16+

“Түземлегем калмады”: мәктәптәге җәберләүләрне ничек туктатырга?

Җәберләүчеләр җаваплылыкка өйрәнгәнче, мыскыл итүләр дә туктамаячак. Мәктәптә балаларны җәберләү, үчекләү, төрле кушаматлар тагып көлүләрне һәрчак күрмәмешкә салышабыз зурдан күтәрмибез, өлкәннәр – укытучылар һәм ата-аналар элеккечә аңа күз йомуны өстен күрә.

“Түземлегем калмады”: мәктәптәге җәберләүләрне ничек туктатырга?

Җәберләүчеләр җаваплылыкка өйрәнгәнче, мыскыл итүләр дә туктамаячак. Мәктәптә балаларны җәберләү, үчекләү, төрле кушаматлар тагып көлүләрне һәрчак күрмәмешкә салышабыз зурдан күтәрмибез, өлкәннәр – укытучылар һәм ата-аналар элеккечә аңа күз йомуны өстен күрә.

«Текәләр» һәм «текә булмаганнар»
Казан кызы Айгөл Гафурова үзенең улы укыган мәктәптә җәберләүне ничек туктатуы турында сөйли.
– Улым Тимур (исеме үзгәртелде – Ред.) башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәрнең икенче районына күчендек, – дип сөйли ул. – Биредәге гимназиягә укырга кердек. Сыйныфтагы малайлар “текә” һәм “текә булмаганнар”га бүленә икән. Икенчеләр рәтенә улым да эләкте. Мәктәпкә иске модельле телефон белән киләсең, “фу, димәк, син текә түгел” сыман сүзләр ишетергә туры килгән. Конфликтлардан читкә китәргә тырышасың, сугышмыйсың һәм җавап кайтармыйсың – димәк, “текә түгел” дигәнне аңлата. Хәзер инде, буллинг (бер балаларның икенчесенә каршы агрессиясе – Ред.) темасына бик күп китаплар укыгач, җәберләү өчен теләсә нинди сәбәп булырга мөмкин икәнен беләм. Моны берничек тә туктатып булмый. Шул китаплардагы киңәшләргә таянып, улымны каратэ, көрәш түгәрәгенә бирдем, шуннан соң аның бәхәскә керүдән куркуы юкка чыкты. Тимур хәзер сугышырга курыкмый һәм җавап итеп “бәргәли” дә ала. Аңа бәйләнми башладылар, ә калганнарны эзәрлекләү дәвам итте: шәхси әйберләрен тартып алалар, дәреслекләр, букчаларын яшерәләр. Үзләре әйтүенчә, бу хулиганлык түгел, ә шаярту дип санала икән. Ваня исемле малайга “Вантус” дигән кушамат такканнар, шуннан кызык табып көләләр, ди. Гарьләнгән, балакай.

Психолог ни әйтә?
Ни өчен җил-яңгыр тидермичә, бар теләкләрен үтәп, кадерләп үстергән балаларыбыз рәхимсезгә әйләнеп бара соң? Моның сәбәпләре нидә? Әлеге сорауларга җавапны психолог Гөлүсә Низаметдинова белән бергәләшеп эзлибез.
– Теләсә кайсы сыйныфта менә шулай киенгән яки менә шулай сөйләшә торган күпчелек бар һәм алардан аерылып торучы башка балалар куркыныч зонада калачак, – дип аңлата Гөлүсә Низаметдинова. – Бу тышкы аерма булырга мөмкин. Әйтик, артык озын буйлы, таза, тырпайган колаклы... Яки физик яктан кимчелекле – кылый күзле, тотлыгучан. Кайбер үз-үзләренә ышанмаучан балаларны да сыйныфташлары кабул итми. Бик үк пөхтә киенеп йөрмәгән, яныннан чит-ят ис килеп торган балалар да буллинг корбанына әверелә. Чынлыкта, мәктәптә үчекләү электән үк булган. Әмма соңгы елларда әлеге иҗтимагый мәсьәлә кискенләшә башлады. Көч куллану культы, физик, хисси һәм мораль яктан басым ясау балаларны үз-үзләрен күрә алмауга китерә. Көч куллану корбаннарында үз-үзләренә ышманмаучанлык үсә. Башка төр психологик проблемалар барлыкка килә, хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр китереп җиткерү мисаллары да бар.
Боларның барысы да булачак олы тормышка йогынты ясый, ә кайчак гаять зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Күпләр, әйтик, мондый очракта Казанда канкоеш оештырган 19 яшьлек студентны телгә ала. Имеш, ул буллингка дучар булган, шуның өчен үч алган.

“Барысы да шуның аша үтә” дигән сүзләр булырга, әйләнә-тирәдәгеләр берни булмагандай башларын комга яшерергә тиеш түгел. Барыбыз да төрле һәм барыбызның да тәэсирлелек дәрәҗәсе дә үзгә. Моны еш кына онытабыз һәм бар нәрсәне дә үзебездән чыгып фикерлибез, бәя бирәбез. Буллерлар төрле ысул белән үзе үсә торган тирәлектә өстенлек итәргә омтыла! Барыннан да бигрәк көчсезләрне һәм үзләре өчен каршы тора алмаганнарны эзәрлекли. Төптәнрәк алсаң, ата-ана үзе балада үз-үзенә ышанмаучанлык, каршы тора алмаучанлык тәрбияли. Күпләр газизләрен мәктәптә алган билгесе, үз-үзен тотышы өчен, әйтик, җебек булма, дип ачулана. Еш кына “син тиеш” сүзтезмәсе актив кулланыла. Бу дөрес түгел. Бала “отличник” булмаска тиеш, ул һәрвакыт үрнәк була алмый. Шуның аркасында балаларда ышанычсызлык хисе үсә. Менә шундый балалар мәсхәрәләү корбанына әверелә.

Баланың җәберләүгә дучар булуын берничә мисалдан аңларга була: кечеләргә карата агрессия күрсәтә башлады; начар йоклый һәм ашый; тиз арый һәм игътибарын читкә юнәлтә алмый; үз эченә бикләнгән, үпкәләүчәнгә әйләнде, еш кына “син мине аңламыйсың!” дип кабатлый.

Шәхси тормышы белән проблемалары булган укытучылар еш кына малайларны яратмый. Әгәр дә мондый хәл килеп чыккан һәм 2-4 атна дәвамында вазгыять уңай якка үзгәрмәгән икән (укытучы белән күзгә-күз күрешеп сөйләшкәч тә), баланы һичшиксез башка мәктәпкә күчерергә кирәк.

Үз балаң белән элемтә урнаштырырга кирәк. Аның нинди хыяллары, теләкләре, нинди проблемалары булуын, аны нәрсә борчуын белү кирәк. Әгәр укучы ата-ана ягыннан ярдәм тойса, ул үз-үзенә ышана. Икенчедән, аның теләкләреннән чыгып, төрле өстәмә юнәлешләр, төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре сайларга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading