләсәң.
* * *
«Без булдырабыз!»
Булдырсак –
Барысын да уздырабыз.
Ә булдыра алмаганда,
Булганын туздырабыз.
* * *
«Сезнең песи «Вискас» алыр иде!»
Ә безнеке алмый.
Акчасы юк.
Шуңа төннәр буе
Күскесләрне аулый.

Фото: «Твикс» кебек татлы парлар идек

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading