Сәер нәрсәләр адым саен. Кемне укыганда хәтергә кереп калгандыр инде – француз Андре Моруа иде, ахрысы. Шул искә төште әле. Берзаманны ниндидер атаклы инглиз пианисты «Тынлык концерты» үткәрә. Оештыра белгәндер, күрәсең: тамашачылар агылып килә. Оста, рояль янына утыра да, уйный башлый. Тик һичнинди аваз-фәлән чыкмый. Бактың исә, ул уен коралының һәммә кылларын алдырып куйган икән.
Халык аптырап кала: нишли икән, дип, бер-берсенә карашалар. Тик һичкем аны-моны белдерми, тын гына утыра бирә. Ике сәгать дәвамлы тынлыктан соң концертның тәмам икәнен игълан итәләр. Уенчы, алга чыгып, башын ия. Кул чабалар, алкышлыйлар. Икенче көнне әлеге «оста» кызыксынган журналистларга мондый аңлатма бирә: «Минем кешеләрнең юләрлеге нинди икәнен беләсем килгән иде. Һәм мин ул юләрлекнең иксез-чиксез булганын аңладым».
Карап-карап торам да, үзебезне әлеге тынлык концерты тамашачылары рәвешендә тоя башлыйм. Әлбәттә, бүгенге тормышның шау-шуы: сәяси ызгыш, милли көрәш, икътисади сугыш, мәдәни әрләш заманында болай дип әйтү, шуны расларга алыну мине, ихтимал, әлеге пианистка караганда да ахмаграк итеп күрсәтәдер. Әмма күзебезне ачыбрак карасак, колагыбызны шәңкәйтебрәк тыңласак, без үзебезнең кап-караңгы тынлыкның кыл уртасында икәнлегебезгә төшенер идек.
«Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән пьесамда берәү бүтән берәүдән:
– Нишләп утырасың? – дип сорый.
– Менә тынлык тыңлап утырам әле.
Гаҗәп, спектакльнең шушы урынында тамашачы иркенләп көлеп куя, алкышлап кул чаба торган иде. Дөрестән дә, көлке инде: тынлыкны тыңлап була димени? Тик бу беренче карашка гына шикләндерә. Тынлык – рәхәт. Ул әүвәлге истәлекләр, яңа хисләр, тирән уй белән тулып тора. Тынлык хәтәр дә. Ул тынычлык, шом, билгесезлек белән ташыган була.
Хәзер мин бүгенге тынлыкның классик үрнәген әйтеп бирергә уйлыйм. Беләсезме, безнең барыбыз да хәзер аһәңле кыллары алып ташланган рояль тыңлап утырган тамашачылар хәлендә, һични ишетмәгәнебезне белсәк тә, без үзебезне әдәпле тотарга дучарбыз. Яшәү дигән нәрсәнең һәр өлешендә: икътисадта, сәясәттә, мәдәнияттә. Берзаман «концерт» тәмам булыр, ә бүгенге килер буын, безне искә төшергәндә, бик хаклы төстә: «Җүләрләр!» – дияр.
Бер дә ишетмисезмени соң: әйтик, президентлар, премьерлар, башлыклар безгә гаҗәеп тынлык концерты тыңлаталар. Анда-монда сәфәргә чыгып, шул арада үзләренә тиң сәяхәтчеләрне кабул итеп, алар икътисади, сәяси һәм мәдәни «концерт» куялар. Тик тавышы гына юк. Бармаклары, Бетховен әйткәнчә, нәкъ кирәк вакытта, нәкъ тиешле клавишларга баса басуын. Ә без әдәпле генә тыңлыйбыз. Ни белән бетәр икән дип уйлыйбыз. Ләкин: «Һични ишетелми ич!» – дип аяк тибәргә, кычкырырга, сызгырырга кыймыйбыз.
Безнең күңелебез сүрелгәннән-сүрелә, рухыбыз төшкәннән-төшә бара. Тынлыкны тыңлаган саен, фикер йөртергә өйрәнәсе урында, без җүләрләнә генә түгел, ә бәлки мокытлана, аңгыралана ук барабыз.
Тындык. Тынлык.
Хисләр – юк. Шом – бар.
Тынлык концертын ташлап чыгып китәргә уңайсызланабыз да, үзебезне җүләргә санамауларын теләмәгән кебек, кул чабарга тотынабыз.
Тик бу кул чабу түгел. Бу – безнең үз-үзебезне, күршеләребезне яңаклау. Заман тынлыгының кәмите дә, фаҗигасе дә шунда.
Эт елына менә шулай кереп китеп, ары таба бармышыбыз.
Әхәт Гаффар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар