Тормыш тоташ стресс-борчулардан гына тора дисәң дә, ялгыш булмас, алар хәтта калын тирелеләрне дә читләп узмый.
Файдалы китаплар негативны үз эчеңә тупламаска, һөҗүм булуга ук җавабын да биреп барырга дип киңәш итә итүен, әмма һәркем моны булдыра алмый. Шуңа күрә тискәре хисләр күбесендә көннәр, еллар буена туплана, алар кайда һәм ничек ташып чыгасын берәү дә белми. Ярый ла ул интернетта үз битенә генә язып куеп эчен бушатса, йә валидол ашап тынычланса, ә аракы белән дуслашып, кулына корал алучылар да булгалый шул.
Бөтен нәрсәгә дә күзне йомып, үз эчеңә генә бикләнеп йөреп булмый, ә ачуны китерә торган нәрсәләр өй ишеген ачып чыгуга ук башлана. Берәү парковкада үзенә урын «броньлап», иске урындык китереп куя. Югыйсә ишегалды – бөтенесе өчен, иске урындыкны да һәркем таба ала, әмма бөтенесенең дә тирә-күрше белән талашып, урын бүлешеп йөрисе килми. Автобус-трамвайның борын төбендә генә ишеген ябып китеп баруы да ачуны китерә бераз: руль артында утыручы күптән эштә инде, аны синең эшкә соңга-калу-калмавың борчымый. Ә автобуста халык үтеп-чыгып йөри торган яктагы урындыкка утырырга ярата, тәрәзә ягына күчәсе килми. Элек киресенчә иде, хәзер тәрәзәдән карыйсын карап туйдылар, ахры, кулындагы телефонга текәлгән ул.
Телефон дигәннән, җәмәгать урыннарында кычкырып сөйләшкәннәрне аңламыйм мин. Бик мөһим мәсьәлә хәл ителсә икән, юк бит, шәхси тормышның бөтен нечкәлеген тирә-юньдәгеләр дә ишетергә тиеш. Теләсәң-теләмәсәң дә, син моны ишетәсең, кемнеңдер телефоны шалтырый дип кенә колакны томалап йөреп тә булмый. Син башыңдагы үз уйларыңны да ерып чыгып бетә алмыйсың әле, ә монда читнекеләр кушыла тагын. Кафе-ашханәдә телефоннан сөйләшеп утыручыларга да аптырыйсың. Анда ашарга дип бара кеше, аның тәмләп кенә, озак итеп чәйнәп, ризыкның тәмен сеңдереп тукланасы килә, ә күршедә берсе эш мәсьәләләрен хәл итеп утыра. Авызыңдагы макаронны кыскан саен: «Боларның дебет белән кредитлары тәңгәл килерме икән?» – дип кайгырырга кирәк. Телефонның теге башындагысы бу вакытта макарон чәйнәми, күрәсең, аны сальдо язмышы борчый.
Шул ук автобус-трамвай вагоннарына фанатлар кереп тула кайвакыт. Хоккейдан кайталар икән болар. Җиңгәннәр, ахры, йөзләре көләч, кайберсе кызмача, сөйләшүләренә игътибар итсәң, болардан да яхшырак «экспертлар» юк. Алар боздагы бөтен комбинацияне яттан белә, кайсы уенчыны кайсы звенога куйсаң нәтиҗәлерәк буласын да «чамалый». Диван белән телевизор-интернет шәп нәрсә ул, хәзер искитмәле «эксперт-стратеглар»ның инкубаторына әйләнеп бетте. Хоккей серләренә төшенү, аны аңлау өчен дүрт-биш яшьтән бозга басу да кирәкми, йомшак диван белән фанат майкаң булса – шул җитә. Мондыйлар парковкадагы иске урындыкка караганда да күбрәк ачуны китерә. Хәер, һәркем үзе уйлап чыгарган һәм шунда үзенә урын тапкан фантазия дөньясында гына яшәсен инде, әмма читләрне анда сөйрәп керергә маташырга гына кирәкми. Минем комбинацияләрем аларныкыннан кызыклырак булып, күңелләре төшәр дип куркам.
Кибеттә дә ачуны китерәләр кайвакыт. Ашарга яраклыдыр инде дип берәр әйбер тотып кассага барасың, ни сәбәпледер, аның бәясе башкачарак булып чыга. Алар йә иске бәя кәгазьләрен алыштырып өлгермәгән, йә әйберләрнең урыннары буталган. Аермасы күп түгел, әмма барыбер кеше алдау инде. Бу юлдагы күлдәвеккә баскан кебек: кибүен дә кибәчәк, әмма юеш аяк та эчне пошыра. Юеш әйберләр темасына кереп китсәң, шул ук кибетләрдәге туңдырылган азык-төлекнең бер өлеше боз гына икәнен белү кемнең ачуын китермәс икән. Акча түләп, кибеттән өеңә боз ташы инде.
Бер карашка вак-төяк кенә булган менә шуның ише хәлләр җен ачуларын чыгара. Дөресрәге, ярсыта. Ярсып та китмисең инде үзе, диван стратегларының хоккей комбинацияләрен тыңлаганда, бераз тынычсызланасың гына. Ә тынычсызланмасаң, битараф булып калмыйсың. Шулай кими бару тәртибендә, тыйнак булып каласың. Артык тыйнаклану да ачуны чыгаргалый әле кайвакыт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар