Печәнгә төшәр алдыннан удмуртларның милли бәйрәмнәре – Гырон быдтон уздырыла. Бәйрәмнең асылы – табигатькә, Җир-анага рәхмәт әйтү, мул уңыш сорап, дога кылу.
Әлеге бәйрәм удмуртларның барлык этник группаларына да таныш дип әйтергә мөмкин, әмма исемнәре төрле: Гербер (ягъни сабаннан соң), Гершид (туры тәрҗемә: гери шид, ягъни сабан хөрмәтенә аш (ботка), Гырон быдтон (сөрү эшләрен тәмамлау).
Гырон быдтон чәчәк ату чорында, болында бәйрәм ителә. Удмуртлар ышануларына караганда, Вось Алла 1 июнь көнне Купала гыйбадәтханәсеннән болыннарга чыгып китә һәм Питрау көнендә (12 июль) кайта. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында гыйбадәтханәдә түгел, ә болында дога кылалар.
Гырон быдтон гадәттә берничә көн дәвам итә: яшьләр әйлән-бәйлән, уеннар уйныйлар, шулай ук ярышлар, атта чабу оештырыла. Җиңүчегә бүләк итеп бизәкләп чигелгән сөлгеләр һәм янчыклар бирелә торган булган. Әлеге бүләкләрне кияүдәге хатын-кызлар алдан әзерләгән. Бу көнне туй иткәннәр, яшьләр күмәк күңел ачулар оештырганнар. Бәйрәм мул уңыш сорап дога кылу белән тәмамланган.
Удмуртлар күпләп яшәгән авыл һәм районнардан тыш, Гырон быдтон бәйрәме 1998 елдан бирле республика күләмендә дә зурлап уздырыла. Аның чираттагысы 1 июль көнне Балтач җирлегендә үтте.
Балтачлыларның республика күләмендә Гырон быдтон бәйрәмен беренче тапкыр гына уздырулары түгел. Гадәттә, ул удмуртлар күпләп яши торган Чепья җирлегендә уза торган иде. Бу юлы менә районның күптән түгел төзелгән Сабантуй ял паркында үткәрергә булганнар. Парк бик матур, ял итү өчен дә, бәйрәм оештыручыларга да бөтен мөмкинлекләр бар. Шулай да удмуртлар яши торган авылда ул ничектер җылырак, җанлырак үтә иде кебек.
Хәтта транспорт булган очракта да милли рухны саклап яши торган өлкәннәр каядыр барып йөрергә яратмыйлар. Бу, әлбәттә, шәхсән минем фикер. 20 елга якын Балтач районының удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе булып торган Леонид Сапожников, килгән кунаклар фикерен бер итеп, бәйрәм бик яхшы булды, диде.
– Балтач районында 4 меңнән артык удмурт яши. Без үзебез районны шартлы рәвештә өч зонага бүләбез: Чепья, Урта Көшкән һәм Кече Лызи. Район үзәгенә якын булгач, бу юлы бәйрәмгә Кече Лызи халкы күбрәк килде, бәлки киләчәктә ул кабат Чепья авылында үтәр. Казанга футбол карарга килгән кунаклар да бәйрәмгә кайтса дип, бәйрәм район үзәгендә оештырылды. Республика районнарыннан килгән кунакларга бәйрәм бик ошады. Чит ил кунакларына удмурт халкының матур гореф-гадәтләрен, җырларын күрсәтәсебез килгән иде. «Утын күп салганбызмы», кояш кына катырак кыздырды. Безнең удмурт халкының шундый җыры бар: «Аю җиңәр дигән идек, бүре аюны җиңде. Күпме генә кыздырса да, безне кояш та җиңмәде». Нәкъ шулай булды да. Республика күләмендә мондый бәйрәмнәрне оештыру өчен бик күп тырышлык һәм чыгымнар кирәк. Республика, район җитәкчелегенә, бәйрәмне оештырырга булышкан хуҗалык рәисләренә зур рәхмәт. Сигез җиргә учак кына ягып, казан астык. Бәйрәмнең матур гадәтләренең берсе –килгән кунакларны сигез төрле ярмадан пешерелгән ботка белән сыйлау, – ди Леонид Сапожников.
Гырон быдтон бәйрәме күз явын алырдай милли киемнәр, җырлы-биюле күмәк уеннар белән бөтен кешене әсир итте. Уеннардан һәм күңел ачудан тыш мондый форматта уздырылган милли бәйрәмнәр җыелып бер сөйләшү, фикерләшү мәйданы да булып тора. Шунда ук җитәкчеләргә гозерләр дә әйтелә, алга эшләр планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар