16+

Тычкан кимергән бәрәңгене ташларга кирәк

«Соңгы елларда кеше азык калдыкларын күп ташлый башлады, шул рәвешле тычканнар саны күбәйде», – дигән бер әңгәмә барышында орнитолог. Тычканнар хуҗалыкка зыян салудан тыш, кешегә инфекция дә йоктырырга мөмкиннәр.

«Соңгы елларда кеше азык калдыкларын күп ташлый башлады, шул рәвешле тычканнар саны күбәйде», – дигән бер әңгәмә барышында орнитолог. Тычканнар хуҗалыкка зыян салудан тыш, кешегә инфекция дә йоктырырга мөмкиннәр.

Дөрес, соңгы елларда тычкан бизгәгеннән авыручылар саны кимегән. Әмма, Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, һәрчак сакланырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә сөйләштеләр.

Гемморагик бизгәк куркыныч авыру булып санала. Гадәттә, авыру кимерүчеләрдән калган вируслы су, азык-төлек продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, тузан  аша иярә.  Бакчачылык сезоны ачылган вакытта бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Дәүләт паркларны, балалар ял итә торган лагерьларны, кырларны, кеше күп булган урыннарны инфекцияләрдән чистарту белән шөгыльләнә. Кимерүчеләр белән көрәштә чаралар күрү буенча Республиканың Министлар Кабинеты җаваплы министрлыкларга йөкләмә дә биргән. Ә менә ишегалларын, хуҗалыкларны кеше үзе кайгыртырга тиеш. Казан дезинфекцияләү станциясендә кисәтү дезинфекциясе бүлеге җитәкчесе Евгения Шәрәпова бу мәсьәләдә киңәшләрен бирде. Беренчедән, бакчада җыештырганда, базда орлыкка бәрәңге сайлаганда кулга перчатка кияргә, битне махсус маска белән капларга кирәк. “Аннары башлык кияргә дә онытмагыз, чәчләр инфекцияләрне үзенә тарту үзлегенә ия”, – Евгения Шәрәпова. Тычкан кимергән бәрәңгеләрне ташларга кирәк. Евгения Шәрәпова әйтүенчә, кайбер кеше бәрәңгене пешергәндә, инфекция үлә дип саный, әмма, кешегә гомерен куркыныч астына куярга ярамый. “Бөтен тычкан да инфекциядле дип әйтеп булмый анысы. Шулай да сакланганның зыяны юк. Элек тычкан бизгәгеннән вафат булучылар шактый булган. Бу хакта белмәгәннәр генә. Бу куркыныч авыру”, – ди ул. Ә менә бака кеше өчен алай ук куркыныч түгел икән.

Бакча җыештырган, базда кигән киемнәрне өйгә кергәндә салырга кирәк. Кулларны юмыйча ашарга ярамый. Кеше яшәмәгән өйгә аяк басканда да сак булу сорала, башта бар өйне дә су белән юып чыксаң яхшы. Йортта тычкан йөргәнен сизгәнсез икән, махсус йогышсызландыру  чараларын куллансагыз да комачау итми. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading