16+

Тырыш халык яши Әлкидә 

Әлки районында уңган-булган, тырыш кешеләр яши. Шәхси хуҗалыкларында күпләп сыер тотучылар да, фермерлык белән шөгыльләнүчеләр дә, оста куллылар шактый анда. Районга булган сәфәребездә без шуларның берничәсе белән таныштык.  

Әлки районында уңган-булган, тырыш кешеләр яши. Шәхси хуҗалыкларында күпләп сыер тотучылар да, фермерлык белән шөгыльләнүчеләр дә, оста куллылар шактый анда. Районга булган сәфәребездә без шуларның берничәсе белән таныштык.  

Тынгысыз Надыйр 

Гараж өстендә кыяр белән помидор үстергәннәрен күргәнегез бар идеме сезнең? Юктыр шул. Ә без күрдек. Базарлы Матак авылында яшәүче эшмәкәр Надыйр Зәйнуллин 1998 елдан бирле запас частьләр сата торган кибет тота. Кибет ишегалдына автосервис та эшләтеп куйган. Шуның гаражы өстендә үз куллары белән профнастилдан теплица төзегән. Җиде-сигез елдан бирле шунда кыяр белән помидор үстерә. 300 квадрат метрлы теплицаны газ һәм утын белән дә җылытып була.  

Гыйнварда чәчкән помидорлар инде чәчәктә утыра. Май бәйрәмнәренә өлгереп җитәргә тиешләр, ди Надыйр.  

Икенче катта урнашкан теплицага туфракны урманнан алып кайтып ташыган. Тирән итеп ясалган түтәлләргә кара төстәге полиэтилен җәеп, туфракны шунда бушаткан. Кыяр белән помидордан бушаган түтәлләргә көзгә таба яшел суган утырта икән. Иң кызыгы – Зәйнуллиннарның бакчасында да үсә кыяр-помидорлар.  

– Аларын хатыным үстерә, мин теплицада гына эшлим, – дип елмая Надыйр.  

Аның кызыксынулары әле моның белән генә бетми. Кибет артында ук күл дә ясатып куйган. Җиде-сигез елдан бирле анда карп балыклары үрчетә.  

Теплицаны карап чыгып барганда каяндыр чеби тавышлары ишетелде. Әллә чебиләр дә тотасызмы дип юри генә сорыйсы иттем. Надыйр, анысын әйтми калдырырмын дип уйлаган идем шул, дип көлеп җибәрде. Чебиләр торган урын да шул теплица янәшәсендә, анысы кибет өстендә булып чыкта. Бер көнлек чебиләрне алалар да, бер айга кадәр үстереп саталар икән. Халык бер көнлек чебине үстереп мәшәкатьләнеп тормый, бер айлыкны гына ала, ди яңа танышым. Шул рәвешле сезонга 5 меңләп бройлер чебие үстерә Зәйнуллиннар. Бер өлешен ике айлык итеп үстереп, суеп саталар.  

Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, өйдәгеләрнең Надыйр тагын нәрсә уйлап чыгарыр икән дип котлары чыгып тора ди. Үзем дә тынгысыз, башкаларга да тынгылык, бирмим ди ул үзе.  

Ә төрле эшкә алынып каравының сәбәбен бик җиңел генә аңлатты ул. 

– Бердән, үзем бик кызыксынучан кеше, икенчедән, берсендә оттырсаң, икенчесенә ябышып торасың. Әмма эшләргә кирәк, эшләсәң – бөтен нәрсәдән дә керем алып була, – ди тынгысыз Надыйр.  

Батыр йөрәкле Роза 

Ташбилге авылында яшәүче Роза Нуруллина моннан сигез ел элек атлар үрчетә башлаган. Фермер хуҗалыгы төзегәндә аңа нибары 19 яшь була. Менә сиңа тәвәккәллек, батыр йөрәклелек!  

Казанның сәүдә-икътисад техникумын тәмамлауга ук Роза авылга кайта.  

– Укырга киткәндә үк үземнең кире авылга әйләнеп кайтачагымны белә идем. Гаиләдә төпчек кыз булгач, әти белән әни янына кайтырга, алар белән бергә булырга карар кылдым. Эш эзләп йөргәнче, аны үземә үзем булдырыйм әле дидем. Аннары атлар үрчетү хыялым да бар иде, – ди ул.  

2010 елда кредит алып ферма төзеткән. 2014 елда яңа эш башлаучыларга бирелә торган грант акчасына 20 баш тай һәм трактор алган. Бүген 58 баш аты һәм 9 сыеры бар. Атларны ит өчен тоталар. Терлек асрап кем баесын, мал асрау көннән-көн кыйммәткә төшә дип зарланучылар да бар. Розага да шулай дип әйтеп, кылын тартып карарга иде исәп. Ә ул исә елмайды гына. 

– Белгечлегем буенча икътисадчы булгач, эш башлаганда ук аның миңа отышлымы-түгелме икәнлеген дә уйладым, әлбәттә. Атлар ярату бер нәрсә, аннан керем дә аласы килә бит. Беренче елларда, атның баш санын арттырганда, керем чынлап та юк. Тайларны сатып булмый, чөнки ике яшькә кадәр үстереп үрчетәсе бар. Аннары инде акрынлап акчасын да күрә башлыйсың, – ди Роза.  

Ат итеннән казылык та ясый башлаганнар. Әмма Роза казылыкны күп күләмдә ясатып сатарга ниятли. Бәлки, киләсе елга ук казылык ясый торган цех ачып булыр дип өметләнә. Аның өчен махсус җиһазларны да карап куйган. Фермер хуҗалыкларына керә торган юл программасында да катнашып, юл салдыртырга уйлый.  

Роза республика аграр яшьләр берләшмәсенең Әлки районыныдагы бүлекчәсе җитәкчесе дә икән.  

– Район яшьләрен яңа программалар, проектлар белән таныштырып барабыз. Авылда эш, акча юк диләр. Тырышлыгың, тәвәккәллегең булса, үзеңә үзең эшен дә табасың, эше булгач, акчасы да була. Дөресен генә әйткәндә, авылда перспектива зуррак, – ди ул.  

Бер үзенә бер колхоз 

Түбән Әлки авылында яшәүче Фәнис Хәмитов районның иң тәҗрибәле фермеры. Колхозлар таркалгач, хуҗалык рәисе булып эшләгән Фәнис абый пай һәм дәүләт җирләрен арендага алып, фермер хуҗалыгын төзи һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлый. Бераздан колхоздан калган иске фермада терлекләр тота башлый. Узган ел дәүләт ярдәме белән фермага капиталь ремонт ясаткан.  

Фермерның бүген 45 баш сыеры бар. Терлеккә азыкны үзе әзерли. “60/40” программасы буенча культиватор алып куйган. Быел техника ремонтлый торган остаханәне дә зурдан кубып төзекләндермәкче.  

Фермер хуҗалыгы территориясендә сөт эшкәртү, ярымфабрикатлар ясау һәм икмәк пешерү цехы, ашханә дә урнашкан.  

– Болары инде кооператив булып оешкач барлыкка килде. 2008 елда эшмәкәр туганым Нәзгать Мәгърифәтуллин башлады бу эшне. Терлеген тотасыз, эшкәртергә дә өйрәнегез, кереме дә булыр, диде. Авыл җирендә кем пилмән алсын инде, ничек сатарбыз аны, дип көлдек кенә. Ә шулай да бу эшнең нәтиҗәле буласына инандырды ул. Пилмәннәребез һәм башка ит ризыклары Казанга сатуга китә. Район үзәгендә киоск та ачмакчы булабыз. Сату эше дә җайланса, эшнең нәтиҗәсе тагын да күренәчәк, – ди ул.  

Кооперативка фермерлар белән күпләп терлек асрый торган берничә шәхси хуҗалык кергән. Бөтен кешенең дә сатуга хирыслыгы һәм вакыты юк. Ярминкәләргә, базарга барып сатып йөрергә дә җае булмаска мөмкин. Берләшеп эшләгәндә, бу проблемаларны хәл итеп була. Фермерлар кооператив пайчылары булган шәхси хуҗалыкларга бакчаларын эшкәртергә булыша, техника белән ярдәм итә, арзанрак бәягә печәнен, саламын бирә.  

– Продукцияне җитештереп кенә калмыйча, аны эшкәртеп сатуга кадәрге чылбырның бөтен звеносын үз кулыбызга алып эшләү күпкә отышлы. Шуның белән генә тотылган чыгымнар үз-үзен аклый, – ди фермер.  

Фәнис абыйның төп ярдәмчесе – улы Адель. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, ул авылга кайткан. Аның да, яңа эш башлаучы фермер буларак, “Агростартап” программасында катнашу нияте бар.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading