Удмурт йолалары турында безгә Кукмара районының Яңа Каенсар авылында яшәүче Геннадий Әхмәтов сөйләде. Әлеге милләт турында аннан да күбрәк белүче юктыр.
Геннадий Әхмәтов үзенең гомерен удмурт халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында материаллар җыюга багышлаган, хәзер шул йолаларны саклау һәм тарату буенча зур эшләр алып бара. Моннан кала әңгәмәдәшем борынгы милли киемнәрне һәм бизәнү әйберләрен реставрацияләү эше белән дә шөгыльләнә. Бу эштә аңа “Инвожо” дигән фольклор ансамбле булыша.
– Галимнәр-этнографлар бәяләве буенча, безнең халык иң тырышы һәм оялчаны. Әле алар җырчы да. Юкка гына якташыбыз, шагыйрь, җырчы, прозаик Гай Сабитов: “Удмуртның бөтен гомере җырда”, – димәгән. Кеше туа – җырлыйлар, эшлиләр – җырлыйлар, соңгы юлга да җыр белән озаталар, – ди ул.
Удмурт халкының иң борынгы йоласы саналган акашка да җырсыз узмый. Ул яз башында уза.
– Акашка – шул ук пасха. Элек аны бездә бер атна билгеләп узганнар. Акашкада пычрак эшләрне, шул ук җир эшен башкарырга ярамаган.
Акашка йоласы үз эченә йорт саен йөреп, дога кылу, ата-бабаларны искә алу, йола ашларын уздыру һәм чәчүгә чыгуны ала. Аныңча өйләр юылып, атна буена сузыла торган бәйрәмгә бизәп куела. Ишек башларына, яман көчләрдән саклану өчен, артыш ботаклары кыстырып чыгалар. Пәнҗешәмбе иртән бу ботакларны ишегалдына алып чыгып яндыралар да алар аша өч тапкыр сикереп, удмурт мифологиясендә югары Алла саналган Иньмардан сәламәтлек һәм муллык сорыйлар. Бу көнне һәр йортта вафат булган әби-бабайларны искә алу мәҗлесе оештырыла. Шимбә мунча ягыла. Якшәмбе инде – Акашка көне. Иртән хуҗабикәләр акашкага гына пешерелә торган куар нянь (көлчә) белән пуштэм (мичтә пешкән йомырка тәбәсе) әзерли. Пуштэм матур килеп чыкса, тормышың да үз җае белән барачак. Бәйрәмнең төп ризыгы – каз боткасы. Казны бүлергә ярамый, аны казанга бөтен килеш салып, әфсен укып пешерәләр. Көн уртасына егетләр таудан йомырка тәгәрәтеп уйнарга китә. Зур булмаган тауның бер ягында – егетләр, икенче ягында балалар уйный. Уенга хатын-кызлар кертелми. Акашка йоласы әти ягыннан булган туганнар белән күрешүдән башка узмый. Ул “чыжы-выжы” дип атала: чыжы – “нәсел”, выжы – “тамыр” дип тәрҗемә ителә. Туганнарның йортына баруның үз тәртибе бар. Иң башлап авылның түбән очындагы туганнарга баралар, аннан югары очка китәләр, ягъни елга агымына каршы. Авылда елга булмаса, кояш хәрәкәтенә карап. Йорттан йортка йөргәндә, җырлар башкаралар. Безнең Кукмара районында һәр авылның үз көе бар, – дип сөйли безгә Геннадий Әхмәтов.
Акашкадан соң атнаның һәр көненең үз мәгънәсе бар. Дүшәмбе – “куала вöсь”, бу көнне изге урында дога кылалар. Ул һәр гаиләнең үзенеке. Сишәмбе – “урай карон нал”. Яшь кызлар һәм егетләр бәйрәмчә итеп бизәлгән атларга утырып, йорт саен кереп, хуҗалар әзерләгән нигъмәтләр белән сыйланып чыгалар. Чәршәмбе – “сэбет корка”.
Бу көнне йортларга чират буенча йөриләр. Һәр йортка ипи белән кереп, анда ботка пешерәләр һәм дога кылалар. Хуҗа кунакларны сыра белән сыйлый. Пәнҗешәмбе – “нерге” (беренче үлән чыгу хөрмәтенә ботка). Бу юлы ботканы болынга чыгып пешерәләр. Җомга – “таган пуктон”. Елга буендагы болынлыкта таган куеп, яшьләрне шунда күңел ача. Шимбә – ял көне, мунча керәләр. Якшәмбе – “Иньмар пуксён”. Бу көнне эшләргә ярамый. Күмәч пешереп, аны дога белән изгеләндерәләр.
Солдатка озату йоласы да җырсыз узмый.
Армиягә китәсе егетне туганнары һәм дуслары кунакка чакырырга тырышкан. Авыл буйлап йөргәндә, яшьләр рекрут җырларын башкарган. Кунак итеп чакырылган йортка килеп җитүгә, керергә рөхсәтне дә җырлап сораганнар.
Китәр алдыннан өеннән чыкканда кемне иң беренче очрата, шуңа күмәч биргән, ә балаларга вак акча тараткан. Монда инде бер кагыйдәне истән чыгармаска кирәк: ул артына борылырга тиеш түгел, югыйсә ул начар ырым санала.
– Ә менә туй көннәре кыскарды. Хәзер ул өч-дүрт көнгә “сыеп бетә”. Туй йолаларыбыз да үзенчәлекле. Кызны алдан кисәтмичә генә, аны урлап кайталар да егет өенә яшьләр җыелып, күңел ача. Шул ук кичне кызның әтисе белән әнисе дә килә. Кызга калам дисә, булачак туй турында сөйләшәләр. Икенче көнгә “чумер сиён” йоласы уза. Кәләш каз яки үрдәк итеннән пешерелә торган ашка токмач басып, зур булмаган шарчыклар да ясый. Ә алар эченә төрле ярмалар, борыч салып калдыра. Аның үзенә май салынган чумер эләксә, гаилә тормышы бәхетле була дигән сүз. Өченче көнгә кыз кияү егете белән үз өенә кайта. Яшьләрне күрергә күрше-күлән, туганнар җыелып, җырлап күңел ачалар. Кызны кияү йортына озатканда, әнисе аңа эскәтер, ике чынаяк һәм камыр ризыклары биреп җибәрә, – ди Геннадий Әхмәтов.
Удмуртларда туй йолаларының төп элементлары сакланып калган. Ул элеккечә кыз өендә уза һәм туйның төп чоры санала. Ә туйның икенче көнендә кияү егетенә җыелалар. Монда да җырларны махсус көйгә башкаралар. Менә шулай рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап яши белә алар.
Комментарийлар