16+

Тычкан кыйссасы

Бабай көн дә кибеттән бер әйләнеп кайта. Ипи алып кайта, кирәк-ярагын, тәм-томын. Кайсы көнне бик тиз әйләнә, ә кайбер көнне кемнәр белән хәл-әхвәл белешеп, дөнья хәлләре сөйләшеп, шактый йөреп кайта. Урамда, кибеттә кеше очрап тора бит инде. Миңа авылдашлардан сәламнәр дә алып кайта.

Бабай көн дә кибеттән бер әйләнеп кайта. Ипи алып кайта, кирәк-ярагын, тәм-томын. Кайсы көнне бик тиз әйләнә, ә кайбер көнне кемнәр белән хәл-әхвәл белешеп, дөнья хәлләре сөйләшеп, шактый йөреп кайта. Урамда, кибеттә кеше очрап тора бит инде. Миңа авылдашлардан сәламнәр дә алып кайта.

«Менә шул кеше сиңа сәлам әйтте, хәлләреңне сорады», – ди, кайту белән. Ә мин: «Алланың рәхмәте яусын, гомеренә игелек күрсен, сау-сәламәт булсын», – дип теләк телим. Берәүнең берәүгә теләгән хәерле теләгеннән дә зуррак әйбер юк дигән Китапта.

Ә менә классташым Илдарның сәламе гел кушымталы була, рәхмәт төшкере. Мәмәшир мәктәбен тәмамлаганга быел 50 ел тула, исән булсак. Ә Илдар шул тычкан тоту кыйссасын һич кенә дә онытмый икән. Бабай очраган саен, сәламенә шул кыйссаны да кушып җибәрә. Мин үзем томанлы гына хәтерлим ул вакыйганы, шуңа күрә, әле бер көн генә, Илдарның үзеннән яңабаштан сөйләттем. Сезгә дә шул кыйссаны Илдар авызыннан бәян итим әле.

1961 елда Мәмәшир мәктәбенә 42 укучы кергән идек. 5нче класста бер ел Мәчкәрәдә укып, аннан тагын үзебезнең мәктәпкә кайтып, тар гына әдәбият кабинетында 34 укучы укыганнан соң, 7нче класска иркен математика кабинетына 31 укучы булып кереп утырдык. Кемнәрдер күчеп китте, кемнәрдер күчмичә калды дигәндәй. Класс зур, иркен, класс җитәкчебез Нәзирә апа үзе дә математика укыта.

Минем урын идән астыннан менә торган торба турысына туры килде. Шактый гына тишеге дә бар. Нинди чыелдаган тавыш дип аска күз салсам, ике тычкан чыелдаша икән идән астында. Башка бер уй килде, уй килсә – бетте инде. Тәнәфестә такта чүпрәген тасма итеп телеп төйнәдем дә бер башына өйдән алып килгән ипине сындырып бәйләдем, теге тишектән төшереп җибәрдем. Озакламый тычкан да килде килүен, тик менә... Галимулла абый гына эшне бозды.

– Шәрипов, идән астында нәрсә күзлисең? – дигәнгә каушап та киттем, теге чүпрәкне тартып та чыгардым, ипине җибәрәсе килмичә, тычкан да ияреп чыкты. Катырак тарттым бугай шул, тычканым, чыккан шәпкә, минем алда утырган Рәйсәнең чәч арасына килеп тә төште. Калын, куе, сары чәч арасына. Чытырдатып күземне йомдым. Бетте баш, калды муен тырпаеп, тик кенә тора алмасаң, шулай була ул.

Рәйсәнең чыр итеп кычкырганы авылның теге очына да ишетелгәндер. Кычкырып кына калмады, янында утырган Рәйханәне тибеп тә төшерде, үзе такта янына килеп тә басты. Аннан соң нәрсә булды, дисезме? Мин чытырдатып йомган күземне ачканда, Рәйсә урынына утырган, Рәйханәне (мәрхүмә) дә ике рәт арасыннан күтәреп алып урынына утыртканнар, минем каршымда, указкасын болгый-болгый, Галимулла абый басып тора. География дәресе.

– Әйдә, Шәрипов, тычкан тотарга осталыгыңны күрдек, хәзер өй эшеңне сөйлә инде.
Миннән сорамады, Аллага шөкер, дип кенә сөенгән идем бит. Баштагы елларны катырак укып ташладыммы шунда, никтер соңгы елларны уку бик кермәде минем башка, булмады инде, сөйли алмадым. Тагын «ике»ле. Ярар инде, мин алган «ике»леләрнең беренчесе генә дә түгел, соңгысы да булмас әле, шәт.

Һәрбер ир кешенең канында аучылык дәрте бар, диләр бит. Ну тычканны тоттым инде мин дә анысы. Аучылык дәрте булдымы инде бу? Башкасымы инде шунда. Нечкә генә тимерчыбыкның бер башын очлап, сөңге ясадым, тегәрҗепкә ипи бәйләдем. Ипи ашарга килгән тычканның сыртына сөңгене кадыйм да, и чыелдый инде тычкан. Галимулла абый дәресендә сак булырга тырышам, указкасы бик озын, хәтәр. Әлфия апа ишетмәгән иде микән соң минем нинди кәсептә икәнне, «Балалар, класста ипиләрегезне калдырып йөрисез дә, тычканнар ияләшә аннары, кара ничек чыелдашып яталар», – ди. Һе чыелдарсың нибуч, сыртыңа Илдар абзаңның сөңгесе кадалса.

...Төрлесе булды инде, кайсы укытучының дәресендә мулла песие инде мин, кайсында бөтенләй азартка кереп китәм. Нәнә дә мәктәптә эшли бит әле. Ул да шүрләтә.
Ә болай 7-8нче класслар шул тычкан тотыбрак үтте инде минем. Әйтәм бит, баштарак катырак укып ташладым да, соңыннан белемнәр башка сыймый башлады. Мәктәпне тәмамлаганга 50 ел тула быел. Без укыган мәктәп сүтелде. Классташларның да күпмесе кайтмый торган сәфәрдә. Без дә инде әби-бабайлар күптән. Шул еллар эчендә башлардан ниләр генә үтмәгән. Кызык итеп шушы вакыйганы гел искә алып үтәм.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading